Ак максат
(Татарстанның халык шагыйре
Мөдәррис Әгъләмнең язылмаган шигыре)
"Әйбәт шигырьләр, әйе, әйбәт
шагыйрь...
Төп максат - ерак инде.
Кая барганын белеп булмый.
Шагыйрьнең ак максаты,
төп максаты булырга тиеш!.."
М.Әгъләм. 16 ноябрь, 2006 ел
(Шагыйрьнең вафатына ун көн кала әйткән сүзләре)
Тамак туйдырырга мөмкин, әйе,
Шигырь-мигыр язып, такмак сатып......
Ак максат
(Татарстанның халык шагыйре
Мөдәррис Әгъләмнең язылмаган шигыре)
"Әйбәт шигырьләр, әйе, әйбәт
шагыйрь...
Төп максат - ерак инде.
Кая барганын белеп булмый.
Шагыйрьнең ак максаты,
төп максаты булырга тиеш!.."
М.Әгъләм. 16 ноябрь, 2006 ел
(Шагыйрьнең вафатына ун көн кала әйткән сүзләре)
Тамак туйдырырга мөмкин, әйе,
Шигырь-мигыр язып, такмак сатып...
Әгәр дә син шагыйрь икән инде,
Булу тиеш синең ак максатың!
Ак максатың, төп максатың булсын -
Әгәр дә син чынлап шагыйрь икән!
Син җырларга тиеш үз халкыңны -
Кыңгырау күк чыңлар чагың икән.
Сөлге итү мөмкин кәгазь битен,
Өлге итү мөмкин шөгылеңне...
Син алгансың икән кулга каләм,
Әләм итеп күтәр шигыреңне!
Көч-куәтең ташып торган килеш
Шәләй-вәләй йөрү - язык... Язык!
Әгәр дә син илдә шагыйрь икән,
Милләтеңне уят - шигырь язып!
Баш калкытсын гаярь каһарманнар
Мишәремнән минем, типтәремнән...
Шигырь кебек ургып чыксын оран -
Бәреп чыксын бәгырь төпләреннән!
Мөмкин, әйе, тамак туйдырырга
Такмак язып һаман, такмак сатып...
Күтәрәмгә калган чакта илең,
Милләтеңнең булсын ак максаты!
Ак максатың булсын, татар кызы,
Ак максатың булсын, татар улы!
Төп Максатың булсын, Татар иле!
Туыйк, яшик, китик - Татар булып!
Үтенеч көне
Фатирымда ыгы-зыгы тынгач,
иҗат бүлмәм тәмам калгач тып-тын,
каләм алып, бисмилланы әйтеп,
төне буе язу язып чыктым.
Кеше хакын хаклау - изге гамәл.
Көтеп торыр, диеп, бүтән эшләр,
язу язып чыктым таңга кадәр! -
Шигырь түгел, яздым үтенечләр.
Рәнҗемәсен миңа соңыннан, дип,
калмасын, дип, берүк үкенечкә,
файдам тисен иде кешегә, дип
үтенечләр яздым, үтенечләр...
Кат-кат уйлап, кабат-кабат язып,
ә аннары, ыгы-зыгы килеп,
ары-бире йөрдем көне буе -
бер түрәдән бер түрәгә кереп.
Һәр гозерне аңлатасы булды -
кайда - сабыр, кайда - бик хисләнеп:
кирәк чакта - җитди шагыйрь булып,
кай вакытта - бераз әртисләнеп!
Үзем өчен түгел, кеше өчен
йөрдем, кердем байтак түрәгә мин...
...Бөтенесен күреп тора Алла -
кем ни-нәрсә, ничек теләгәнен.
Хикәя йә шигырь язып кына
үткәрмидер көнен һичбер әдип.
Бисмилла, дип башлыйм һәр иртәмне,
тәмамлыймын көнне, бисмилла, дип...
Үтенечләр көне булып калыр
Бүгенге көн - минем үземнең көн...
...Кеше көен көйләп үтте көнем,
Кемнәр көйләр минем үземнекен?
Кара баганалы авыл
(Борынгы көйгә)
Безнең авыл - бик борынгы авыл:
Еракларга даны таралган.
Яхшыларга - яучы булып,
Явызларга - камчы булып,
Усаллыгы белән дан алган.
Кара... кара... кара баганалы,
Күп сынаулар кичкән авылым:
Чукындырган чакта чукынмаган -
Йоталмаган заман давылы...
Күмер кебек кара баганалы,
Гомер кебек якты авылым!
Безнең авыл - кара баганалы,
Кара түгел әмма үзебез.
Әйтсәк - каты әйтәбез лә,
Китсәк - Себер китәбез лә...
Һәрчак бердәм безнең сүзебез.
Безнең авыл - туры сүзле авыл,
Кыю булу безне бер иткән.
Дөнья хәсрәтләрен дә, һәй,
Патша хәзрәтләрен дә, һәй,
Безнең авыл һәрчак өркеткән.
Безнең авыл - күп михнәтләр кичкән,
Нужаларның күргән авырын.
Үтә-китә елларым шул,
Синең хакта уйларым шул,
Кара баганалы авылым...
Алар дуслар иде...
Язучы Мәгъсум Хуҗин белән
шагыйрь Зөлфәтнең якты истәлегенә
Борын-борын заманнарда түгел,
Бүген-бүген... безнең заманда
Гомер итте ике олуг әдип -
Күңелләрдә безнең һаман да...
Алар дуслар иде - якын дуслар! -
Озак еллар бергә эшләде.
Шаян, төртмә сүзләр бу икәүнең
Телләреннән бер дә төшмәде.
Оста хикәяче иде берсе,
Икенчесе - иллә шәп шагыйрь! -
Бергә очраганда мин аларның
Күрә идем һәрчак шат чагын.
Яшәделәр алар бертугандай -
Каударланып иҗат иттеләр.
Бергә-бергә дөнья көттеләр дә
Бер-бер артлы аннан киттеләр.
Алмагачлар чәчәк аткан чакта
Мәгъсум Хуҗин туган иде лә...
Алмагачлар ак күлмәктән чакта
"Зөлфәт вафат булган!" - диделәр...
Унбишенче майда туган Хуҗин,
Зөлфәт исә китте шул көнне...
"Тегендә дә алар янәшәдер?!" -
Күңелемә шундый уй килде...
...Борын-борын заманнарда түгел,
Бүген-бүген... безнең заманда...
Иҗат итте ике олуг әдип -
Йөрәкләрдә безнең һаман да.
Кыш килә
Көз китә...
Китә көз - кар төшә...
Көз бүген кыш белән тартыша.
Сызгырып, үзенчә көй көйләп,
Җилкенә-җилкенә җил килә...
Кар ява - кылтая-кылтая...
Бозлавык - аяклар гел тая...
Каядыр болытлар ашыга...
Баягы җил килә каршыга.
Көз китә төчкерә-төчкерә...
Йөткерә-йөткерә кыш керә.
Ишеккә ышкыла-ышкыла,
Кыш керә...
Дөньяга Кыш килә...
Шәһәр уртасында авыл өе
Зәңгәр күктә бер кош очып бара,
Хәтерләтеп нәни самолетны...
Бу таш кала кабып йотар беркөн
Авыл төсе булган соңгы йортны.
Киртә
Өй эченә керәм, диеп
Кояш тагы ялгышкан.
Кертмәгәннәр.
Кояш, мескен,
Тәрәзәгә ябышкан.
Мин һәм кояш
Минем кайда яшәгәнем
Читтән беленеп тора:
Нәкъ минем башым өстендә
Кояш эленеп тора!
Агач
Уйлыймы ул, әллә моңланамы?
Кемнәр белә, агач ничек яши?
Газиз гомерләре киселгәч тик,
Беләбез шул агачларның яшен...
Фараз
Якты итеп, матур итеп
Киләчәкне күрәм:
Уң кулымда каләм минем,
Сул кулымда - Коръән.
Чәрдәкләнгән дөнья
Җиденче көн инде, җиденче көн...
Һич ачыклый алмыйм: җиңүче - кем?
Шау тынлыктан торган ялгызлыкмы?
Аңга киләлмәгән аңсызлыкмы?
Җиденче көн инде, җиденче көн
Бер үк сорау борчый: җиңүче кем?
Бәйле ирек булып килгән синсезлекме?
Урамга да чыгалмаган минсезлекме?
Бер бүлмәгә сыйган чиксезлекме?
Парсыз газап чиккән тиңсезлекме?
Вакыт бара - инде җиденче көн.
Шул ук сорау тора: җиңүче кем?
Шулай гөман кылам мин үземчә...
Әрле-бирле киләм - юк җиңүче...
Күзем төшә шыксыз тәрәзәгә -
Тормыш бара тышта: кәрәзләнгән...
Юк, юк, ничек кәрәзләнсен инде -
Юк икән ич тәрәзәсе өйнең!
Ишелепләр төшәр сыман төннәр...
Карап тора...
...чәрдәкләнгән дөнья.
11 сентябрь, 2016 ел
Нет комментариев