Мәдәни җомга

Ләбиб Лерон: Чигенәбез... инде җиттек  Чигенүнең чигенә без...

Йодрык  чөеп... чигенәбез, “Урра!” – диеп чигенәбез. Чигенәбез – илне сатып, Чигенәбез – телне сатып!

Мин

Мин – 
кукурузлы елларның 
китек шат авазы. 
Мин – 
карантинлы дөньяның 
ятим кайтавазы.

Мин – 
ак матчага эленгән 
сиртмәле бишек.
Мин – 
киез белән тышланган
сыкылы ишек.

Мин – 
асылмалы 
җиделе лампа яктысы.
Мин –
акшарланган мичтәге 
учакның чаткысы.

Мин –
балачагым күгендә
уйнаклаган яшен.
Мин – 
әниемнең мендәрен
чылаткан күз яше.
 
Мин – 
җиргә ятып үксегән
көзге яңгыр җиле.
Мин –
ятим үскән әтинең
иң авырткан җире.

Мин – 
ике авыл арасын
тоташтырган сукмак.
Мин – 
гомер буе бик еш
башка төшкән тукмак.

Мин –
яңа пешкән ипиле, 
зур киндер биштәр. 
Мин –                                         
иске китапханә 
һәм андагы киштә!

Мин – 
укытучы апаның
хәерхаһлы карашы.
Мин – 
борынгы бабамнарның
төзәләсе ярасы.

Мин – 
иясенә ирешмәгән
тәүге сөю хаты...
Мин – 
шигырь!
Мин – поэма!
Мин – хисләр тәгълиматы.

Мин – трактат.
Мөмкин түгел мине ятларга.
Мин – теорема.
Авыр мине исбатларга.

Мин – 
бунтарь шәкерт!
Мин – 
сөйгәнемнең язмышы.
Мин – 
дустымның дошманы. 
Мин –
ялгыз аккош сагышы.

Мин – 
тугрылыкның сыңары.
Мин –
хакыйкатьнең адашы.
Мин – 
соңлап килгән бәхет.
Мин – 
тынлыкның юлдашы.

Мин һәрчак әзер –
бәхәсле диспутларга.
Мин – 
үлем карары
бүгенге деспотларга.

Мин – үземә-үзем кыйбла. 
Мин – шигъри дога.
Кичер мине, Аллам...
Мин – бәддога!
 
Күп абындым...
Җитәр!
Хәзер мин – элекке түгел.
Мин – 
яшьләре кипкән күз бүген.
Мин – 
дөньяны күрәм яңача.
Мин – 
яшим өр-яңадан:
бик күпне ишеткән колак мин
һәм баш мин – күпне аңлаган!

Мин – 
сүкмим кемнедер,
тиргәмим язмышны:
мин – үзем гаепле,
мин – үзем ялгыштым.

Шуңа мин,
акланып, 
вакланып маташмыйм.
Мин – бүтән! 
Мин – Такташ! – 
Бөтенләй башкача – 
өр-яңа Такташ мин!

Мин – вакыт ярчыгы...
Мин – каләм...
Мин – кәгазь...
Мин – ипи кисәге бер...
Теләсәгез, теләмәсәгез дә,
ни генә дисәгез дә,
мин – шагыйрь барыбер, 
мин – шагыйрь!


КӨРӘШ БАРА...

Безме соң бу, без түгелме –
Җәлил, Алиш оныклары?!
Йә, кайсыбыз гаярь, кыю
Бабаларын онытмады?

Без бәхетле яшәсен дип,
Утка-суга кергән алар.
Илем, диеп, халкым, диеп,
Гомерләрен биргән алар.

Күрәсезме, бүген дә бит
Илдә-көндә көрәш бара.
Бәхет өчен түгел хәзер...
Тәхет өчен көрәш бара.


        * * *
Мәшһүребез 
Илһам Шакировка

Җырладың Син газиз милләтемнең
Катмарлы һәм авыр юлларын.
Җырладың Син Бөек Татар илен,
Бабайларның шанлы елларын.

Җырладың Син гүзәл туган җирне,
Каеннарын мактап зурладың.
Мәгърур Идел, Чулман, Нократ буен
Җырың белән кат-кат урадың.

Җырладың Син бөтен кыйтгаларда
Гомер иткән Татар Сагышын.
Җырладың Син милләт улларының
Фаҗигале ачы язмышын.

Җырладың Син халкым аһ-зарларын,
Җырладың Син халкым шатлыгын.
Син халкымны мәңге үлмәс иттең – 
Кирәкми дә шуннан артыгы!


КӨЗГЕ УРМАН

Кара болыт каплап алды кара урман илен...
Үзем генә аңлыйм сыман агачларның хәлен.
Салкын яфрак яткан үлән өсләреннән минем,
Керпе кебек йомарланып, тәгәрәгән мәлем.


БЕЛЕП ЯШИМ

Белеп яшим: милләтемә кирәгем бар,
“Ватан”, “гаилә”, “дуслар” дигән терәгем бар.
Мин барын да онытма син берүк, диеп
Күкрәгемдә дөп-дөп типкән йөрәгем бар.

ЯШӘЕШ

Бу яшәеш гел борчудан тора кебек, 
Бар нәрсәне нәкъ үзенчә кора кебек...
Өндәү кебек матур басып тор югыйсә,
Ә ул, тиле, һаман тора сорау кебек.


ГАШЫЙК БУЛГАЧ...

Гашыйк бул да... бер сүз яза алма...
Була торган хәлме инде, ә?
Ничәмә көн матур сүзләр эзлим,
Ничәмә көн телсез интегәм. 

Ничәнчесе икән мин дөньяның, 
Бу илкәйнең телсез җырчысы?
Каһәр суккан бер сүз, кара инде,
Бөтен бәгырькәйне борчысын?!

Телсез икәнеңне аңлар өчен
Гашыйк булып кара минем күк:
Елмайган да булам, көлгән булам,
Көне буе йөрим тиле күк!
 
КИРТӘ

Өй эченә керәм, диеп
Кояш тагы ялгышкан.
Кертмәгәннәр.
Кояш, мескен,
Тәрәзәгә ябышкан.

ЧИГЕНӘБЕЗ...

Көнләп, айлап чигенәбез,
Җайлап-майлап чигенәбез.

Көлә-көлә чигенәбез,
Бөлә-бөлә чигенәбез,
Үлә-үлә чигенәбез.

Җырлый-җырлый  чигенәбез,
Җылый-җылый чигенәбез.

Урлап, талап  чигенәбез,
Алга карап... чигенәбез.

Йодрык  чөеп... чигенәбез,
“Урра!” – диеп чигенәбез.

Чигенәбез – илне сатып,
Чигенәбез – телне сатып!

Чигенәбез...
Инде җиттек
Чигенүнең  чигенә без.

Чигенүнең  дә чиге бар! –
Хут калмады чигенергә...
Күп калмады, кардәшләрем,
Соңгы тапкыр... җиңелергә.
 

ХӘДИС 

Игелекләр кылып яшә...
Сөя белсәң – сөярләр.
Онытмасаң – онытмаслар:
Искә алып сөйләрләр. 


МИН ҺӘМ КОЯШ

Минем кайда яшәгәнем
Читтән беленеп тора:
Нәкъ минем башым өстендә
Кояш эленеп тора!
 

РОБАГЫЙ

Без яшәдек – яшәмәдек түгел.
Без яшьнәдек – яшьнәмәдек түгел.
Мөнбәрләргә менеп, йодрык чөйдек – 
Гомер үтте... мескеннәрне сүгеп. 


МӘХӘББӘТНЕҢ АСЫЛЫ

Янып-көяр өчен туа кеше –
Мәхәббәтнең шулдыр асылы.
Күпме генә янсаң, көйсәң дә син,
Сөю кала, бетми ачылып.


ТУГАН ТЕЛЕМ

Таш сыталмас,
Су йоталмас,
Ут өтәлмәс сине... 
Мәңге чыдам, 
Нык бул шулай – 
Туган телем минем!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: