Мәдәни җомга

Кылганнарны тарый вакыт җиле...

Безнең гөлләр чәчәк атар җирдә  Озакламый җилләр тик узышыр. 

Гөлүсә БАТТАЛОВА

ШАЙТАННАР

Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк 
Елмаеп эшләгән аларның этлеге. 
Кыямәт көн әллә килеп тә җиттеме –
Шайтаннар йөзендә - фәрештә битлеге.

Мәңгелек кыйммәтләр аунаса чүплектә, 
Дәшмәүне хуп күрсә иң гадел мәхкәмә... 
Дөньяның күзенә карарга иде лә 
Чын кеше буларак бары бер мәртәбә.

Нарасый җаннарны типкәләп җил куа, 
Бугазга ябыша гамьсезлек читлеге. 
Йа Раббым, арала җәһәннәм утыннан –
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.


Рүзәл МӨХӘММӘТШИН

КЫШ АЛДЫ
               Ул әле килер тагын... 
                                 Р.Зәйдулла

Безнең гөлләр чәчәк атар җирдә 
Озакламый җилләр тик узышыр. 
Кырау сукты, туң йөгерде инде –
Алда зәһәр, озын урыс кышы.

Меңәр ел нур сибәр дигән кояш 
Төшеп кунды тарих чүплегенә. 
Тавыш бетте... тик телсезләнмәдек! 
Бугазлардан салкын үпте генә.

Мәйданнардан өйгә таралганда 
Янды йөрәк – чыраг кисәведәй! 
Чиле-пешле булса да, нигә, аһ, 
Сагындыра шулай кичәге җәй?

Киенгәннәр шәп киенеп калды: 
Башта – кеш бүреге һәм өс купшы. 
Алар җиңел кичәр. Ә без - шәрә... 
Алда зәһәр, озын урыс кышы.

Ул ыржаер һәр йорт кыегыннан, 
Ялт-йолт килер теше - боз сөңгеләр. 
И сырхау ил! Ютәлләве дә - кан, 
Һәм сеңгерсә дә кан сеңгерә.

Ул кулъяулык ясар бездән кабат, 
Җаныбызны суган кебек әрчер. 
Һәм тантана итәр! Ярсып! Ярсып! –
Тәүге умырзая баш төрткәнче.


Ленар ШӘЕХ

ГАСЫРДА ФАСЫЛЛАР БУТАЛГАН

Гасырда фасыллар буталган, 
Болганган ассорти диярсең. 
Ак кышта гөрләвек акканда, 
Эх, эшләр бик хөрти, диярсең.

Җәйләрдә яфраклар коелса, 
Кар яуса, үз-үзен белешми... 
Бу дөнья ни кылмас, ни булмас –
Күп сорау...
                       Аптырау килешми.

Көзләргә күзлегеп, гөл туса, 
Чәчәккә төренсә ахырда, 
Уйлыйсың: алтынга әйләнә 
Сандалда кургаш та, бакыр да...

Гасырда фасыллар буталган, 
Беләмсең, без кая барганны?! 
Хыяллар тормышка яралды – 
Хак итеп ясадык ялганны.

 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

          * * *
      Мин табышмак чишәм нәселемә... 
                                              М.Әгъләм

Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр
Кочагында изри изге көннәр.
Кылганнарны тарый вакыт җиле,
Кемнәр килә җиргә, китә кемнәр?

Мин җавабын эзлим бу гомернең. 
Мин азагын эзлим юлларымның. 
Чалгы чыңы сөйли болын өнен, 
Чал кылганнар көйли кырлар моңын...

Яланаяк кына, сайлап кына 
Өзә барам зәңгәр чәчкәләрне. 
Арыш серкәләнә, көн уртасы, 
Тургай моңы чәчри чәрдәкләнеп.

Адым саен, һәр сулышым саен 
Күк-Тәңредән миңа җавап иңә. 
Табаннарга камыл кадалса да, 
Тугарылып, бер чабасы килә.

Мин җавапсыз калмам. Бәгыремдә 
Яңа мәңгелек җыр бөреләнә. 
Үткәннәрнең кайтавазын җыя, 
Чорлар чылбырына үрелә дә.

Мең яшисе, мең яшисе килә, 
Сорау төеннәрен сүтәр өчен, 
Бабалары нигезендә оныгымны 
Чыр китереп мунча кертер өчен...


ЛАНДЫШ

КҮБӘЛӘК

«...Соңга калам... Өлгерәсе иде!» 
Уйларымны кинәт бүлгәләп, 
Бер нарасый дәшә әнкәсенә: 
«Әнием, - ди, - кара әле нинди 
Матур күлмәк кигән күбәләк!» 
Онытыла ярсып ашыгулар, 
Нәүмизләнен багам сабыйга. 
Керфек очларымда яшь бөртеге... 
И балакай, җирдә гүзәллекне 
Күрер өчен сез бар ярый ла! 
Аералмый агын карасыннан, 
Без бит апа, олы абыйлар, 
Мөлкәт җыеп, шуңа табынабыз, 
Бер үк тырмаларга баса-баса, 
Бер үк сукмакларда абынабыз. 
Сылтап шуны заман шаукымына, 
Туктатмакчы булып вакытны, 
Ашык-пошык һаман йөгерәбез. 
Нәфес атын җигеп, биеккәрәк, 
Җитми! диеп һаман үреләбез.

...Көз сарыла икән каеннарга,
Яфракларны йөри бүлгәләп.
Соңга калдым бугай...
Үкенмимен...
Сабый куанычы күзләремдә!
Учларымда -
«Матур күлмәк кигән» күбәләк!


Булат ИБРАҺИМ

БАЛЫК ТЕЛЕ

Яңгыр ява,
Урам тулы күлләр,
Урам тулы күзләр
Һәм телсезләр тәгәрәшә.
Алар белән мин янәшә,
Ләкин түгел бергә.
Мин гомергә
Алар белән булмам,
Ярдәм итсә Ходам.
Яңгыр ява...
Балык теле укытучысы
Кайтып килә,
Көлә-көлә, күлне таптап,
Балыкларын саный,
Акрын гына атлап.
Ул безнеке түгел,
Әллә каян укып кайткан,
Сатлык күңел,
Балык телен алып кайткан,
Сатып ана телен.
Балык теле,
Шундый җиңел тел ул,
Хәрефләре дә юк, язуы да,
Тарихын да аның беркем белми,
Кирәк түгел артык казыну да,
Кирәк түгел китап язуы да.
Кирәк түгел...
Ул телне өйрәнсәң,
Йокың татлы,
Тыныч шаулы күңел.
Чиләкләрдән чиктән ашып түгел,
Юлларыңа бәхет тулса,
Берни кирәк түгел...
Яңгыр ява,
Ә күлләрдә балык туе бара,
Халык туе кадәр...
Балык теле бездә,
Атасыннан баласына күчә, телебезгә,
Бөек телебезгә.
Ят та түгел кебек инде
Бу тел безгә,
Балык булып барабыз бит
Үзебез дә.


Рифат СӘЛАХ

ТАТАР СҮЗЕ

Казан өсләренә томан төшкән, 
Читләрендә бераз балкыш бар. 
Татар сүзе шундый ялгыз монда, 
Алга чыкса, кемнәр алкышлар?!

Татар сүзе шундый авыр хәлдә -
Башкаласын никтер тарсына. 
«Әллә китеп барыйм микән, - ди ул, - 
Ачу итеп монда барсына».

Татар сүзе шундый авыр хәлдә, 
Юк сыеныр җире, юк йорты. 
Күпләрне ул үзе ташлап китте, 
Күпләр исә аны онытты.

Татар сүзе... 
Шагыйрьләрдә калган, 
Йөрәкләргә кадар ук булып. 
Казан өсләренә төшкән томан 
Янып китәр сыман ут булып!..
                           
                               
 Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

ИЛҺАМИЯТ

Каләмемне баса-баса яздым, 
Яза-яза азау ярганчы: 
Дәфтәремнең тәүге бите өчен 
Илһами төн булды ла ачы.

Каләмемне басып-басып яздым,
Ярсып-ярсып сыктым карасын...
Шагыйрь булсаң, бәлки,
Бу халәтне
Син үзең дә татып карарсың?!

Җитез каләм җете шаярганда, 
Өстәлдәге дәфтәр илерде. 
Ак тәненә каләм очларыннан 
Шәфәкъ катыш йолдыз сибелде.

...Дәфтәр күкрәгендә кара табы.
Илһами төн узган.
Таң аткан.
Хәлсез ята каләм.
Илһамият
Шагыйрь җанын тырнап канаткан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: