Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кязим Мечиев: Колак салыгыз бу сүзгә... 

Васыять - “Илһам” нәшриятында балкар әдәбиятына нигез салучы Кязим Мечиев

Васыять - “Илһам” нәшриятында балкар әдәбиятына нигез салучы Кязим Мечиевнең шул исемдәге шигырь һәм поэмалар җыентыгы дөнья күрде. Аны татар теленә Рафис Корбан тәрҗемә иткән. Китап К.Мечиевнең тууына 160 ел тулу уңаеннан әзерләнгән.

К.Мечиев Үзәк Кавказның Шики авылында туса да, Казахстанның Талды-Курган өлкәсендәге Тельман авылында дөнья куйган. Үлем сәбәбе дә, аның халкы кичергән кайгы-хәсрәт тә сүзсез аңлашыладыр. Олы әдәбиятка нигез салган һәм гомер буе хаклык-хакыйкатьне байрак иткән бөек шагыйрь ул.


БИШЕК ҖЫРЫ

Тирбәнеп Ай нурларында 
Таулар йокыга талган. 
Син дә йокла, йом күзеңне, 
Әлли-бәлли-бәү, балам!

Йоклый бозау, йоклый ишәк, 
Дөнья тынып калган. 
Син дә йокла, йом күзеңне, 
Әлли-бәлли-бәү, балам!

Йоклый тавык чебешләре, 
Бәбкәләр дә йоклаган. 
Син дә йокла, йом күзеңне, 
Әлли-бәлли-бәү, балам!

Дәү үсеп, безне куандыр, 
Агаңнар да йоклаган. 
Көн үсәсен төн үсәрсең, 
Күзләреңне йом, балам.

Йокла, күземнең нуры син, 
Ят, елама, йом күзең. 
Минем якты киләчәгем, 
Әлли-бәлли, йолдызым!

Әнкәң сөте кебек татлы 
Булсын алда тормышың. 
Балыкка диңгез нинди киң, 
Сиңа җир шундый булсын.

Җирдә яклаучым булырсың, 
Син үсәрсең дәү, балам. 
Әйдә, йокла, йом күзеңне, 
Әлли-бәлли-бәү, балам!
                                       1910, Мәккә
 
               * * *
Көчсезләргә ярдәм итим диеп, 
Алачыкта тимер төям мин. 
Газаплардан халкым котылсын дип, 
Күмер булып үзем көям мин.
                                                    1911

ХАКЛЫК

Хаклыктан да кодрәтлерәк 
Бер ни дә юк дөньяда. 
Хаклык адашмас томанда, 
Үлмәс, төшеп кыядан.

Мактанмагыз, бай да, бий дә, 
Сез дә инсан, безнең күк. 
Бу дөньяда беркем калмый, 
Үлми калган беркем юк.

Хаклык үлмәс, ул черемәс, 
Аны бер кылыч кисмәс. 
Залим аты таптап китмәс, 
Йөрәгенә хәнҗәр үтмәс.

Ул күп залим муенын борган, 
Патшалардан да котылган, 
Зинданнан да очып чыккан, 
Тимер богаудан ычкынган.

Моны әйткән аксак Кязим, 
Килгәнчегә хәтле үлем, 
Ябылганчы ике күзем, 
Хаклык өчен минем сүзем!
                                             1912


НИ ЭШЛӘРГӘ МИҢА?

Яшьлек үтте. Ни эшләргә миңа? 
Хәлем бетте. Ни эшләргә миңа? 
Картлык җитте. Ни эшләргә миңа? 
Көчләр китте. Ни эшләргә миңа?

Хет биек тау түбәсенә йөгер, 
Ташлан тирән диңгез төбенә, – 
Елларыңнан качып котылмассың, 
Юлың илтер картлык көнеңә.

Әй, Кязим, көне-төне эшлә, 
Чүкеч тотып кулың кабарсын. 
Шигырь чүке, тимер белән бергә, – Яшәү ямен шунда табарсың!

Ку күңелдән боек уйларыңны, 
Яхшы эшкә кыл син иҗтиһат. 
Бар көчеңне багышла син эшкә, 
Тимер чүке, шигырь ит иҗат!
                                               1913
         
               * * *
Картайта замана вакытсыз, 
Көйдерә йөрәкне яралар. 
Карыймын тауларга аптырап, 
Халкымны юк яклар чаралар.

Сөйләнми гел дөрес сүз генә, 
Күп сүзем – кыяга тигән ук. 
Көчсез гел изелә көчледән, 
Тауда да, кырда да бәхет юк.

Шуңа да төкәндем, дөрес юл 
Тапмадым бу кыен дөньяда. 
Барабыз, юк эчәр суыбыз, 
Үлергә дә хәтта оялам.
                                            1915


КАРТЛАР СҮЗЕН ЯШЬЛӘР ТОТМЫЙ

Тормышның гел яме китте, 
Ашыбызның тәме китте, 
Яшибез гел кыен күреп, 
Ниндидер бер тиле кебек. 
Килде авыр заманалар, 
Булып тора яман хәлләр, 
Төрлеләнде тәмам хәлләр, 
Кыйнала бәхетсез җаннар. 
Якты көнне томан сарды, 
Тыныч яшәүләр югалды, 
Дөньялар бушап калды, 
Акылыбызны җил алды. 
Картлар сүзен яшьләр тотмый, 
Акыллы сүз тилегә үтми,  
Бу фетнә арадан китми, 
Ничек калыр бәла җитми? 
Уйламый золым үтәргә, 
Һичбер көч юк хәл итәргә, 
Инде белмим ни эшләргә, 
Төркиягәме китәргә?!.
                                      1921-1928

ТЫҢЛАГЫЗ

Колак салыгыз бу сүзгә, 
Зарлануым түгел сезгә, – 
Эшебез бармый уңайга, 
Яман кизү килде безгә!

Бу дөньяда юктыр файда, 
Эш яңгырап һәрбер айда, 
Кайгы-хәсрәт күп һәркайда, 
Мал-мөлкәт калмады байда.

Акыллылар тыялмыйлар, 
Халыкны туплый алмыйлар, 
Тилеләре оялмыйлар, 
Тынычлыкны сөялмыйлар.

Илдә золым, башбаштаклык, 
Тыелды мал-мөлкәт, байлык. 
Кешеләргә килде тарлык, 
Байлар калды ярлыланып.

Табылмый берлек, бердәмлек,
Күп булгандыр кайгы-борчу,
Юк кешедә аман-саулык,
Кайгы күреп тора халык.

Өстен йөрми карендәшлек,
Санда түгел картлык, яшьлек,
Җиткән чакта ялангачлык,
Килер дип куркабыз ачлык.
                                      1921-1928


МАКСАТКА ИРЕШМӘДЕК

Заманыбыз яман булды, 
Дөнья фетнә белән тулды, – 
Эшебез уң түгел – сулдыр, 
Ахырзаман дигән шулдыр.

Әфәнделәр ярамыйлар, 
Китапларга карамыйлар, 
Хак, батилны сорамыйлар, 
Җәмгыятьне коралмыйлар.

Әйтеп, эшне бетермиләр, 
Малчыга мал көттермиләр, 
Эшчегә эш эшләтмиләр, 
Максатына җиткермиләр.

Әйткәнеңне ошатмыйлар, 
Кыенлыктан бушатмыйлар, 
Тынычлыкта яшәтмиләр, 
Ашыбызны ашатмыйлар.

Шигырь язды аксак Кязим. 
Елый-елый ике күзем, 
Калмагандыр миндә түзем, 
Сезгә калсын ахыр сүзем.
                                            1921-1928

КАРТЛЫК БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ 

– Картлык, сорамыйча килдең,
Кем чакырды монда сине? 
– Ничек итеп сорап килим? 
– Күралмыйсыз бит сез мине!
      
– Юл күрсәтте кем өемә,
Кем соң кертте сине монда?
– Адашмыйча барып табам,
Һәркемне үз чиратында.

– Нәрсә була соң адашып,
Тоткарлансаң бераз юлда? 
– Мин адашып табалмаган
Беркем дә юк бу дөньяда!

Миңа кирәк булган өйгә 
Барыр юлны яхшы беләм. 
Патшаны да, фәкыйрьне дә 
Мин һәрвакыт тигез күрәм.

Сезнең кебек калмыйм куркып 
Көчледән дә, хакимнән дә.
Беркая да миннән качып 
Котылалмый һичбер бәндә!

Хәтта патша гаскәре дә 
Миңа каршы тора алмый. 
Әллә нинди батырлар да 
Мине юлдан бора алмый.

– Ишегемне ачмас идем, 
Синең килгәнеңне белсәм. 
Урыннан да тормас идем, 
Синдәй кунакны мин күрсәм.

Эшләрем күп, ә син мине 
Шул эшләремнән бүләсең. 
Көннәремне караңгыга 
Томаның белән төрәсең.

Бүтән чыкмаслык иттереп, 
Тешләремне син кырасың. 
Кулыма таяк тоттырып, 
Урамда тик утыртасың.


ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘРГӘ СҮЗЕМ

Ай-хай сез, яшьләр, шагыйрьләр, 
Искелекне сөймәүчеләр, 
Караңгыга каршы барып, 
Дөрес сүзне сөйләүчедер!

Укыйсыз күп, иренмисез, 
Язганымны сез хуплыйсыз, 
Бу заманда ни телисез, – 
Сөт өстендә күбек бит сез.

Икеләнү-курку белми, 
Инкыйлабны алар мактый! 
Ай-хай яшьләр, гадел затлар, 
Туздырдыгыз тузан шактый.

Җырлыйсыз, итәсез бәйрәм, 
Утырмыйсыз калып хәйран. 
Һәр зат яхшы, һәр зат уңган, 
Арбалары төзек, булган!

Хезмәт белән узды көнем, 
Күп ишетелде моңлы көнем. 
Бу дөнья гел бәйрәм түгел, 
Әйтмәдем гел бәйрәм көен.

Көне килсә, боз да явар, 
Арба тигез юлда да авар, 
Көлеп йөргән дә бер елар, 
Яшәү барда, үлем дә бар!

Күп яшәдем, вәгазь бирдем, 
Картайдым, күп кайгы күрдем. 
Күп кыенлык күрдем җирдә, 
Ялагайланмадым бер дә!
                                               1933

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев