Мәдәни җомга

Клара БУЛАТОВА: ЯҢА ЕЛ БАШЫ ИСКЕЧӘ...

Ялгыз Каштан Йә, исәнме, яңабаштан Көн яңарткан Ялгыз Каштан? Никләр әле төсең качкан, Әлсерәпме ят кояштан? Юк, кояшы ят түгелдер, Кай якта да кояш бердер, Әмма җаның - тәнең өчен Бу як якын җир түгелдер. Җан адашкан, аң саташкан, Куптарылып туган яктан Килеп чыккач чит якларга, Җан тетри шул, Ялгыз...

Ялгыз Каштан
Йә, исәнме, яңабаштан
Көн яңарткан Ялгыз Каштан?
Никләр әле төсең качкан,
Әлсерәпме ят кояштан?
Юк, кояшы ят түгелдер,
Кай якта да кояш бердер,
Әмма җаның - тәнең өчен
Бу як якын җир түгелдер.
Җан адашкан, аң саташкан,
Куптарылып туган яктан
Килеп чыккач чит якларга,
Җан тетри шул, Ялгыз Каштан...
Гүргә керер сер сөреме
Миндә дә бит хәттин ашкан;
Безнең язмыш тиң - охшаштан,
Ятимнәр без, Ялгыз Каштан.
И ашыкмыйк әле
И ашыкмыйк әле, Ялгыз Каштан,
Өлгермәстән җимеш өлгереп,
Җыяр өчен аны зур агачтан
Җәй бетмичә көзгә йөгермик.
Дәвамлырак булсын җәй көннәре,
Биегерәк булсын бусага.
Көз ягына ашыгып күчмик әле,
Чикләвекләр дәшеп торса да.
Башлап карыйк җырны яңабаштан,
Яңа көйләр калсын артларда.
Бәлки алар кайтыр, Ялгыз Каштан,
Безне читкә сөргән якларга...
Чит җирләрдә гомер ителсә дә,
Салкын төбәктәме, кайдамы,
Ят җирләргә килеп сибелсә дә,
Чикләвекләр булсын файдалы.
* * *
Ун көн үзе күп түгелдер инде
(Анысы аның бүтән мәсьәлә...)
Син, әтисе, килгәләп йөр инде,
Теләсәң дә, теләмәсәң дә.
Болай миңа берни кирәк түгел,
Мохтаҗлык юк һичбер нәрсәгә.
Үзең генә менә килеп күрен,
Теләсәң дә, теләмәсәң дә.
Шулай инде, олыгайган көндә
Дучар булгач башлар бәлагә.
Язмыш куша, син тартасың йөкне,
Теләгәндә - теләмәгәндә.
Ник авырта әле бу күңелем?
Сызлый - әрни йөрәк нәрсәгә?
Син, әтисе, килми калма бүген,
Теләсәң дә, теләмәсәң дә.
Мин башка юл сайлыйм...
Шагыйрьләрнең кайсы элмәк кия,
Кайсы эчеп үлә.
Сәбәпләре нидән икәнлеген
Ходай гына белә.
Бу буталчык хәлдән чыгыйм дисәм
(Көтмәгәндә килде башка ул),
Әгәр җаным җирдән китә икән -
Мин башка юл эзлим, башка юл.
Бу афәттән качып күпләр үткән,
Күп сәләтне күмгән башта ул,
Мин алай да үзем ташлап китмәм -
Мин башка юл сайлыйм, башка юл.
Җиңел китү юлын үрнәк итмәм,
(Җиңелү җиңел авыр чакта ул...)
Миннән, дөнья, андый адым көтмә,
Мин башка юл эзлим, башка юл.
...Тар читлекне монда ватам, сүтәм,
Бүтәнчәләй язылыр ташка ул:
Мин бу җирдән мөртәт булып китмәм,
Мин башка юл таптым, башка юл!
Хаклык бар шул инде
Хаклык бар шул инде әллә кайчан
Хәсән Туфан язган бу сүздә:
Хатын булыр кызлар күп булса да,
Иптәш булыр кызлар юк бездә.
Хәзер инде менә бигрәкләр дә
Ышанычлы затлар азайды...
Кызларның да тик бер хәләленә
Тугры булырдае калмады.
Карлар ява да ява
Карлар ява да ява,
Хәтта буранлап ала.
...Исән генә йөре берүк,
Юлларга чыккан бала.
...Юллар тулы машина,
Барысы да ашыга.
Шул ашыгу җитә бугай
Юлчыларның башына.
Ашыкмыйча нишлисең?
Йортыңда түгел эшең.
Эшең өйдә бар барын:
Сукмак сал, көрә карын.
Карчыгың көри алмый,
Чыгып та йөри алмый.
Бар да бабай иңендә,
Куяны да, ние дә,
Аш пешерү эше дә -
Бар да үзе өстендә.
Карлар ява да ява,
Күңелгә курку сала.
Инде исән йөри күрсен
Юлларга чыккан бала.
..Шуны уйлап йөри торгач,
Тубал булган баш та бит:
Онытылган тоз салырга,
Тозсыз пешкән аш та бит.
Җәяү генә йөрисе дә -
Заманасы башка бит!
Салкын кышлар үтеп китәрләр ул
Салкын кышлар үтеп китәрләр ул!
(Үтмәделәрмени элгәре?)
Хуш исләрен бөркеп бу дөньяның
Үсмәделәрмени гөлләре?
Кышлар үтәр, язлар тагын җитәр,
Кырлар тагын гөлгә күмелер,
Шул язларны көтеп яши алу
Шатлык түгелмени үзе бер?
Яз гөлләрен көтеп яшик әле,
Салкынлыгы кышның үтелде.
Зәй ярында тагын гөлләр үсәр,
Безнең яшьлектәге шикелле.
Мин кем булыр идем сездән башка
Төп шөгылем язучылык минем -
Хак бәясе сезнең хөкемдә;
Сез югында мин кем булыр идем?
Була алмас идем беркем дә.
Шагыйрьлегем беркем танымаса,
Китапларым сезгә бармаса,
Язганнарым әгәр укылмаса,
Иҗат яши алмый ләбаса.
Мин кем булыр идем ул чагында?
Туры җавап туры сорауга:
- Мин -шагыйрә бары сез барында,
Сез аларны укып торганга.
* * *
Китеп бетеп килә октябрь дә
Иртә килгән кышы белән бергә.
Яфрак - яфрак карлар түгелеп тора,
Ел килеше булмау беленеп тора.
Әүвәлгечә түгел юллары да,
Буталанып тора еллары да,
Чуаланды дөнья торышы да -
Шуңа охшаш илнең тормышы да.
Әлмәт татар гимназиясенә
Гимназия дигән махсус мәктәптә
Туган телсез яшәп
Булмый, әлбәттә.
Туган телең башлап ачсын дөньяны ,
Анаң теле итеп
Ярат син аны.
Әмма бер тел белән
калмыйк чикләнеп,
Тел өйрәнү өчен
Нигез җитәрлек.
Гимназия безнең инде бүген дә
Дәрес бирә инглиз,
Гарәп телендә.
Яңа ел башы искечә
Яңа ел башы искечә.
Искечә Яңа елда
Олы бәйрәм була иде
Без яшәгән авылда.
Өйдән-өйгә йөри иде
Олысы да кечесе,
Төрлечә киенгән булып
Бөтен авыл кешесе.
Кичләр гөжләп тора иде
Уеннар, җырлар белән,
Яшьләр уен кора иде
Юрау-ырымнар белән.
Табыннар бүгенге кебек
Тормаса да сыгылып,
Кунакка йөрешә идек,
Туганайлар җыелып.
Кайсы аю, кайсы бүре,
Төлке булып киенеп
Йөриләр иде ишектән,
Капкалардан өерелеп.
И, күңелле яшәгәнбез,
Ачлы-туклы булсак та...
...Бүген менә күңел белән
Кайтып килдем шул чакка.
Кәҗә елы керде быел
(Сарык елымы шунда),
Шуларны уйлап утырам
Искечә Яңа елда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: