Мәдәни җомга

Клара БУЛАТОВА: БУ – БЕЗ ӘЛЕ, ҺАМАН ШУЛ БЕЗ ӘЛЕ, ЯКТЫЛЫКНЫ ЯКЛАП ЙӨРИБЕЗ...

БУ - БЕЗ ИНДЕ... Әлмәт язучылар оешмасына 50 ел тулу уңаеннан Бу - без инде, Һаман шул без инде, Илле еллык бәйрәм алдыннан Кузгатылган еллар тарихында Безнең дә бит җырлар язылган. Бу - без инде. Әйе, шул без әле, Әле һаман эшләп йөрибез. Тырышабыз матурлансын диеп Әлмәтебез, изге җиребез. Кендек...

БУ - БЕЗ ИНДЕ...

Әлмәт язучылар оешмасына
50 ел тулу уңаеннан

Бу - без инде,
Һаман шул без инде,
Илле еллык бәйрәм алдыннан
Кузгатылган еллар тарихында
Безнең дә бит җырлар язылган.

Бу - без инде.
Әйе, шул без әле,
Әле һаман эшләп йөрибез.
Тырышабыз матурлансын диеп
Әлмәтебез, изге җиребез.

Кендек каны монда таммаса да,
Маңгай тирен монда тамыздык,
Баш миен дә, йөрәк җегәрен дә
Кушып җырлар язып калдырдык.

Безнең буын зарлану белмәде,
Бәйгеләрдә билне бирмибез...
Бу - без әле,
Һаман шул без әле,
Яктылыкны яклап йөрибез.

ДӘВЕР КАЛАСЫ

1

Шәһри Әлмәт - дәвер каласы син,
Бергә үттек гасыр уртасын.
Кендек каным тамган җир түгел дә,
Кендегемнән бәйләп тотасың.

Кендек каным тамган җир түгел дә,
Бәхет эзләп килгән җирем син,
Үзем теләгәнчә булмаса да,
Бәхетне дә биргән җирем син.

Мин бит синең төрле якны беләм,
Һәм бәялим төрле тарафтан.
Сөя-сөя сине дошман күрәм,
Дошман күрә-күрә яратам.

Шәһри Әлмәт - дәвер каласы син,
Гасырларны кичеп барасы.
Минусларың, плюсларың белән,
Безнең җырларда да каласы.
Шәһри Әлмәт - дәвер каласы син...

2

Яратам дип сиңа җыр язмадым,
Шигыремдә шундый сүз әйтим,
Берәгәйле итеп тик бер әйтим:
Мин яратам сине, Әлмәтем!

Мин яратам синең кышларыңны,
Язларыңны, җәең, көзеңне;
Мин яратам елдан-ел яңарган
Яшь йөзеңне, якты йөзеңне.

Гомеремнең аңлы төп өлеше
Тулысынча сиңа береккән.
Берүк инде язмыш аермасын
Түп-түгәрәк шушы берлектән.

Исемем-атым яши синең көндә,
Саклап телем, денем, гадәтем.
«Әлмәтем», дип туглап тормасам да
Мин яратам сине, Әлмәтем!

СИН БЕЗНЕКЕ ИДЕҢ

Арабыздан вакытсыз киткән
шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан рухына

Бүген сине Әлмәт тыңладымы?
Әйтә алмыйм, бәлки, юк тадыр...
Тыңласалар әгәр, мин ышанам:
Бу төбәккә исемең юл табар.

Шигърияткә Әлмәт китерде бит
Рәшит атлы затлы шагыйрьне.
Тик бүгенге Әлмәт бу шагыйрьдә,
Ташчы егет, сине танырмы?

Ә танырга кирәк, танытырга
Бүген монда үскән яшьләргә, -
Ташчылардан шагыйрь туган иде
Нигез салган чакта шәһәргә.

Шагыйрь кулы төзгән кирпечләрдән
Күтәрелгән биек өйләрдә,
Әнә, аның җыры яшәп килә,
Тыңлый белсәң туган телләрдә.

Ярсу йөрәк, дуамал баш идең,
Җитдиләндең, үстең көрәшеп.
Өлгергәч тә син безнеке идең,
Әлмәтнеке идең, Рәшит!

* * *
Яшь гомерне кире кайтмый диләр,
Кайтмас булгач китеп йөрмәсен!
Яшьләр белән бергә яшәгәндә,
Китеп тормас, бәлки, белмәссең.

Яшьләр белән бергә эшләгәндә,
Үзеңдә дә яшьлек яшидер.
Син яшь әле һаман, дигәннәргә
Беркайчан да каршы дәшмим мин.

ТАБЫЛЫР

Гомерем үтте,
Фәкыйрь үтте,
Әмма чиста, ялгансыз,
Сөйләмәгез ялган сүз!

Илдән китми китәм җирдән,
Шунда кала җәсәдем, -
Гомерем буе илем диеп,
Телем диеп яшәдем.

Иҗатымны тапламагыз!
Юлыкмагыз каһәргә!
Киләчәктә, бәлки, ул да
Тарыр лаек бәһагә.

Әрнеп-рәнҗеп хушлашсам да
Өмет кала барыбер, -
Бәлки, аны бәяләүче
Әлмәттә дә табылыр?..

* * *
«Кем кулында - шуның авызында...»
Микрофоным, юкса, кулымда.
Тик экранда үзенә чират тими,
Әйтер сүзем кала юлында.

Тик үземә чират җитми кала,
Үз сүземне кисә мизгелләр.
Өлешемне гел кешегә биреп,
Ничә еллар йөрим, мин-юләр.

Акыллы һәм затлы сүзләремне
Илгә ача алмыйм, шыр дурак, -
Сөйләү белән дәшмәү арасында
Күпме шигырем үлә шыгырдап.

НИЧЕК ТУСАМ, ШУЛАЙ ЯШӘП...

Ничек тусам, шулай яшәп
Үтеп барам гомеремне.
«Бөкрене тик кабер төзәтә», -
дигәннәре билгеле.

Үзем үк бер шигыремдә
Кире кактым анысын да,
Әйтеп аның кабердә дә
Төзәлмәве хакында.

Шулай булгач, үзеңне шул
Бөкре җенгә сана да,
«Төзәлер», дип кешене дә,
Үзеңне дә алдама.

* * *
Күлмәгеңне читәнгә
Әфсен укып элмәдем.
Өйдән чыгып киткәндә дә
Әфсен укып өрмәдем.

Чынаягыңның төбенә
Янган чәчем көлен дә
Салып сиңа бирмәдем бит,
«Эче көйсен!» - димәдем.

Тик чәчемне тузгыттым да,
Айга карап төннәрен;
«Яңа ярын онытсын да
Кайтсын!» - диеп теләдем.

ВАСЫЯТЬ -ТЕЛӘК

Зәй-Су!
Сылу елга!
Синнән соңгы юлга -
Кайтмас юлга күпләр киткәндер инде...
Чиратында ул да һәркемгә бит килә,
Әмма кемгә кайчан җитәдер инде?!

Ходай әмер бирер,
Ул безгә дә килер,
Килсә килсен иде язгы айларда.
Назлы моңнар тулып, ал-шәмәхә булып,
Умырзая чыккач синең ярларда.

Зәй-Су!
Сылу елга!
Мине соңгы юлга
Озатканда агымың тынмас бит әле?
Ярларыңда минем җырларым да кала,
Аларны да ияртеп дәвам ит әле.

Кеше китә, дибез,
Җыры кала, дибез.
Озатканда мине соңгы юлыма,
Әлмәтлеләрнең дә күңел колагына
Моңнарымны җиткер, и, Сылу елга!

* * *

Бу дөньяга мин җил булып киләм,
Кире кайта алсам әгәр дә;
Кагам теләсә кем ишегенә
Һәм теләсә нинди тәрәзәгә.

Керәм теләсә кем куенына,
Теләсә кем чәчен туздырам.
Тәңкә сибеп йөрим Зәй суына,
Йә тауларда төнен уздырам.

Кара төндә дулап, ыжлап,гөжләп
Каракларның алам котларын,
Иген-чиген белми, сүтеп-сөйрәп,
Айкап-чайкап бөтен җир шарын.

Чүп-чарыннан,чирдән арындырып,
Хәсрәтләрен селтәп җилгәрәм;
Барысын табам, кеше күзе күрмәс
Кеше кулы кермәс җирләрдән.

Гөнаһларны, тузан бөртегедәй,
Очырам да юкка чыгарам.
Чистартам да шарлавыклар ясыйм
Җыелып яткан тымызык сулардан.

Гайрәтле җил,көчле, куәтле җил!
Үтемле зат бармы аңардан?
Мин җил булып кына килер идем,
Туар булсам җирдә яңадан.

Әлмәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: