Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

ХӘЙДӘР: Күп тапкыр суытты тормыш Холкымның кайнарлыгын...

ДУСЛЫК Күп тапкыр суытты тормыш Холкымның кайнарлыгын. Күздән очкыннар очканда Дуслык сузды үз кулын.

Күпме кагылдым, сугылдым,
Җуйганда барыр юлым,
Ялгызым ни кылыр идем,
Дуслык сузды үз кулын.

Дустыма ярдәм итүнең
Күрмим бер авырлыгын.
Кыен хәлдә калсам үзем,
Дуслык сузар үз кулын.

Шулай җыр белән узганга
Язмышым, тормыш юлым,
Дусларыма бурычлымын –
Суздылар ярдәм кулын.

ЧАКЫРУ

Кер син миңа төннең уртасында,
Уртасында җәйнең йә кышның.
Искә алып бергә утырырбыз
Якты мизгелләрен тормышның:

Борынгыдан калган йолаларны,
Сәрхуш ямчы сузган җырларны,
Бабайларның гореф-гадәтләрен,
Алтынга тиң гүзәл чорларны.

Аек баштан аннан гәп куертып,
Яшьлек гөнаһлары хакында,
Онытылып барган шигырьләрне
Искә алыйк табын артында.

Аһ, бу дөнья ыгы-зыгысында
Төштә дә юк тынгы, өндә дә.
Дусларыма кирәгем бар икән,
Шөкер, яшим, димәк, дөньяда!


БИТЛЕК

Бик еш ышанабыз назлы сүзгә!
Күбәләк күк, утка керергә
Ашкынабыз, битлекнең чын йөзен
Теләмибез хәтта күрергә.

Тирәбездә гел  битлек тә, битлек...
Тотынса да йөрәк сызларга,
Теләмибез таныш әкиятне
Ни өчендер һич тә бозарга.

Башкаларның икейөзлегеннән
Дустым белән бик еш көлдек без.
Көлдек, әмма икейөзлеләргә
Исәнләшеп кулны бирдек без.

Авыр чакта дустым сатты беркөн.
Атты гүя салып битлеген.
Рәхмәт укыйм аңа, ул, битлеген
Салып, ачты шулай чын йөзен.

КИЛӘЧӘККӘ СӘЛАМ

Бакчабызга алмагачлар утыртыйк!
Без исәндә җыймасак та алмасын,
Сулар сибеп, үзен карап үстерик,
Оныкларга бездән истәлек калсын.

Көзләр җиткән саен алма өлгергәч,
Алар безне искә алып сөйләрләр.
Безнең гомер инде үткән булса да,
Безнең хакта яңарыр хатирәләр.

Язын ап-ак чәчәк ата алмагач,
Хуш исләре бар дөньяга тарала.
Ә бүген без өзеп капкан алмада
Бабайларның хатирәсе яңара.


СИБЕЛҮ

Ник бабамнан бик аз сорашканмын
Нәселемне мин яшь чагымда –
Ни генә соң беләм 
Оныкларга
Сөйләр өчен бабам хакында?!

Без кайда юк: Хельсинки, Франкфурт,
Сидней, Римда – диңгез ярында.
Сибелгәнбез бөтен Җир шарына,
Чыгып бар да шул бер тамырдан.

Төрле безнең вакыт аралары,
Без бер Җирнең төрле ягында.
Язмыш кая илтеп ташласа да,
Татар каны ага тамырда.

Өйдә генә яшәү кысан булган,
Тарткан безне бөтен Җир шары.
Кайда гына ләкин яшәсәк тә,
Саклый безне Тукай җырлары.


ОЧРАКЛЫ  ОЧРАШУ

Очраклы булды бу очрашу.
Йөри идем шулай чит илдә...
Кавказлымы, бер-бер азиатмы,
Әллә инде ерак Себердән?..

Гәп куерттык – баштан кичкән хәлләр,
Күргән-белгән илләр хакында.
Күзләрендә сагыш уты янды,
Хатирәләр кичкән чагында.

Комсомолда ул да БАМ төзешкән,
Спитакта булган, Әфганда.
Тик тормышта үзен табалмаган,
Илдә үзгәрешләр барганда.

Кан беләнме, әллә уртак Ватан
Берләштерә шулай, кем белгән?
Без якташлар булып чыктык, гаҗәп:
Икебез дә Совет иленнән.


ЧҮМБӘЛИ

Чүмбәлине бер күрәсем килә,
Бабамнарның гүзәл Ватанын,
Нурга күмеп иркен басуларын,
Алсуланып таңнар атканын!

Уйларымда сиңа мин, Чүмбәли,
Һаман кайтам, кайтып җиталмыйм.
Бабам истәлеге булып калган
Тупылларны күреп киталмыйм.

Балачакта бергә уйнап үскән
Дусларым да күптән киткәндер.
Тимерченең алачыгын тапмам,
Кәнүшни дә инде беткәндер.

Сирәгәйде күптән безнең нәсел.
Күпләребез читтә, еракта.
Кем дә булса инде каршы алмас,
Кем – шәһәрдә, кемдер – зиратта...

Яңа йортлар күп салына, диләр.
Мин таный да алмам күк сине.
Таныр, бәлки, басу капкасының
Артындагы ике күл мине.


КӨНЛӘШҮ

Бер дәрвишне олы кунак итеп,
Сараена патша чакырган.
Ашап-эчеп алгач, вәкарь белән
Сүз башлаган патша ахырдан:

“Дан-шөһрәттән качып ил гизәсең,
Көнләшерлек хәтта, – күңелең
Бик аздан да булды”, – дигән патша, 
Канәгатьлек белән һәм көлеп.

“Киресенчә, синнән, – дигән дәрвиш, –
Көнләшәм бит әле мин монда!
Мин – мосафир, илләр, җирләр гизәм,
Дөнья күрәм барган юлымда.
Күңелемдә – Алла! Синең менә
Бер патшалык бөтен уеңда”. 

Рафис КОРБАН тәрҗемәләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев