Мәдәни җомга

Әхәт Гаффар: Зөләйха (Поэма)

“Зөләйха күзләрен ача”, Ә мин йомам әле, Күз керфегем аша каһәр Юллап торган мәлем.

 
    1
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә;
Айга менеп, түбән карап,
Сине күрәсем килә.

Ярый,
      хуш,
    мендем Айга да,
Карадым йөз түбән;
Хурлыгымнан мин Кояшка
Капландым йөзтүбән.

Минем хакта җырыбызга
Кылгансыз хыянәт;
Җырга түгел, дастанга да
Сыймастай кыямәт:

Исхакый фаҗигасендә1 
Урыска димлиләр;
Илдә минем үз сөйгәнем
Кала бит, димиләр.

Исемем бар дөньялыкта,
Җисемем – китапта;
Укыдылар минем хакта
Кайтып та, кайтып та.

“Йосыф-Зөләйха” китабы
Бар кыйссага кыйсса.
Шуны ятлады бар татар
Җан җәберләр кысса.

Кыссалар кыстылар инде, – 
Мин булмадым түшәк;
Зобаниның нәфесе киң, – 
Бетермәслек түшәп.

Тәрене тәмугка аттым,
Янсыннар ла күшәп;
Минем иманым какшамас,
Аларныкы – көпшәк.

Сөйгәнеңә тугры калу – 
Иманың белән бер;
Яшим диеп яшәгәнне
Аерыр фәкать гүр.

Аерырга теләгәннәр
Аерым ятсыннар;
Айга тәре терәп барган – 
Алар бит ят сыннар!

Кыйссаи Йосыфым, эндәш!
Кайда син, җанашым?!
Татар дигән илләрдә мин
Кыйналып җан ашыйм…

     2
Кызарып кояш чыкканда
Нурлар төшә түтәлгә;
Күзем төшсә, 
              күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.

Ярый,
         хуш,    
    Айдан төшереп,
Күземне ачканнар:
Инде соң җаным-кальбемне
Алганнар ач каннар.

Бусында Илем-җәннәттән
Тәмугка керерлек:
Исемемне атаганда
Кер өсли кер элек.

Мин – Зөләйха,
    Нишләткәнсез? – 
Тәрегә эткәнсез:
Бар дөньяга рисвай итеп,
Талкыда теткәнсез.

Килде заман:
          Себерләргә
Сөрелүләр – дәһшәт!
Имеш, мин “себерелгәнмен”,
Бусы – бигрәк вәхшәт.

Илдә алсу таң атадыр,
Түтәлләр… ятимдер.
Нурлы, кайнар саф тәнемә
Хакимнәр хакимдер.

Күзем төшсенмени минем
Тәмугтан – оҗмахка?!
Бәхилләп алганмын, имеш,
Коллыкны кочмакка.

Аһ! Шулай булганмы соң ул,
Бу нахак кайлардан?
Дегетләп мин Зөләйханы
Аерып Айлардан

Тыгыныплар тыгылганда
Бүртә бүтәкәләр;
Телгәннәр минем җанымны
Киночы “текәләр”2!

Татар диңгезе3 ярында
ГУЛАГ, ди, корганнар,
“Халык дошманнары” шунда
Җәннәттә торганнар?

Имеш, мин Зөләйха шунда
Коллыкта тотылган,
“Нәҗесле” тәнемне сатып,
Катыйльдән котылган…

“Зөләйха күзләрен ача”,
Ә мин йомам әле,
Күз керфегем аша каһәр
Юллап торган мәлем.

Ай-һай нинди хәшәрәтләр:
Мине лә басканнар,
Зифа тал идем ләбаса! – 
Шул талга асканнар.

Ач карыннар туя диме
Изәргә, сытарга,
Бичара татар кызына
Бозыклык сылтарга.

     3
Аклы-чуклы ал тасмаңны
Тагып җибәр тәңкәңә;
Шул егетене яратам дип
Әйт, Зөләйха, әнкәңә.

Тарих мине мең кат сатты,
Калмам Гүзәлләрдән4.
Андыйлардан мин – Зөләйха
Җырлап түзәрләрдән.

Җырымнан Кыйссалар аша,
“Инкыйраз”лар аша
Булат кылыч кебек үткен
Моңга җан камаша.

Җәваһирә-Ваһап, Таһир5
Дөньяны тутырыр;
Айга менеп, “Зөләйха”ны
Җырлашып утырыр.

Мин – гади татар хатыны,
Ә ни күрә башым?
Үткәннәрдән киләчәккә
Җыр җырлап барышым.

“Чукын!” – дип, – 
“Төртен! – дип көчләү
Бу – минем сагышым;
– Юк! – 
Зынҗырны бәгыремнән
Гүргәчә салышым.

“Гөлҗамал”, “Галиябану”,
“Рәйхан”, “Бибигайшә”…6
Тагын кем… мин Зөләйханы
Йолдызларга дәшә?!

Сөйгән егет гармун уйный, – 
Гөлҗәннәттәй рәшә…
Ят куенында җан бирмәскә
Иманым көрәшә.

“Татар хатыны ни күрми”7 – 
Кыйналганмын, имеш;
“Азат хатын буласыңыз
Типкә күрсәң”, – димеш.

Ә югыйсә йөзебезгә
Юк, без типтермәдек,
Коръәнне үпсәк-үптек без,  
Иблис үптермәдек!

“Ярлылар вә Өйдәш хатын”8 – 
Минме… Кем ул өйдәш?
“Зәңгәр шәл” Мәйсәрәсе мин! – 
Тинчурин вә Сәйдәш…

Ай уракны алып иңнән
Зөләйха… Нәфисә9
Җәллад явы басмас өчен
Ура… урман кисә.

Мин – ялгыз Зөләйха түгел,
Мин күпләрдә яшим:
Бер карасаң, күк күкрәве,
Бер карасаң – яшен!

Яшендәй яшьнәп җиңдем мин,
Булып Сыртланова.10
Фашист “ас”ын яткырмадым
Очкыч сыртларына.

Бер карасаң, Гөлсем11 дә мин
Зифа… Әлфияләр12;
Йөрәк – чулпы, җан – пәрәвез, –
Нәзек өрфияләр!

Илкәемнең сандугачы
Томшыгы да ич мин!
Түгелме, сөйгән анадай,
Ватанымны кочмыйм?

Тән өшетеп ГУЛАГ тора
Чал Чулман буенда13;
“Мин яңа тоткыннар көтәм” 
Диепме уенда.

Бәлки, анда сөям саен
Катыйльләр көтәдер;
“Кире кайтсын Зөләйха!” дип,
Өметләр итәдер?

Кәеф тә сафа кылганмын,
Имештер, шушында…
Монда горуһ-горуһ тоткын – 
Өрәкләр шуыша!

Дөнья туристларына бу – 
Зөләйха дачасы!
Юк! Монда – җаным каргышы,
Язмыш ачысы.

Язды турист юлъязмага:
“Монда җыр да – тоткын;
Татарстан Зөләйханы
ГУЛАГында тоткан!..”

Сәгать сугар: ул зинданны
Чулман җиле сүтәр;
“Зөләйха” җыруын җырлап,
Мәңгелеккә үтәр.

Әй! Әнкәем, бәгырькәем,
Тәкъдиремне кочып,
Егетемне сагынырга
Айга китәм очып;

Галибанә кочагыма
Улкаемны кысып;
Илкәйдә җан асрамаска,
Төрмәләрдә посып!

Минем тапкан угъланнарның
ИОСИФ кайсысы?!
Шушында катгый тәмам мин – 
Зөләйха кыйссасы.

                       20 декабрь, 2020.


1 Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасы.
2 “Зулейха открывает глаза” кинофильмына ишарә.
3 Татарстанның Лаеш төбәгендәге Чулманның иң киң урыны.
4 Язучы Гүзәл Яхина.
5 Татар халык җыры “Зөләйха”ны башкаручылар Җәваһирә Сәлахова, Рәшит Ваһапов, Таһир Якупов.
6 Татар халык җырлары.
7 Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” әсәре.
8 “Ярлылар, яки Өйдәш хатын”. Мәҗит Гафури әсәре.
9 Гомәр Бәшировның “Намус” романы каһарманы.
10 Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова. Аның очкычына яшен сурәте төшерелгән. Аны немец-фашист очучылары шуннан таный торган булган.
11 Атаклы татар халык җырчысы Гөлсем Сөләйманова.
12 Халык җырчылары Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова.
13 Татарстан Җөмһүриятенең Лаеш төбәгендә “Зөләйха күзләрен ача” киносериалы төшерелгән такта корылмалар, ГУЛАГ үрнәге итеп, туристлар йөртергә саклап калдырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: