Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әхәт ГАФФАР: Җәйге чикерткәдәй зың зәмһәрир; Ел башы ул – яшәү әткәсе...

Күренекле язучы, драматург һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе Әхәт Гаффарга күптән түгел 70 яшь тулды.

РЕДАКЦИЯДӘН. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа саулык сәламәтлек һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


Талчыккан гомер

Тегермәнгә каршы, сөңге учлап,
Дон Кихотлар барган һөҗүмгә…
Ә мин кайтам,
        яшьлегемне эзләп,
Туган җиргә изге һәр җомга.
Ни эзлим соң?
             Шашкан җилгә каршы
Канатланып очар өченме?
Аһ! әйләнсәм иде канатыңда, –  
Шунда табар идем көчемне.
Тегермәннәр!
        Төштә күрәм сезне,
Ә өнемдә  –  бушлык, көйсез кыр…
Яшьлегемне бирәм.
            Аласыңмы?
Тик әйләндер тагын бер тапкыр!
Әйләндер дә…
        Кояш белән Айның 
Аргы якларыннан ташларсың.
Ташларсың да,
        көе килде диеп,
Көл иттереп Җирне ашларсың.
Ташлатканнар сөңгеләрне күптән,
Тәннәребез Җирне ашлаткан.
Тик, Тәңребез, аермәле безне
Тегермәннәр тарткан Ашлыктан!
Шул җитәрдер!
        Интектермә инде – 
Җаннар он ителгән ачлыктан.
И Тегермән!
        Канатыңа алчы,
Югыйсә мин артык талчыккан.


Кышлар моңы

Кагылмыйк ла көзге агачларга,
Ашыктырмыйк яфрак яңгырын.
Карыйк әле күккә, ишетикче:
Сыерчыклар моңы яңгырый!
Ашыктырмыйк әле агачларны,
Яфракларын койсын, койсыннар…
Ә коелган икән, – икебезне
Кәфененә төреп куйсыннар.
Ни ул кәфен?
        Түгелмени фәкать
Бер буранның шаулап дулавы?
Күзләр йомык,
        Ләкин ишетелә
Япан кырда бүре улавы.


Шулай

Кармак салдым бу Галәмгә,
Җим урынына – үзем;
Мин – дөньяда бер суалчан,
Аллаһым! – 
    Сиңа түзем!
Эзем – Синең маңгаеңда,
Җаным – керфек кагуың.
Сүзем – әллә ниләрдер…
Мин – Синең бер багуың.
Кодрәттә Сиңа тиңнәр юк,
Сүз дә – Синеке… 
        Ә мин?
Керфек – үткер,
        багу – нурлы, –
Аллаһу әкбәр,
        Амин!

Бишек

Һичберчакны соңгы тамчы суың
Сусавымны басмас, Әшнәксу.
Шири чишмәсеннән, йолдыз аша,
Акмыймыни миңа моңсулык?!
Чәбе түгелмени минем җаным,
Табай ташуыдай түгеләм.
Лашман елгасында мең батсам да,
Ярми чыгышында тереләм.
Илтәсеңме,
        Олы Әшнәк суы,
Боз киткәндә мине иярләп?
Мин китәрмен бозга учак ягып,
Ә мин киткәч, сиңа тиярләр…
Кайда соң син,
        Киләклек урманы,
Иләш чокыры,
        ә кайда син?
Карамалы чокыр карамасы
Җирдә түгел инде, – 
            Айдасың.
Борым чокырында печән чаптым,
Кибеп беткәч,
        утлар төрттеләр!
Менә шунда инде мин фәкыйрьнең
Җанын кыя-кыя өттеләр,
Сөрттеләр дә
        имансыз да, җансыз
Чабаталы борын төпләрен, – 
Нишлим инде?
        Канның кайнауларын 
Корыган алмагачтай төпләдем.
Җөпләдем дә гүрләргәчә уйны,
Әни талкысында талкыдым.
Шуннан очтым инде
            әллә кая, – 
Җир шарыннан ары талпындым.
Йөрәгемнән сарган кучкыл җаным
Чарасыздан Күккә ирешә;
Күмерләрдән очам Ялкын булып,
Ә каршымда
        гел
            канлы рәшә.
Эндәшәдер миңа ләүхел-мәхфүз:
«Тәкъдир,
язмышларың язылган».
Әй лә,
    өйрәтмәгез сәнә:
Йолдызларга гүрем казылган…
И Әшнәксу,
        Олы Әшнәк илем,
Бишек сиртмәм, 
Әлифле телем!
Соң мизгелдә тик бер нәрсә телим:
Икмәгеңне сорыйм – 
            бер телем.


Мәче борчагы

Матур гына яңгыр ява иде, 
Фани белән бакый арасын
Ялгый иде Салават күпере:
Хәтереңне сүт тә кара син.
Яңгыр юган,
Яшеннәр өлгерткән,
Күк күкрәүләре ныгыткан
Мәче борчакларын ашый идек,
Буй җибәргән инде кычыткан.
Ирен яргычлары, кузгалаклар,
Какы, «сасы көзән» көпшәсе…
Бу мизгелләр беткән инде, беткән, –
Мәче борчаклары күп тә соң!
Телеграм баганасы төбе
Тула иде мәче борчакка,
Изелеп торган йомшак җимешләре
Үтә иде безнең уч-учтан.
Биш җәлпәкле хәтфә яфраклардан
Нечкә бармак белән яралап,
Без күтәрдек сине,
            мәче борчагы,
Мизгел белән мәңге арага.
Ничә иде синең бөрчекләрең, –
Санамадык сине, –
            чүпләдек.
Карын ачты, диеп,
            ипи юк, дип,
Без түрәләр кулын үпмәдек!
Сиңа шанлы һични кирәк түгел,
Туендырган мәче борчагы!..
Сәлам сиңа
        җитмеш яшьлегемнән,
Фәкать сине сагынган чагым…
…Кайда синең мул, тук кочагың?

Әллә тагын

Әй бу гомерләр!
        Бер дога кылыйк,
Йә бер көликме,
        йә бер елаек?
Язгы ташкындай
        азмы ашкындык, – 
Хәтердән җуймыйк шушы еллыкны.
Әллә сулыйкмы,
        әллә яшәрик?
Умырзая да
        яшәрә,
            сула,
Кар сулары да төшә чәчрәп, –
Яшәү мәңгелек,
        Югалмас череп.


Кырау

Көтәсе юк бу дөньяда һичкем
Кашларымның турыланганын,
Чәчемә бер чал бөртек керсенгә
Кырау чыгын угрылаганым.

Мыегыма кырау төшсә-төшәр,
Маягыма һич төшмәс томан.
Нишләтим суң:
                йолдыз кичеп кайткач
Күмерләнсенмени бу гөман?

Яңа ел

Җәйге чикерткәдәй зың зәмһәрир;
Ел башы ул – яшәү әткәсе.
Бусагадан кергәндәге кебек,
«Әгузе»ңне инде әйткәнсең.
«Йа Иллаһы Илаллаһы» булсын,
Ни дисәң д?ә – гасыр кичәбез.
Ел шаена еллар туры килмәс,
Таркалмыйча саныйк: ничәү без?
Олы юллар үтсен читтәнрәк
Зират дигән татлы җәннәттән.
Яңа елның затлы читәннәрен
Татар үрмәс әле әҗәткә!
Ерак түгел инде Нәүрүзе дә –
Мөэмин гомеренең әнкәсе.
Бураннарга йөзең куйган чакта
Бисмиллаңны инде әйткәнсең.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X