Мәдәни җомга

Әхәт Гаффар: Җир бәете (Поэма)

Җир – сырхау, йөрәге чирли,             Ә йөрәге – без инсан. Сау чакта кадрен белмәгәч,           Без кешеләргә ни сан?

      1

Тарих ике мең егерме
Сәнә гөрләп башлангач,
Албасты басты – таҗвирус,
Дөнья иман ташлагач.

Кеше горур, бусы – яхшы,
Тик тәкәббер – бу начар.
Тәкәбберлек шайтан җыяр,
Андыйдан иман качар.

Горурлыкны бу кара көч
Белән тәмам алмашып,
Иманнан язган кешелек
Тора таз башын кашып.

Тәкәбберлек – яман гамәл,
Тыйган аны Алла да;
Алама, дип кисәтелә
Үткәндә дә, алда да.

Төшәсе әҗердән шүрләп,
Барсы киде пәрәнҗә.
Какшады ал гасырларга
Ниятле бар дәрәҗә.

Көчле көчсезне җәберли,
Бай ярлыны рәнҗетә.
Югыйсә бит тигезләргә
Коръән сүрәсе җитә.

Өннәргә посты кешелек,
Күк капусы – йозакта.
Кан – янартау, җан – ком-ташлы,
Ялан куллар – тозакта.

Киек Каз Юлы – аһ! – ерак,
Тимер Казык – янәшә…
Чара өмет иткән инсан
Яшәү теләп сүз дәшә.

Яүҗүз-мәэҗүз җир кимерә,
Җен-пәриләр туй ясый.
Котырынып укый Иблис
Тере Җиһанга ясин.

Чәчәк аткан алмагачка
Вирус-кырау – кургашын.
Ашый бәндәләр, тончыгып,
Күктән иңгән каргышын.

Котылу фәкать ышану
Күкләр фатихасына:
Гөнаһлыга юллар бикле
Сират күпере сыман.

Гадәттә, бәла килгәндә
Халыклар берләшәләр.
Бәладән дә зур бәладә
Дәүләтләр… әрләшәләр.

Чыдаса чыдый зәхмәткә
Тик адәм башы гына:
Сәдака көтеп зарыга
Тап-такыр кашыгына.

Очы-ахыры булырмы,
Әллә бу – башы гына,
Ахырзаман үзе микән,
Әллә бер ташы гына?

Безләрне сылтаусыз-нисез
Таҗвирус күпме таптар?!
Кисәтүен иңдерә Күк,
Бу зәхмәт шуңа чаптар:

«Шушы сезнең бар мөмкинлек,
Шушы – мәнфәгатегез;
Аллаһыдан бәла иңмәс,
Бу – сезнең фәкатегез.

Яулап калыгыз мәртәбә,
Чикләр бикләнгән чакта,
Мәңге яшәр Татар ыстанын
Биләүләтеп кочакта».


      2

Дөнья буйлап шәүлә йөри – 
Таҗлы вирус шәүләсе.
Күзгә күрер нәрсәсе юк:
Ни җаны, ни гәүдәсе.

Коммунизм атлы шәүлә
Шулай йөргән иде бер:
Кылганы – афәт тә аһ-зар,
Ахырда тапты кабер.

Юлбарысның авызы зур,
Ә йоталмый бар Күкне.
Күзгә күренмәс бер вирус
Әҗәле булды күпнең.

Миллион еллар посуда
Җай гына яткан имгәк
Тәкәбберлек кулы белән
Булды да куйды бизгәк.

Тәннәр аша җанга үтә,
Телгәли бәгырьләрне,
Җирдә, Кояшта юк кабер
Күмеп куярлык әрне.

Күкләр бәддогасы микән
Куна адәм башына?
Кара таракан да болай
Төшмәс кайнар ашыңа.

Мөселманның пәрәнҗәсен
Күралмаган бәндәләр
Фанилыкта калыр өчен
Ябындылар пәрдәләр.

Терсәк якын – тешләп булмый,
Чыпчык очкан авыздан.
Тәхетең дә, миллиардың да
Йола алмый явыздан.

Богауланган Ана телләр
Каргышы – ул чүп кенә:
Ярлыкаулар ялынгандай,
Хәер өләшеп кинән!

Имеш, без күптән алдырдык
Печенег тә кыпчакны;
Шулар ише, вируска да
Үткерләдек пычакны…

Кем инде шашкан афәтне
Сылтый гөнаһсызларга? 
Мең ел аша бичаралар
Көчсез җавап сырларга.

Болай да бит эшләр мөшкел,
Вәзгыятьләр гаугалы;
Таҗвируссыз да хәл яман:
Куллар-телләр богаулы.

Сулга адым, уңга адым – 
Кисәтү-нисез ату!
Дигәннәре кайтты хәзер,
Бар мәсләк – өйдә яту.

Ни кылырсың, әһле хаким,
Коелгач данлы укаң,
Как будешь отвечать, вирус,
Тотса казаннар якаң?

Бүрек ташлап котылмыйлар
Алга чыккан бүредән.
Бар чагында бүредәй дә,
Юк чагында – шүредәй!

Кергәненнән чыгасысын
Алдан уйлый акыллы,
Үкенеч кайтмый телеңне
Тешләсәң дә аркылы.

Прокурор өй борынча
Чүпләгән Ана теле
Аунап, егълап ята хәзер,
Күз яшьләре – селтеле.
Ул селте генә юалмый
Илне сарган йогышны.
Битлек китерегез, битлек! – 
Бәйлисе бар ялгышны.


      3

Сабаклардан гыйбрәт алыр
Заманнар җитәр микән?
Гөнаһларны юам дигән
Аждаһа китәр микән?

…Таңнар атар да кич булыр, –  
Туйга кадәр төзәлер…
Аяз күктән иңгән вирус
Үзәкләрне өзәдер.

Яшенне турылап булмый,
Күк күкрәвен – тотып...
Нихәл итмәк: вакыт-вакыт
Торсын шулай куркытып.


      4

Ирек, Тигезлек, Туганлык – 
Шигарь һәммә заманга:
Җир җисемен әйләндергән
Безнең мәсләк һаман да. 

Олы юлдан атлар узар,
Күрербезме тузанын?
Гомерләр булыр анысы, - 
Ярлыкасын узганын.

Дәһшәтләрне, мәхшәрләрне
Без тау-тау җиңгән халык.
Булмасын соң мәртәбәсе – 
Тагын бер калкып калыйк!

Язар өчен күп укыдым,
Байтак аять ятладым;
Сөальләр чуктин-чук – күпләр,
Җавапларын тапмадым.

Фәгыйләтен, фәгыйләтен,
Аудардык Җир күчәрен.
Алга килми беркем белми
Алда ни күрәчәген.

Әй, дустлар, бар хикәят:
Котылырбызмы, ниһаять?
Бу зәхмәттән айнып беткәч,
Уебыз – биниһаят.

Һичкем күрсәтмәс мәрхәмәт,
Һичкем яудырмас рәхмәт…
Каршылар без җиңүчене
Коръән тоткан Мөхәммәд!

Яшәү – әби-бабайларның
Безгә васыять-мирасы.
Күрә торып имгәтәбез,
Ул бит – күзнең карасы.

Туздырабыз Аллаһ Җирен,
Исраф итеп хаҗәткә.
Яшәүне без оныклардан
Алабыз ла әҗәткә!

…Хәшәрәткә каршы алыш
Биш йөз ел бара инде.
Без әйттек!
                    Ә калганнарын
Син үзең кара имди.

Май-июль, 2020 ел.
Казан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: