Мәдәни җомга

Хәсән Туфан: Сез беләмсез кая барганны, Уйга талган дәрья таллары?..

Татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанның тууына 120 ел

                 * * *
Азмы тапкыр таланды бу җаным, 
Азмы минем гомер киселде, 
Азмы тапкыр үлем карарлары 
Рамкалады минем исемне.

Унбиш тапкыр үтеп киттем инде 
Җир шарының орбитасын мин. 
Сине тик беркайда очратмадым, 
Табалмадым, табылмадың син.

Ә бит азмы тапкыр күкрәгеңә 
Башкаемны куясым килде, 
Маңгаемда синең иреннәрнең 
Җылы сулышын тоясым килде.

Ераклатып безне үткәннәрдән 
Әйләнәләр-әйләнәләр дә 
Сагынуларын җанның күтәрәләр 
Иң югары дәрәҗәләргә.

Орбитада – кояш, ай, йолдызлар. 
Йөрәгемдә алып кайтырга 
Рәсемеңне фәкать саклап калдым 
Җаным белән бергә, җанымда...

                 * * *
Монголын, һунын даланың 
Әвәләп бергә барын, 
Тоткан да заман «ямаган» 
Татарга шулар «дан»ын.

Тарихның шушы исемгә 
Сылаган ялалары, 
Төзәлмәс яра шикелле, 
Бүген дә яна әле.

Таптаган каткан киездә 
Гарепне Батый тезе: 
Ничәмә миллион метиста 
Әле дә яши төсе...

Җиде йөз еллык фактның 
Гайбәтен сата-сата, 
Кызлары тагын татарның 
Килгәнен көтеп ята.


АГЫЛА ДА БОЛЫТ  АГЫЛА

Агыла да болыт агыла 
Туган-үскән җирләр ягына; 
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр 
Нәрсә әйтер туганнарыма?! 
Агыла да болыт агыла...

Нәрсә әйтсен: берни белми ул, 
Хәбәре юк минем йөрәктән. 
Мине бары чылатып үтте 
Кукурузлар белән беррәттән... 
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Роман кебек күңелле син, юл! 
Азмы синдә гомер уздырдым, 
Ничә кием чабата синдә, 
Ничә кием итек туздырдым! 
Роман кебек күңелле син, юл!

Ә син, яңгыр, искә төшермә 
Итегемнең ничек икәнен... 
Яланаяк килдем дөньяга, 
Шулай гына, бәлки, китәрмен, 
Ә син, яңгыр, искә төшермә!

Зират бит ул Сабантуй түгел, 
Нигә анда киенеп китәргә? 
Бу дөньяның бер пар итеген 
Нигә юкка әрәм итәргә? 
Зират бит ул Сабантуй түгел.

Агыла да болыт агыла 
Таулар аша Казан ягына; 
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр 
Нәрсә әйтер туганнарыма?! 
...Агыла да болыт агыла...

БУ СОҢГЫ ТАҢЫ  АНЫҢ

Сандугач сайрый тагын... 
Ни була сайрамаса? 
Ансыз да моңсу ласа, 
Бу соңгы таңы аның. 
Сандугач сайрый тагын...

Ни була сайрамаса?.. 
Яңрата әрәмәне. 
Япсана тәрәзәне, 
Үзәкне өзә ләса. 
Ни була сайрамаса?..

Ансыз да моңсу аңа: 
Бер аның җуела аңы, 
Яңадан кайта тагы. 
Сандугач, туктасана, 
Болай да моңсу аңа.

Бу соңгы таңы аның 
Нурлана бәйрәм кебек. 
Күралмас бугай егет 
Әнкәсен, туган ягын, 
Бу – соңгы таңы аның.

Сандугач сайрый тагын... 
«Кил, әни, элекке күк, 
Йокысыз күземне үп, 
Арала килеп җаным: 
Сандугач сайрый тагын...»

ИЛДӘ НИЛӘР БАР ИКӘН?

Тышта ниләр бар икән: 
Юллар зәңгәр кар микән? 
Боз тәрәзә алсулана, 
Пожар микән, таң микән? 
Тышта ниләр бар икән?

Бездә дә таң тугандыр, 
Инде ул да торгандыр, 
Бергә чаклар исенә төшеп 
Күңелләре тулгандыр... 
Бездә дә таң тугандыр.

Уйлыйдыр ул: «Сау микән? 
Эче тулы зар микән? 
Хәсрәтләрен таратырга 
Тәмәкесе бар микән? 
Исән микән, сау микән?»

Аклы киемен кигәндер, 
Бәлки, кайтыр дигәндер, 
Зәңгәр карны ера-ера, 
Вокзалларга килгәндер... 
Бәлки, табылыр, дигәндер...

Илдә ниләр бар икән: 
Юллар зәңгәр кар микән? 
Һавадагы алсу шәүлә 
Пожар микән, таң микән? 
Илдә ниләр бар икән?


СҮЗ КУШАСЫ КИЛӘ ТАЛЛАРГА
                
Уйга талган
Дәрья таллары...
Шундый уйчан аулак таңнарда
Сүз кушасы килә талларга: 
– Сез беләмсез кая барганны, 
Уйга талган дәрья таллары?

Шундый уйчан аулак таңнарда 
Танышларын күргән шикелле 
Туктый кеше, узып китешли, 
Һәм баш ия моңсу талларга, 
Шундый уйчан аулак таңнарда.

Сүз кушасы килә талларга, –
Әйтерсең тал татарча белә. 
Белми дә бит, чиксез мәңгедә 
Тере хәлдә очрый алганда 
Сүз кушасы килә талларга: 
– Сез беләмсез кая барганны? 
Тере хәлгә килгән бу матдә 
Каядыр бит бара, әлбәттә. 
Яфрак ярып-санап заманны, 
Сез беләмсез кая барганны?

Уйга талган дәрья таллары 
Дәшми генә яфрак яралар, 
Дәшми генә карап калалар 
Кеше кая китеп барганны... 
Уйга талган 
Дәрья таллары.


КУЛЫН КАНГА БАТЫРСА  ДА...
  
                            А. С. Пушкинга

Хәтердәдер, бәлки, сезнең 
Казан аша узган чаклар? 
Пугачёвлар эзен иснәп, 
Кешнәп җилгән аргамаклар 
Хәтердәдер, бәлки, сезнең...

Азамат ир – башкортны да, 
Дала улын – калмыкны да, 
Европада беренче кат 
Чуен койган халыкны да – 
Татарны да күргәнсездер...

Күргәнсездер царизмның 
Казандагы бакчаларын. 
«Татар һәм эт кертелми!..» дип 
Өреп торган такталарын 
Сез дә, бәлки, күргәнсездер...

Тиран шундый «этика»дан 
Эт кадәр дә оялмады... 
Ләкин сезнең иҗатка ул 
Андый такта куялмады, 
Кулын канга батырса да...

...Уральски кырларында 
Күтәрелде юлда тузан: 
Тукай кайтты Казанына 
Пугачёвлар узган юлдан, 
Тугры Тукай кайтты илгә.

Төкерде дә илбасарның 
Капкасына, тактасына, 
Алып керде Туган илен 
Сезнең иҗат бакчасына, 
Алып керде безне Тукай.

...Аннан бирле азмы инде 
Җилләр искән... комнар күчкән. 
Әмма Тукай ачкан капка 
Исән әле, һаман исән! –
Исә бирсен әйдә җилләр...

Хәтердәдер сезнең, бәлки, 
Безнең яктан узган чаклар, 
Каннар юлын кешнәп иснәп, 
Ярсып җилгән җирән атлар 
Хәтердәдер, бәлки, сезнең.

КАЙСЫГЫЗНЫҢ  КУЛЫ ҖЫЛЫ?

Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? –
Бәйлисе бар
Йөрәкне.

Сугышлардан замана 
Туктап торган арада, 
Яраларны ямаштырып 
Ята идем 
Далада: 

– Кайт!.. – дип хатлар килделәр... 
Юллар... озын иделәр... 
Кайттым. 
– Бусы алкалары,
Бусы – кабере... – диделәр.

Әгәр тагын килсәләр: 
– Сау! – дип хәбәр бирсәләр, 
Вулканнарга керер идем, 
Шундадыр ул... дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне, 
Еламаска өйрәтте... 
Кайсыгызның кулы җылы? –
Бәйлисе бар йөрәкне...


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: