Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хәсән Туфан. Ромашкалар

Аның кабере өстендә инде Резедалар үсә ләбаса...

Ромашкалар тирбәлә җилдә
Бер күренеп, тагын күмелеп,
Йөгерә-йөгерә шаян нәниләр
Кырда качыш уйнаган кебек.

Ромашкалар үскән далада
Искә төште бергә чакларым;
Көтә микән, сагына микән, дип,
Канатларын йолкам аларның.

Юк, ромашка,
Минем йөрәкнең
Януларын баса алмыйсың,
Көтә әле, сагына һаман, дип,
Алдыйсың ич мине, алдыйсың!

Юк, ышанмыйм ромашкаларга,
Алдаша ич алар, алдаша:
Аның кабере өстендә инде
Резедалар үсә ләбаса...

Тагын: Кайсыгызның кулы җылы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев