Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хәсән Туфан. Гөлләр инде яфрак яралар

Гөлләр инде яфрак яралар, Язы җитте, язы дөньяның! Ас җәлладны, солдат туганым, Беләләр бит барыбер балалар... Гөлләр инде яфрак яралар!

Гөлләр инде яфрак яралар
Хәбәр итеп язлар җитәсен.
Язлар җиткәч сугыш бетәсен
Көтеп утыра сабый балалар:
Гөлләр инде яфрак яралар!

Хәбәр итеп язлар җитәсен
Кояш керә кайбер көннәрдә
Утыны беткән ятим өйләргә.
Керә дә котлый алар иртәсен
Хәбәр итеп язлар җитәсен.

Язлар җиткәч сугыш бетәсен
Салют кыла «сугыш алласы».
Чү, елама солдат баласы:
Туплар әйтә әнә, ишетәмсең,
Язлар җиткәч сугыш бетәсен.

Көтеп тора сабый балалар
Аҗдаһаның башын өзгәнне.
Ә ул инде, җиңелеп, тезләнде,
Дар элмәге лаек та аңар,
Карап тора сабый балалар...

Гөлләр инде яфрак яралар,
Язы җитте, язы дөньяның!
Ас җәлладны, солдат туганым,
Беләләр бит барыбер балалар...
Гөлләр инде яфрак яралар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев