Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хәнәфи Бәдигый: Ия дигән бер сүзебез иңли Кыйтгаларны, океан-диңгезен!..

БЕЗНЕҢ СҮЗЛӘР Таралса да татар кыйтгаларга, Сибелсә дә төрле төбәккә, Сүзләребез уртак ядкәр булып Уелганнар һәрбер йөрәккә!

Әллә сезме безнең Туган ил һәм
Ашкынулы хисләр Ватаны?
Әллә сезме безнең барыр юл һәм
Киләчәкнең туар ал таңы?

Тик сез генә безнең чын тарихны
Туры юлдан алып барасыз!
Тик сез генә безнең күңелләрдә
Якты йолдыз булып янасыз!                 

Энҗе-мәрҗән булып бизәгәнсез
Данлы төрки телнең нигезен!
Ия дигән бер сүзебез иңли
Кыйтгаларны, океан-диңгезен!

Ике йөздән артык ил-дәүләтнең
Һәр дүртенчесенә ия син!
Австралиясеннән башлап,
Урагансың Япониясен!                         

Станы да аның шул ук дәүләт,
Татар иле дигән безнең сүз!
Сүзе, җире безнекедер, әгәр
Зур ил картасына салсаң күз!

Уйгур, рун, гарәп, латин, кириллда
Тирән уелып калган эзләрең!
Кол Галиләр, Тукай, Җәлил булып
Балкытасың дөнья йөзләрен!   

Сездә безнең бөтен тойгылар да,
Сездә безнең бөтен күз яшьләр.
Буйсындыра алмас бернинди көч,
Татар барда безнең сүз яшәр!   

КЕМГӘ?..

Кемгә  буйсынасың,
Адәм углы, кеше?–
Җирдән яратылган
Аллаһның җимеше?!

Суга сәнәк белән
Берәү язган сүзне,
Фаш итәргә кирәк,
Куркытмасын безне!

Залим, фараоннар,
Диктатор, тираннар
Заманында күпме
Явызлык кылганнар?

Дөнья куласа ул,
Бер нәтиҗә ясар!
Канун бозучылар
Трибуналга басар!

Адәм углы кеше,
Аллаһка сәҗдә кыл! –
Дәҗҗал кавеменә
Мәңге булмаска кол!

Патша килә, китә,
Төшә дә югала.
Халык китми, төшми:
Эзе, сүзе кала!

Берәүгә ләгънәт ор!
Буйсын Аллаһуга!
Шул дәҗҗал чәчә бит
Сугыш, җәнҗал, гауга!   

РӘХМӘТ ӘЙТИК!

Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик,
Типтереп кенә яшик!
Күрмик, белмик һәм ишетмик,
Ни әйтсәләр дә дәшмик!

Таласыннар, хурласыннар,
Телсез, мәктәпсез калыйк.
Без – булдыклы, толерантлы,
Эшчән һәм күндәм халык! 

Түрәләр һәм депутатлар
Тырыша безнең өчен.  
Рәхмәтләр әйтеп, кул чабыйк
Аларга шуның өчен! 

Тормышлары бик тынгысыз:
Изә миллиардлары.
Байлык урап, чорнап алган,
Кысан яшәү шартлары.

“Туган тел”! –  дип сөйләүләрен
Тыңлау рәхәт, күңелле.
Тик эш нәтиҗәләренә
Бәя куя “ике”ле.   

Эшләп тапкан акчасының
Алса да әчмухасын,
Күндәм халкы: “Түзәрбез! – ди, –
Тик ил җиңү яуласын!”  

ЯШӘСЕН ТУГАН ТЕЛ! 

Ярдәм көтә туган телебез!
Нәрсә уйлый туган илебез?
Авырлыклар килде, беләбез –
Син сынатма, шуны телибез!

Туган ил дип син утка кердең!
Бөтен көчеңне илгә бирдең!
Дөньялар, илләр гизеп йөрдең,
Алдау-ялганнарны күп күрдең!

Син бит безнең туган телебез!
Тукай, Җәлил, Сәйдәшләр, дибез!
Пушкин, Лермонтовларга тигез,
Аларның теленә тиңлибез!

Сине яклап без ант итәбез,
Кирәк булса, утка керәбез!
Хокук бозуларны күрәбез,
Көрәшергә вәгъдә бирәбез!

И туган тел, и матур, саф тел!
Татарга кадерле нәфис гөл!
Кадереңне белмәсә дә ил,
Без мәңгегә бергә, шуны бел!

Дәүләт теле – туган телебез!
Шуны белсен туган илебез!
Син – мәктәп-мәгариф, динебез!  
Ике дәүләт теле – бертигез!

Хокук бозуга юл бирмәскә!
“Толерант!”  дип йоклап йөрмәскә!

ПУШКИНГА

Бөек шагыйрь Александр Пушкин!
Поэзиядә син – кояш, ай!
Татар шигъриятендә тиң сиңа
Бөек шагыйрь Габдулла Тукай!

Син үзеңә шундый һәйкәл куйдың,
Онытылмас халык тарафыннан.
Югарырак тора горур башың
Александр баганасыннан.     

Тукай язды сине тәүге тапкыр 
Кояшка тиңләп, үзен – айга.
Замандашы булсаң, бөек шагыйрь,
Син баш ияр идең Тукайга!

Сезне зурлап “хәзрәти” дип язган:
“Пушкин, Лермонтов булса кояш,
Ай кеби, нурны алардан” – сездән 
“Икътибас иткән, – диеп, – бу баш”!

Икегез дә бөек, даһи шагыйрь!
Баш игәнсез фәкать Ходайга.
Татар халкы шуңа зурлап карый
Пушкин белән мәшһүр Тукайга!

Сыннарыгыз Ирек мәйданында
Тора затлы бина янында!
Нур өстенә нур балкытасыз сез
Татарстан башкаласында!

Халык, ирек, азатлык, гаделлек –
Уртак булды сезнең шигъри сүз!
Бу дөньяның гамен, ямен, йөзен
Сезгә карап күрә безнең күз!

Бер бинаның ике ягында сез,
Ватан уртак, хокук – түгел тиң.
Сезнең кавем үзен өстен саный,
Тукайлы татарда – күңел киң! 

Бөек шагыйрь  Александр Пушкин!
Явызлыкны авызлыкларга,
Ватан уртак, дисәк, син әзер бул
Тукайның телен дә якларга:

“Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без”.
“Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!” –

Булсын дисәк тигез хокук, чын дуслык,  
Бу сүзләрне онытмыйк без шулай ук!

КҮСЕ КӨЛКЕСЕ

               Күсе – дөньяда иң акыллы
               җан ияләренең берсе генә түгел,
               бердәнбер көләргә сәләтле хайван да.

                                                                       Матбугаттан

“Адәм көлкесенә калу”,
“Кеше көлкесе ясау” –
 Үткен халык әйтемнәре,
Яши алар  исән-сау!

Безнең шушы тәгъбирләрне
Үзәк тә белә икән.
Белә дип әйтү аз булыр,
Ул аны эшкә җиккән.

Кеше көлкесе ясарга
Теләгән ул татардан:
Туган телдә укытудан 
Тыелырга кушылган!

Канун сагында торырга
Тиешле шул кешеләр
Халыкларны тик бер телдә
Укытырга көчлиләр.

Адәм көлкесенә калыр
Аларның бу фәрманы.
Телебезнең, халкыбызның 
Көчле – яшәү дәрманы!

Начар әйберләрне генә:
– Мә! – дип көчләп тагалар.
Яхшы булса, әйтмәсәң дә:
– Бир! – дип сорап алалар.

Мондый фәрман-гамәлләрне
Бәяләп була көлеп:
– Адәм көлкесе түгел бу, 
Күсе көлкесе бит! – дип.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев