Мәдәни җомга

Әхмәт Созаев: Дөнья буйлап мин үземчш атлыйм

Әкрен генә мин зиратка киләм. Атам, анам анда... Якында...  Яшем белән мин җанымны юам изге ике кабер янында.

Каспий белән Кара диңгез арасына сузылган Кавказ тау сыртларына сыенып яшәүче балкарлар – без Казан татарлары өчен тугандаш, кан-кардәш халыкларның берсе. Кабарда-Балкар Республикасының Кавказ буйлап Грузиягә таба сузылган ягыннан Карачай-Черкес Рес­публикасы башлана. Балкарлар белән карачайлар, татарлар белән башкортлар шикелле үк, үзара якын кардәшләр, бер үк телдә диярлек сөйләшәләр, бары тик икесе ике республикада яшәүләре белән генә аерылалар. Бу – Октябрь инкыйлабыннан соң СССР дәүләтен төзегәндә Сталин алып барган милли сәясәтнең ачы җимеше.

Балкарларның «Халык шагыйре» исемен йөрткән күренекле әдип­ләре әллә ни күп булмаса да, Советлар Союзы вакытында исемнәре бөтен илгә танылган зур шагыйрьләре бар. Шуларның иң күренек­лесе – Кайсын Кулиев. Аннан соң Кәрим Отаров килә. Балкар язма әдәбиятына нигез салган  Кязим Мечиевның тууына 2019 елда 160 ел тулды. Балкар әдәбиятының күренекле вәкилләре рәтендә бүген Тәнзилә Зумакулова, Мурадин Үлмәсов, Сафарият Әхмәтова, Сәкинәт Мусукаева, Әскәр Додуев, Муталип Беппаев, Абдуллаһ Бегиев, Юруслан Болатов, Әхмәт Созаев исемнәрен атап китәргә мөмкин.
Бу сәхифәдә укучыларыбыз игътибарына Кабарда-Балкар Республикасының халык шагыйре Әхмәт Созаев шигырьләрен тәкъдим итәбез.


ЯЗ

Яз килде, яз!
Гасыр кичкән тирәк,
йота-йота җылы җилләрне,
тыңлый-тыңлый кошлар сайрашканны,
янә яфрак ярып җибәрде
һәм биеде яшел ботакларын
җилфелдәтеп, ихлас сөенеп...
Бу язда да шәп башкарды тирәк
үз картлыгын җиңү биюен.


              * * *

Мин шәһәргә,
кырлар, болыннардан җыеп,
кочак-кочак чәчәк китердем –
бүләк булсын, дидем, җиремнән.

Мин шәһәргә,
басу-бакчалардан төяп,
төрле җиләк-җимеш китердем
һәм күчтәнәч итеп өләштем.

Мин шәһәргә,
кәрзиннәргә өя-өя,
уңдырышлы туфрак китердем –
теләгәнең утырт, үстер син!

Миңа шәһәр,
иңнәремнән сөя-сөя,
күңел сүзен болай җиткерде:
“Әзер нәрсә генә китер син!”


БИРҮ АЛУДАН ХӘЕРЛЕРӘК

Бирүче кул алучы куллардан
абруйлырак булды – данланды.
Моны белеп, аңлап яшәүчене
беркайчан да кайгы алмады.

Дөнья буйлап мин үземчә атлыйм,
үз каләмем яза көнемне.
Мин кулыма бирүче булуны
йөкләдем, һәм моңа үкенмим.


ГАИЛӘ  НИГЕЗЕ

Хатын-кызсыз тормыш корып булмый,
нигезе ул аның, мәгънәсе.
Хатын-кызның чын исеме – Ана,
аңа бәйле Җирдә һәммәсе.

Ана булу – бөек, изге гамәл!
Җирне Аллаһ шулай төзегән.
Һәм бу – Җирдә иң тормышчан канун,
яшәвебез, димәк, өзелмәс.


БАШСЫЗ

Югарысы катгый боерык бирә,
түбәнрәге бирә киңәшен.
Кабул итәсең син – нигә кирәк
бәхәсләшү, каршы эндәшү?!

 Анысын да шәпләп башкарасың,
бусына да ипләп ярыйсың...
Ә үз башым бармы икән диеп,
килмимени тотып карыйсың?

              * * *

Кылдай нәзек безнең шатлыклы чагыбыз.
Өзәр өчен аны җитә кискен тын да.
Хәсрәт килсә, кысып ала ян-ягыбыз –
әйтерсең лә без бер хәнҗәр  кынысында...


ПАКЬЛӘНҮ

Каек булып таңга йөзеп керәм,
тормыш гөрли ишкәк суыдай,
үләннәрне сәйлән чыклар төргән –
ә йөрәкне сагыш суыта.

Әкрен генә мин зиратка киләм.
Атам, анам анда... Якында... 
Яшем белән мин җанымны юам
изге ике кабер янында.


АЛЛАҺКА  ЯЛВАРУ

Бер өйнең дә куаныч яктысын
киметмә Син – үзеңнекен өстә.
Балаларга баккан чакларда да
Синең нурың булсын безнең күздә!


КӨЧЕҢ ҖИТӘРМЕ, ҖИРЕМ?

Булды тау елгасы булып, 
тынлык үкергән чаклар,
явыз ташкыннан йотылды
халык чаклы халыклар,

кешеләрнең сыктауларын
тиран көй дип тыңлады.
Ә Җир түзде, кешелекне
үзенә ят кылмады.

Җирем, түздең, кайгырсаң да,
ташып чыкмадың ярдан...
Көчең җитәрме соң, Җирем,
алдагы давылларга?


ШИГЫРЬЧЕГӘ

Гөл тамырын 
сугарырлык булмаса,
ялагай телен 
тешләтерлек булмаса,
сүзең юлга хәстәрләмә,
чыгарма –
өйрән чыдарга!

Таң нурына
җыр өстәрлек булмаса,
йә бәладән
бер искәртү булмаса,
сүзең юлга хәстәрләмә,
чыгарма – 
өйрән чыдарга!

Бөркетләргә
көч бирердәй булмаса,
үч йодрыгын
ачтырырдай булмаса,
сүзең юлга хәстәрләмә,
чыгарма –
өйрән чыдарга!


              * * *

Ай-һай дорфа сөйләштең син,
чәнечкеләр белән чактың.
Мин,  сүзләшеп тормый гына,
һөҗүмеңне кире кактым.

Буш, зәһәр сүз ысылдады
чытырмандагы еландай.
Кешелеген җуя-җуя,
караланды синең чырай.

Хәтта кояш та оялды 
яла тыңлап тора-тора,
һәм баеды – синдәйләргә
бирмәс өчен сыңар нур да.


ЯҢА БУРАЗНАГА ЯҢГЫР ЯВА
 
Яңа буразнага яңгыр ява сызып...
Сабый кебек, ике кулын алга сузып,

карт игенче исәнләшә язы белән...
Учларына сеңеп калган назы белән
 
сыйпап ала эшләп талган үгезләрне –
кайнарланган инде дымлы мөгезләре...

Чәчәк кадап чытланмаган таулар сирәк, 
тау битендә, әнә, сылу яшь тал-тирәк

чакрып тора “Тирәк типсү” әйләненә,
чишмәдән дә чылтырап тора сәйлән генә.

Табигать тә шат язларга керүенә –
безне яшәү дәрте белән төрүенә.


АКСАП  КАЙТТЫ  ТАВЫШЫМ

Син бик оста кача алдың миннән,
һәм кайдадыр кереп югалдың... 
Ә тавышым, сине табарга дип,
төнге юллар буйлап юл алды.

Куып тоталмады сине тавышым,
төшалмады качкын эзеңә,
арып-талып, тәмам аксап-туксап,
чак-чак кайтып җитте үземә.

Балкарчадан Ренат ХАРИС тәрҗемәләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: