Мәдәни җомга

Хәмит Латыйп: Балачагым, үткәннәрдән кайтып, Тәрәзәмә чиртеп, җылый кебек…

           * * * Яшьлектәге атлар чабып китте,  Гомер үтте әллә ниләр күреп;  Йөри хәтер күңелләргә сеңгән   Вакытларның алтын җебен сүтеп.

РЕДАКЦИЯДӘН. Рәссам һәм шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйпка шушы көннәрдә 70 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа исәнлек-сау­лык, яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


        
АРА

Бер-берсеннән калмый бу тормышта 
Үлем белән яшәү арбасы; 
Алар бик тә якын һәм ерак та –
Гүя җир белән күк арасы.

ӘЛЛӘ СИНМЕ АНДА, АНА БОЛАН?

Хәтер бушлыгыннан саркып кына 
Төшләремдә агыла алсу томан; 
Урманнардан кемдер күзәтә күк, 
 Әйтче-әйтче, синме, ана болан?

Тонык үрләр – соры, тонык – томан, 
Җилләр исә дулап. Шомлы урман.
Язмышымны кемдер күзли сыман... -  
Әллә синме анда, ана болан?

Язмышымны кемдер күзли сыман.  
Авыл тузган, юкка чыккан урам. 
Еракларда калган кара урман, 
Әллә булмаган ул, әллә булган... 

Төш-хәтердә - урман томаннары, 
Ялгыз җаным белән ялгыз болан; 
Саубуллашып йөрдек таң алдыннан, 
Шаһит иде бер уч калган урман.


ТӨНГЕ АВАЗ

Арыган җан йокы халәтендә, 
Күңелләргә керә исәрлек.
Төнге үзәннәрдән, шомландырып, 
Кош кычкырды - җанны кисәрлек.


ӨМЕТ КУЗЫ

Иртәгә дә кояш чыгар, көннәр туар, 
Тормыш тагын мәшәкатен алга куяр; 
Вакыт узар, гомер узар, хыял тузар –
Тик җанымда пыскып янар өмет-кузлар.


ХӘТЕР-ӨЙ

Якты язлар, якты җәйләр килә, 
Ялкынланып җанга өмет иңә; 
Кайнар хисем, әкияти хыял 
Тирбәләләр гүя хәтер-өйдә.

           * * *
Тылсымлы моң гүя чыңлый кебек, 
Язмыш безне тагын сыный кебек; 
Балачагым, үткәннәрдән кайтып, 
Тәрәзәмә чиртеп, җылый кебек.


АТ САКЛАГАНДА

    (Малайчак хатирәсе)

Учак яна сүнәр-сүнмәс, 
Тирәли шәүлә бии, 
Таң җиле әкият сөйли, 
Күңелләргә шом үрли, 
Уйларда учак көйри.


БЕР КАЙТЫРМЫН

Бер килермен әле тагын җиргә, 
Офыкларда кояш баткан чакта; 
Җилләр булып исеп үтәрмен мин, 
Язын шомырт чәчәк аткан чакта.

Бер килермен көзге яңгыр булып,
Көзге яфрак булып өзелермен,
Кошлар булып күктә күренермен.

Күренермен күктә йолдыз булып,
Бер иртәдә җиргә атылырмын,
Җаным яктысыннан нурлар чәчеп,
Челпәрәмә килеп ватылырмын.

           * * *
Урманнар да язмыш кебек кара,
Барасы юл чытырманлык аша; 
Борма-борма кереп киткән юлдан 
Җылый-җылый өметләрем кача.


БОРЬIНГЫ ҖЬIР

Тыңлап туймас борынгы җыр ишеттем мин, 
Күңелемә иңде көлтә-көлтә моңнар; 
Яшьле күзләремне сөртә-сөртә, 
Болыт булып агылдылар еллар.

           * * *
Арыганда, сусаганда, төштә 
Мин күкләргә ятып су эчәмен; 
Җанны яралаган кара үчтә 
Күрдем явызлыкның үрчегәнен, -
Якын дус дигәнем 
Кыстый-кыстый агу эчергәнен.

           * * *
Язмыштагы бөдрә каеннарга 
Кайнар хисләр калды уралып, 
Үткәннәрнең урау юлларында 
Яшьлекләрем калды югалып.

Сыкрап калды анда балачагым, 
Бәхетләрем калды соңарып; 
Чәч агарган, менә тагын килеп, 
Вакыт йөри нидер соранып.

ИСКЕ КӨЙ

Тыңладым мин, хәтта еладым мин, 
Нинди моң ул, диеп, татарда, -
“Карурман”ның уртасында калам 
Үткәннәргә борылып кайтам да.

           * * *
Нигә әле, күңел, 
Миңа авыр бүген; 
Нигә фани дөнья 
Ап-ак, шома түгел.

Кайтсын миңа түзем, 
Әрнемәсен күңел; 
Үзгәрсә дә дөнья,
Булу кирәк үзең. 

           * * *
Һаваларда - очар кошлар...
Мин дә очар идем
Хыялларда;
Галәмнәрне кочар идем, -
Сынган канат;
Тормыш харап, -
Өметләрем тузган,
Юкка-барга өметләнеп,
Гомер узган.
Ә алдымда -
Үз оныгым кулын сузган.

           * * *
Мең яра яна йөрәктә ут булып, 
Китте хәлем, куырылды тыннарым; 
Актылар-актылар елларым, -
Офыкка капланып еладым.


КАРАҢГЫЛЫК

Уйларымда яман күзләр өне, 
Урау-урау юллар буранлы; 
Башкаемда сукыр караңгылык - 
Күз карашым төнгә уралды.

           * * *
Уйлар таша, уйлар баштан аша, 
Мин барамын яман заман аша; 
Югаламын йә өсләрдә, йә асларда – 
Яши кебек барсы миннән башка.


САРЫ ТАУ

Сары тауда 
Сары камыш -
Гүя сагыш;    
Йөрдем җирдә      
Күрдем нужа,    
Яшәп ялгыш.

Шул чагымда 
Яшем тамды 
Сары ташка; 
Сары таулар, 
Чакырмагыз 
Мине башка.

Калды яшьлек – 
Газиз чагым 
Сары тауда; 
Җилләр исте, 
Сулар кага 
Сары ярга.

Сары тауның 
Сары яры 
Сары төстә; 
Сары язмыш 
Булып керә 
Тагын төшкә.

           * * *
Изге теләк күңелләрдә 
Яфракларын яра торыр;

Яшь киленнәр туган илгә 
Кыз-малайлар таба торыр;

Акъәбиләр оныкларын 
Коръән әйтеп бага торыр.


 БУРЫЧ

Миһербансыз кара көннәрдә дә 
Иманыңны саклап каласы; 
Җан туңса да, чәчләр агарса да, 
Хак эш өчен әле янасы.


КӨНЛӘШҮ

Чәчкәсе ачылган гөл кебек, 
Төн җиткәч, йөрәкләр ачылыр; 
Шулардан көнләпме, йолдызлар 
Күкләрдән җирләргә атылыр.

           * * *
Чыпчык балаларын очырды,
Атауларда кәккүк кычкырды,
Аранында бозау пошкырды,
Чамасыз сүз уйдан ычкынды.


30 АВГУСТ КИЧЕ

Офыкларда яна кызыл шәфәкъ –
Үткәннәрнең төсеме ул әллә? 
Күз алдына килде дөрләп янган Казан, 
Тетрәп киттем күккә карап шушы мәлдә.

ИРТӘНГЕ НАМАЗ

Азан тавышы таңгы урамда. 
Илһам иңде тагын бу җанга. 
Җаным очты гүя җиһанга.


АК БҮРЕМЕ ӘЛЛӘ АВАЗ САЛДЫ

Рух чакыруы булып, тарихлардан 
Ак бүреме әллә аваз салды? 
Бер йолдызның канатлары янып, 
Кара күктән җанга ак нур тамды.

           * * *
Уралам саташкан уйларга, 
Ташланам адашкан суларга; 
Капланам тау-ташлы юлларга, - 
Әйтерсең тәкъдирем шуларда.


ЧИШЕЛМӘС СЕР

Рәшә - күк зыңлый уйлар, зыңлый, 
Тыңлый-тыңлый бу дөньяның серен. 
Ерак аралардан урап кайтам, 
Үткәннәрдән кайтып барам бүген. 

Еллар  үтә шулай, гомер үтә,
Бу дөньяның чишәлмичә серен.


ЯЗМЫШЫМ КАРАСЫ

Тырышып-тырмашып юл салып, 
Тормышта кайларга барасы? 
Канатлар сынганнар давылда, 
Ялгышлар - язмышым карасы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: