Хәмид Вәлиди: Яздан куркып бозлар китә, ә без Гомерлеккә монда каласы…
И туган тел, и матур тел, - Тукай язган бик белеп. Аңлый алмаганга елыйм Әткәм-әнкәмнең телен.
Сабый зары
И туган тел, и матур тел...
Г.Тукай
Сөйләшәләр күп вакытта
Мин белмәгән телләрдә.
Өйрәтмиләр ана телен,
“Кирәксез тел” диләр дә.
Иң элек әнкәм үз телен,
Үгисетә башлаган.
“Бу заманда артык тел” дип,
Аннары әткәм ташлаган.
- Йом-йом күзең, йолдызым, - дип,
Юк мине көйләүчеләр.
Айлы кичтә әкиятләр дә
Юк инде сөйләүчеләр.
И туган тел, и матур тел,
Әбкәм-бабамның теле,
Имчәктән аерган сыман
Айралар синнән мине.
Ни телисең, әйт кенә
Татар кызына
Чадрасын каплый йөзенә
Ай синнән көнләшүдән.
Сайраудан тына былбыллар,
Таушыңны ишетүгә.
Карлыгач, әллә тургаймы,
Кем синең әткәң-әнкәң?!
Сине очраткан урында
Куяр идем бер һәйкәл.
Язар идем чокып аңа:
Бу – мәхәббәт һәйкәле.
Алтын балык үти алмас
Бер теләгең әйт әле.
Шул теләгеңне гамәлгә
Ашырырга алынам.
Таҗ – Мәхәлгә тиңдәш сарай
Калкып чыгар алдыңда.
Бүләк итәм Урал тавын
Фәкать бер карашыңа.
Аңа бердәнбер син лаек
Гашыйклар арасында.
– Ул таулар үзеңә булсын,
Бир, - дисең, - йөрәгеңне.
Сине тәүге кат күргәч тә,
Аны мин бирдем инде.
Яшеннәр белән ярышып...
Милләтем вә телем, диеп,
Үрсәләнә җаным.
Яшеннәр белән ярышып,
Илем өчен янам.
Салышалар күрмәмешкә,
Караш чагылудан.
Тәм табалар бертуктаусыз
Әләк вә чагудан.
Хак Тәгалә боерганга
Тугры сөйләр өчен,
Чигенмимен шигърияттән,
Һәм китмимен күчеп.
Чыга алмам исәпләп тә
Дошманнарым санын.
Каплый болыт, тик йоталмый
Көмеш нурын Айның.
Шагыйрь күңеле – тулган Ай күк,
Болытлардан өстен.
Гомеремнең шактый юлын
Ак болыттай кичтем.
... Януларның – көюләрнең
Күрсәң нәтиҗәсен,
Күзгә карап әйтер Вөҗдан:
- Дөрес яшәгәнсең!
Күңелем кунаклары
Фәйзрахман абыйга
– Ялгызыңа төн уздыру читен,
Безгә килеп, бездә кун, - дисең.
Шагыйрьләрнең ялгыз яшәмәвен
Белмисең шул, абый, белмисең.
Тукай, Туфан, Мостай белән бергә
Уздырам мин ярты төнемне.
Таң атуын сизмичә дә калам,
Тыңлап ятып Зөлфәт энемне.
Беләсең, абый, урын сайлый күңел,
Кунып булмый әллә кемнәрдә.
Йә Кайсында, йә Рәсүл Гамзатта
Кунып чыгам кайбер төннәрдә.
Сибгат абый өч кич кунып китте,
Равил булды беркөн шактый ук.
Шунысы әйбәт: күршеләрен мактый,
Дус-ишләрен, улын мактый ул.
Карап кайттык Ибрай Гази белән
Карамалны – туган якларны.
Җитмешләрдән узган – шәп хәтерли
Детдомнарда үскән чакларын.
Очрашканда әйткән иде бер көн
“Килермен” дип Нәкый Исәнбәт.
Буза-Фәлән хәстәрләрмен диеп
Тора идем әле исәпләп.
Бүген икәү төн кунарбыз, абый,
Караңгыда кайтып китмәссең.
Бу касәне без бушатыйк, әйдә,
Хыял диңгезләре кипмәсен!
Бердәнбер ирекле дәүләт
Шигърият ул – хөр патшалык,
Шагыйрьҗан – монда каган.
Шагыйрьлек вазифасын ул
Хак Тәгаләдән алган.
Хөр фикергә шлагбаум
Куелмый азат илдә.
Коллык түгел, азат хезмәт
Илне гөлбакча итә.
Шигърият иле шуңа да
Аталадыр – гөлбостан!
Бу илнең һәр ватандашы
Иләмән гүя, солтан.
Бердәнбер ирекле дәүләт
Гөлбостанлы шигърият.
Бу илнең һәр тарафыннан
Нур сибәдер мәгърифәт.
Йолдызкай
Тимераякта биюче
Алинә Заһитовага
Син кайда гына булсаң да,
Күңелем сине уйлый.
Биюләреңә сокланып,
Күзләрем күреп туймый.
Шугалак – сиңа зур сәхнә,
Дөнья сине күзәтә.
Алинәгөл рекордларга
Кертә яңа төзәтмә!
Башкача мөмкин дә түгел,
Ул бит, ул – татар кызы.
Шугалак бозын эретә,
Җан вә йөрәк кызуы.
Бик күпләр сокланып карый,
Һәм бик күпләр көнләшеп.
Карлыгачтай Алинәгөл
Армый шатлык өләшеп!
Рәхмәт яусын бу туташка,
Үстергән милләтемә.
Ышандырды Алинәгөл
Йолдызкай икәненә.
Гел сине уйлыйм, сеңлем, -
Әйтерсең бер туганым.
Түгел бер илнеке генә,
Син – баласы дөньяның.
Тоткын былбыл
Күпме гөлләр, күпме чәчкә
Ташлар астында калган.
“Тиле таш җыя” диләрдер,
Таш күрсәм, иелеп алам.
Таң чыгы, кояш нурлары
Төшми ул чәчкәләргә.
Язмышларың булса шундый
Кемгә соң үпкәләргә?!
Милләтемнең күп баласы
Шул гөл-чәчкә хәлендә.
Читлектәге былбыл сыман
Ана телем бүген дә.
Шул читлеккә ыргытсам таш,
Имгәнер күк былбылы.
Сүзсез аңлый мәхбүс дустым,
Мин дә шул милләт углы.
Гомерлеккә
Язларга мин үзем каршы барам,
Көтеп ятмыйм аның килгәнен.
Апрель белән бергә җиң сызганып,
Арттырырга телим ил ямен.
Бар гөлләргә су сибәсе килә,
Шау чәчәктә булсын Табигать.
Вакыты җитми гөлләр шиңсә әгәр,
Йөзләремә кунар күк оят.
Кайтмый калса киткән сандугачлар
Болыннарга, әрәмәлеккә,
Ни намусым белән өмет итим,
Табигатьтән – мәрхәмәтлеккә?!
Яз киләсен көтеп ята алмыйм,
Каршыларга килә барасым.
Яздан куркып бозлар китә, ә без
Гомерлеккә монда каласы.
Маңгай тирем ләйсән булып тамсын
Аяк баскан туган җиремә.
Ир исемен лаек йөртә ала
Иле өчен янган ир генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев