Мәдәни җомга

Харрас Әюп: Югалсам, эзләрсез мине Йолдызлар арасыннан...

Йолдызлар тарта, йолдызлар,  Күкләргә ашкан чагым;  Дөньялар каршына басып,  Талпына бүген җаным.

(Күренекле шагыйрь Харрас Әюпнең тууына 75 ел)


АВЫЛДАШЫМ ӨММЕҺАНИ АПАГА АЧЫК ХАТ

Авылдашым Өммеһани апа! 
Язмый калсам әгәр мин бу хакта,
Гөнаһ булыр. Аяк баса алмам 
Мин яңадан кайтып туган якка.

Авылда бер чая хатын идең, 
Җебеп яшәмәдең – каты идең. 
Туры сүзле булдың. Әҗерен дә 
Үз җилкәңдә бик еш татый идең.

Урак урдың, көлтә бәйләдең син, 
Эш дигәндә җенгә әйләндең син. 
Ничек итсәң иттең – бу язмышны 
Алдар өчен таптың хәйләне син.

Бәхетеңне Алла каргамасын! – 
Хәтерлим мин Өммай карамасын: 
Шул агачка кабык бишек асып, 
Балаларың кырда карагансың.

Ятимнәрең кеше иткән чакта 
Кылдың микәнни соң берәр хата –
Нигә болай булды картлык көнең, 
Авылдашым Өммеһани апа?!

Картлар йорты – синең йортың түгел: 
Бер тын тормас идең, бер көн түгел. 
Очып кына кайтыр идең дә бит –
Балаларыңа син беркем түгел...

Йа хикмәти Хода, таң каласың: 
Сизгән кебек көнең караласын, 
Күптән инде яндырганнар иде 
Авылдашлар Өммай карамасын.

Гыйбрәт итеп, бер-берсеннән алып, 
Ходай суккан, дип сөйләде халык: 
Инде сиңа кайтып җиттем, дигәч, 
Кече улың үлгән йөрәк ярылып...

Белмим ничек юатырга сине, 
Нигә генә сүз башладым, тиле?! 
Карамага бишек элмәс идең, 
Үткәннәргә кайталмыйсың кире.

Авылдашым Өммеһани апа! 
Рәнҗемә берүк син бу хатка, 
Исән барып җитә алса әгәр –
Көл булмаса янып юлда чакта...


БҮГЕН БЕЛДЕМ...

                             Хәкимә апага 
Бүген белдем: 
Күпме яшәмәсен –
Кеше – гомер буе бала икән, 
Анасы да китә... 
Туганнары
Ана урынына кала икән, 
Башларыңнан сыйпый, 
Тирбәтергә
Бәгыренә сине сала икән; 
Байлыгыңны каннан-канга күчкән 
Җан җылысы белән сана икән! 
Гомер дигәннәрен бүген белдем: 
Кошлар очып җитмәс ара икән. 
Без җитәргә тиеш, 
Мәңгелеккә
Җаннар җитәкләшеп бара икән...

ТЕРЕЛТМИЧӘ КИТМӘ!..

         Җырчы Зәйнәп Фәрхетдиновага

Сине безгә Ходай җибәргәндер: 
«Заманалар кырыс, – дигәндер. –
Йөрәкләре ташка әйләнмәсен, 
Бәндәләрне моңга кинәндер...»

Килми калмас идең син болай да, 
Җырлар идең үзең белеп тә: 
Җан ачысын сала бит ул халык 
Синдәйләргә, синең кебеккә.

Заманасы аптырашта калган, 
Гаҗизлеккә төшкән көннәрдә 
Безгә сине Ходай җибәргәндер, 
Җибәргәнен белеп кемнәргә.

Белгәнсеңдер син дә, –
Тавышыңа
Куша алмас идең чорларны,
Кайтаралмас идең милләттәшләр
Җырлый алмый киткән җырларны...

Кагылырсың җирдә һәр йөрәккә –
Моңның аның бардыр мең җаны, 
Сине безгә Ходай җибәргәндер: 
Терелтмичә китмә дөньяны! 
Терелтмичә китмә...

ӨЙ САЛУ

Васыять итеп калдыргандыр безгә, 
Юкка әйтмәгәндер бу халык: 
Үз гомереңдә бары бер булса да 
Син керергә тиеш өй салып.

Борынгылар шуңа тугры булган... 
Үткәрмәгән яңгыр-җилләрне, 
Яман күздән нәселен саклап килгән 
Бабайларның салган өйләре.

Әтиләр дә салган үз өйләрен, 
Бүрәнәнең сайлап юанын. 
Ата йорты – бала өчен кыйбла, 
Читкә типкән чагы юк аның.

Мин дә, менә, үз куышым салам, 
Гомерем буе салам бер өйне. 
Нәселемнең изге төсе итеп, 
Бабайлардан алам өлгене.

Нигезе нык, һавасы саф булсын, 
Иркен булсын, димен, эчләре; 
Күңелләрне яктыртырлык булсын 
Гадәтләрнең монда күчкәне.

Капкаларын бизәк-бизәк итәм – 
Балкып торсын ил-көн каршында, 
Үткән-сүткәннәрне тартып торсын, 
Кунак итсен, чакырып алсын да.

Кеше өзелмәсен: керсен дуслар, 
Төн кунарга төшсен юлаучы; 
Балаларым кызармаслык булсын, 
Оныкларга җитсен җылысы.

Бүрәнәдән, агач-таштан түгел, 
Өйне салам күңел нурыннан – 
Әллә каян-кая күренерлек 
Итәр идем, килсә кулымнан.

Мин өемне гомерем буе салам – 
Күрше-күлән гаеп итмәсен. 
Бар өйсезләр өйле булсын, димен, 
Килгән кеше кире китмәсен...

ГАҖИЗЛЕК

Хәйран калып карап тора агай 
Гомер иткән өе урынына: 
Каз оясы кадәр генә чокыр... 
Ышанмассың нигез булуына.

Ак сакалын учлап, уйга баткан: 
Иркенрәк иде бит соң өе! 
Ничек болай кеп-кечкенә калган? 
Шунда гомер узган диген инде!..

Ничә бала үскән төштә хәзер
Кычытканнар бары, алабута.
Йома икән туфрак...
Киткәненә
Бик күп түгел әле алай ук та.

Истәлекләр эзләп кайткан иде –
Өй нигезе саклап таралмаган.
Тик тырнала күңел:
Еллар барысын
Тигәнәкләр итеп йомарлаган.

Кылган эше кая? –
Әйтерсең лә
Гомер буе монда чәчкән үлән!
Күрде агай үзе китеп баргач
Ни калганын кеше гомереннән... 


ТӨНГЕ ОЧЫШ

Йолдызлар тарта, йолдызлар, 
Күкләргә ашкан чагым; 
Дөньялар каршына басып, 
Талпына бүген җаным. 
И Җирнең тиңсез-бәясез 
Кадерле мизгелләре! 
Кайларга сибелештегез? 
Бу йолдыз диңгезләре 
Кемнәрнең серен яшергән, 
Кайларга дәшә тагын? 
Агызып китәр шикелле 
Мине бу төнге агым... 
Галәм түренә нур булып 
Таралган дәверләрне 
Куып җитәрләр шикелле 
Җанның бу давыллары. 
Кагылыр сыман кулларым 
Кемнеңдер толымына, – 
Ышанмам аның кайчандыр 
Җир кызы булуына. 
Танырмын әллә кайлардан 
Җиремнең тәүге җырын; 
Алдына башны куярмын 
Ул җырны җырлаучының
....Төнге дөньялар каршына 
Нур булып агам сыман... 
Югалсам, эзләрсез мине 
Йолдызлар арасыннан.

СОҢГЫ АТ

Ничек кенә сөйлим бу төшне: 
Дөнья буйлап соңгы ат бара, 
Ап-ак ялы җирләргә тигән, 
Бәкәлләре генә кап-кара.

Соңгы көне икән бу аның, 
Тоякларын соңгы чык юган... 
Соңгы кешнәү ярды тынлыкны, 
Дәверләргә куйган чик сыман.

Ул кешнәүнең аргы ягында –
Күз күреме җитмәс киң дала, 
Моңсу тынлык буйлап җил йөри... 
Ярылырсың, йөрәк, тыңлама!

Ә кылганнар, нидер тойгандай, 
Чал башларын җиргә игәннәр, – 
Тоякларның тупырдашканы 
Ишетелә бугай тирәннән.

Тукта, Вакыт! Соңгы кешнәүнең 
Кире кайтар теге ягына – 
Тулпарларның, болын тутырып, 
Уйнаклашып чапкан чагына.

Атлардагы кыңгырауларның 
Тавышлары кайтсын чыңгылдап!
...Каян килеп кердең бу төнгә, 
Төш кенәме соң син, соңгы ат?..

                * * *
Су буенда казлар төзәтенә, 
Уйнап туйганнар да инештә. 
Ап-ак булып әзерләнә алар, 
Әзерләнә туйлар килешкә.

Агымсуда таллар чәч юалар... 
Усакларда – алсу намазлык: 
Гамәл-гыйбадәткә талганнардыр, 
Илгә-көнгә теләп тазалык.

Ындыр артларында йокымсырап, 
Кибән-кибән җәйләр утыра. 
Күчмә кошлар күккә шигырь яза, 
Яза алар –
Укы-укыма!..

Ә мин каләмемне куеп торыйм: 
Акын барда телең тый, диләр... 
Сиңамы соң инде бу дөньяда 
Ул көзләргә җитү, и юләр!..

Бәрәкәтле сулыш тараладыр 
Дулкын-дулкын булып инештә. 
Мәңге шулай әзерләнә җиһан 
Яңа җаннар җиргә килешкә...

                * * *
Дөньялыкны узып барган чакта, 
Тик бер генә тапкыр кычкырдым –
Мин шунда ук инде беркая да 
Куна алмый торган кош булдым.

Миннән башка җирдә бу Ходайның 
Аз микәнни гаҗиз кошлары? –
Ни гомерләр инде бәндәләрнең 
Яшен сөртә канат очлары!

Тик канатлар өлгерерлек түгел,
Мин дә сөртеп бетералмамын.
Оча икән кошлар
Кешеләрнең
Күктә йөртер өчен җаннарын.

Беркая да инде кундырмыйлар, 
Тәңредән каһәр алдыммы? –
Дөньялыктан узып бара идем, 
Мәңгелеккә шунда калдырды...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: