Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Кадыйр Сибгатуллин: Кешеләрнең сөеп-яратканы Аерыла икән кавышканчы... 

Кошларның да тала канатлары  берсен-берсе эзләп табышканчы.  Кешеләрнең сөеп-яратканы  аерыла икән кавышканчы.

(Күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның тууына 80 ел)


МӘХӘББӘТ

Үзең коткар бәла һәм афәттән, 
Ярдәмчем бул, ниләр күрсәм дә; 
Тик коткара күрмә мәхәббәттән, 
Учагында көлгә дүнсәм дә.
                                     Н.Арсланов

Без яратмый, җирдә кем яратсын, 
чиге бармы матур хисләрнең? 
Шашып сөя алсам, яшәп булыр, 
мәхәббәтем сүнсә, нишләрмен?!

Йөрәгемә салкын су сипсәләр, 
бер көнгә дә, бәлки, чыдамам. 
Ярым өчен иң зур океан кичеп, 
тере чәчәк алып чыгалам.

Күңел тулса тулсын, 
мөлдерәп торсын. 
Тамчысына кадәр кадерле. 
Без – табигать таҗы, 
бөре чыга, 
чәчәк чыга 
тишеп бәгырьне!
Җаным янып сөйсә, күтәрермен – 
бер бәхетем торсын мең газап. 
Хисләремне мин коллыкка бирәм, 
мәхәббәтем бөек һәм азат.

Әкиятләрдә ул без,
                               без – поэма. 
Мин ул очам шашкын атымда.

...Поэмалар әле язарбыз без 
бөек яратулар хакында.

Таһирлар да, Зөһрәләр дә исән, 
Мәҗнүннәр дә йөри табынып. 
Мәхәббәткә җирем батар иде, 
бу йөрәгем китсә ярылып!


АРАУКАРИЯ*

Сокланыпмы, әллә мактаныпмы – 
кайтарганнар ерак җирләрдән. 
Ләкин алар Кырым туфрагында 
әсир булып тамыр җибәргән.

Ылыслары корып-корып төшкән, 
үзәкләре кипкән авырып. 
Күпме генә кадер итсәләр дә, 
китә алмаганнар савыгып.

Араукарияләр арасыннан 
берсе генә җанын саклаган. 
Йөз ел яшәп хәтта анысы да 
бер тапкыр да чәчәк атмаган.

Ышанасы килми:
йөз ел яшәп...
бер бәләкәй куак кадәр ул.
...Безгә түгел,
димәк, агачка да
туган җирсез яшәү хәтәр ул.

*Араукария – чәчәк ата торган зур агач.


* * *

Башак шавы – тәүге бишек җырым,
камыл – түшәк,
болыт – юрганым.
Туган көннән алып бу кырларга
мин битараф һәм чит булмадым.

Әни өйгә кайтып җитә алмый 
кырда тапкан мине, камылда. 
Ана сөте белән туган туфрак 
туган көннән алып канымда.

...Ул тапкан да мине, аңын җуйган: 
газаплары бераз бүленгән. 
Иген үсә торган туфрак кына 
саклап калган, ахры, үлемнән.

Һушын җыеп, бер имезгән мине 
буразнадан алып кулына. 
Кодрәтләре чиксез булсын дипме, 
Кадыйр** исемен кушкан улына.

Үләргә дә риза, дигән әни, 
күрә алсам тик бер көлгәнен.
...Көлеп яткан урыннарым исән, 
мендәр итеп арыш көлтәсен.

Ул борчыла һаман,
нинди уйлар
бимазалый күңелен ананың?
Бәхетләре тулы булмыймы соң
буразнада туган баланың!

...Ак мендәрдә түгел, 
әни мине
тапкан камылларда тәгәрәп. 
Шуңа күрә җир үзенә тарта, 
буйларыма кадәр тәбәнәк.

**Кадыйр – көчле, көче җитүче (гарәпчә).


ЯЗМЫШ

Еллар буе дәшми тилмерттең дә, 
менә хатың ята өстәлемдә: 
газапларны бераз киметтең дә, 
газапларга газап өстәдең дә.

Кошларның да тала канатлары 
берсен-берсе эзләп табышканчы. 
Кешеләрнең сөеп-яратканы 
аерыла икән кавышканчы.

Бара-бара озын гомер буйлап 
һаман ерак, һаман ерак китә. 
Яшьлегендә калган ярын уйлап 
гомер итә һаман – гомер үтә.

Тыйнак кына кайчак күрешәләр –
чит кешеләр диеп уйлап була. 
Бер елга бер ялгыш үбешәләр 
бер-береннән оялып, 
урлап кына.

Үзләре дә кайчак аңламыйлар, 
әллә нинди чиргә сабыштыра. 
Ике елга бер хат алгалыйлар, 
күзләрендә тере сагыш тора.

Ялгышалар куркып ялгышлыктан 
ялгышмаска вакыт бар чакларда. 
Интегәләр авыр ялгызлыктан
загс язып биргән кочакларда.


АВЫЛ УРЫНЫ

Урамнары әле беленеп тора, 
нигез саен – чокыр, багана. 
Шау чәчәкле алмагачын күреп 
килеп кердем үтеп барганда. 
Арба эзен күмгән яшел чирәм, 
бака тавышлары сазлыкта. 
Киртәләрен баскан алабута, 
авып ята черек казыклар. 
Инде быел буылмаган инеш, 
чишмәләре кипкән, саеккан. 
Буш нигезнең каены ботагында 
йорт җиткереп кергән саескан. 
Сүтсәң, бәлки, тузан гына калыр, 
исән килеш әле йорт әрәм. 
Тәрәзен дә каплап маташмаган, 
ташлап киткән икән бу адәм.

Соңгы йортның инде хуҗасы юк,
кошлар торыр,
алар талымсыз.
Бу авылда туып-үскән кеше
калмас микән туган авылсыз?
Бабалары ята шушы җирдә,
кайтыр әле,
карар,
кадерләр...
Китә алмый ияреп кеше артыннан
туган нигез белән каберләр.
Туган илдә урын иркен безнең,
кая барсаң – шунда хуҗа син.
Бәхетенә таба китә кеше,
ияреп бармый арттан нужасы.

Бик кирәккә күрә китәләрдер, 
ялгыз язмышлардан котылып. 
Киткәннәрнең үткәннәре генә 
югалмасын иде онытылып. 
Ни әйтсәң дә, бераз ямансурак 
нигезеңдә хуҗа калмагач. 
Ак чәчәген коя-коя елый 
авыл урынында алмагач...


КӨЗГЕ ЯЗ

Мин ышандым кабат тууларга, 
яшәү кирәк, яңарулар кирәк. 
Охшамыйлар кайчак еллар елга –
безнең гомер яңаруда, димәк.

Елларның да була төрле чагы, 
охшамасын, әйдә охшамасын. 
Гел көлеп тә, 
гел елап та тормый, 
табигать ул белә үз чамасын.

Миңа кара, кеше, дигән кебек, 
төзәт, дигән кебек, ялгышыңны, 
көне, 
      ае,
           елы белән синең 
ул искәртеп куя язмышыңны.

Бу язларым,
бу көзләрем диеп,
гомереңне ничек аерасың?
Шәйләп булмый кайчак,
шәйләп булмый
язлар белән көзләр аермасын.

Көзләр көткән идек – язлар килде,
еллар якты һаман,
көннәр якты.
Бакчаларда әнә алмагачлар
икенче кат быел чәчәк атты...


САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВАНЫ ЮКСЫНУ

Шагыйрь үлми дигән хакыйкать бар.
Үлми шагыйрь,
үлми икән шигырь җирдә.
Тик шулай да
мәңге сагыныр өчен
бер шагыйрьнең бер үлеме җитә.

Шигырең исән.
Мәңге исән булыр.
Язып киттең бугай йөрәкләргә.
Синең шигыреңне кулга алам,
тормыш ваклыклары йөдәткәндә.
Шулай булыр:
йөзләр,
меңнәр укыр.
Исемең яшәр һаман,
яшәр даның.
Халык йөрәгендә,
шигърияттә
балкып торыр һаман синең җаның.
Шагыйрә дип телгә алган чакта
шигырьләрең сөйли –
исән-саулар.
Күз аллары бераз томалана,
«Нинди иде ул?» дип сорасалар.
Юатырлык җырың – моңың калды,
кешеләргә теләп исән-саулык.
Тик барыбер сыкрый минем йөрәк,
«Саҗидәнең кабере...» дисә халык.
Шагыйрь үлми.
Дөрес, кеше үлә.
Исән дә син бүген,
түгел дә син.
Киләчәктә әле синең гомер
һәм җитмисең безгә бүгенгә син.
Үлемсез син
вакыт,
илең өчен.
Безнең белән калдың бездән китеп.
Тик барыбер үлемсезләрне дә
бик күрәсе килә исән итеп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев