Мәдәни җомга

Кадыйр СИБГАТУЛЛИН: БЕР ЯШӘГӘН ИДЕМ МИН КҮПТӘН...

15 февральдә күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның (1942-1994) тууына 75 ел тула. Ул - ХХ йөзнең икенче яртысында иҗат иткән зур талант ияләреннән берсе иде. Аны әдәбиятта беренче адымнарыннан ук Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арслан кебек аксакал әдипләр хуплап каршы ала. Мәсәлән, Х.Туфан яшь шагыйрьгә юлланган бер хатында болай дип яза: "Кадерле энебез...

15 февральдә күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның (1942-1994) тууына 75 ел тула. Ул - ХХ йөзнең икенче яртысында иҗат иткән зур талант ияләреннән берсе иде. Аны әдәбиятта беренче адымнарыннан ук Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арслан кебек аксакал әдипләр хуплап каршы ала. Мәсәлән, Х.Туфан яшь шагыйрьгә юлланган бер хатында болай дип яза: "Кадерле энебез Кадыйр! Син безне (Хәкимне, мине, Бәширне, Әмирханны) шатландырасың... Безнең ышанычны, безнең өметләрне шагыйрь хәлдә генә түгел, шәхес хәлендә дә акларга тиешлегеңне бик нык аңла... Бу сиңа әмер дә һәм алдан ук әйтеп куелган васыять тә..." Шөкер, Кадыйр Сибгатуллин үзенә тәгаенләнгән гомер юлын чын шагыйрь булып узды. Тиздән Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең "Офыкларга карап" дип исем­ләнгән китабы дөнья күрәчәк. Анда төрле елларда басылып чыккан китапларындагы һәм шәхси архивында басылмыйча калган әсәрләре тупланган.
Шәһәрләрдә татар теле укытучылары
Директорның нервысында тора
интектергән азу теше кебек.
Үз-үзенә урын таба алмый
хөкем ителгән бер кеше кебек.
Дәрес эзли. Сәгать, вакыт эзли.
Мәктәп буйлап эзли балаларын.
- Укысыннар! Тукай теле бит! - ди.
Үгетләргә чыккан аналарын.
Әкият укып уздыра ул көн дә
ятим татар теле дәресләрен.
Унөч яшьлек малайларга бүген
өйрәтмәкче татар хәрефләрен.
Урысчага тәрҗемәсен ясап,
тоз сипкәндәй канлы яраларга,
үзебезнең телне өйрәтә ул
үзебездән туган балаларга.
Тыңласалар, "бишле" куеп бара.
Дәресләре мескен, үзе мескен.
Телгә, сүзгә безне гашыйк иткән
укытучы апа, бүген сез кем?!
Гомерлеккә телдән бизгәннәре
гарьләнсеннәр әйдә, гарьләнсәләр.
Безнең мәктәпләрдә укый-укый
искә төшә хәзер мәдрәсәләр.
Кая Тукай? Кая Такташ? Сәйдәш?
Высоцкий барын алыштыра.
Унөч яшьлек малай күзләрендә
моңсыз-җансыз безнең язмыш тора.
Гафу итмәс халык телне кыйнап
тәхетләрдә утыручыларны.
...Бер гаепсез башын иеп йөри
татар теле укытучылары.
1989
Соңгы шаман
Авырый иде халык.
Авырый иде иле.
Сезне чирегездән
Терелтәм дип килде.
Бөтен көчен куйды.
Хәле бетте тәмам.
Терелмәде халык.
Үлеп китте шаман.
Изге урын изге -
икенчесе килде.
Мондый гына чирне
җиңә алам, диде.
Бар сихерен җыйды,
тырышты бик яман.
Авырып калды халык,
үлеп китте шаман.
Килде өченчесе.
Яңа тылсым тапкан.
Гыйлем җыеп, шактый
мәгарәдә яткан.
Беркем таба алмаган
серле сүзләр тапты.
Бер җырлап та бакты,
бер елап та бакты.
Яңа тылсымнарын
карады ул сынап.
Яңа өмет белән
торды халык чыдап.
Терелмәде халык.
Тылсым килешмәде.
Шаман сихеренә
авыру бирешмәде.
Шаман «дәва»сыннан
тәмам хәле бетте.
Егылды ук халык,
иле һуштан китте.
Шаман алып килгән
илгә яңа чирләр.
Ничек итеп халык
бу чирләрне җиңәр?
Ә бервакыт шаман
әйтте соңгы сүзен:
«Инде һәркем үзе
дәваласын үзен.
Терелтәм дип сезне
мин картайган икән.
Исән-имин чакта
пенсиягә китәм».
Авыр яши халык,
ач-ялангач яши.
Язмышына күнгән -
бер авыр сүз дәшми.
Авыру да каты.
Әле исән, үлми.
Соңгы шаманына
пенсияне түли.
Эчтән елый халык.
Эчтән елый заман.
Көлеп кенә йөри,
үлми соңгы шаман.
Пенсионер шаман.
1992
Тутанхамон
Үлем өчен тигез барысы да:
мескен коллар, залим патшалар да.
Өч мең өч йөз елдан кеше килгән,
Уелып килгән алтын такталарда.
Алебастрларга сеңеп килгән,
Өрәге дә килгән үзе белән.
Корт тимәгән агач сыннарына -
карап ята моңсу күзе белән.
Әзерләгән иле ерак юлга,
Күммәгәннәр череп бетәргә дип.
Мин ышанам: җибәргәннәр аны
безгә кадәр килеп җитәргә дип.
Алтыннары сөйли сәнгать булып,
Сәнгатендә илнең талантлары.
Очалмаган гына, кешеләрнең
ул чакта да булган канатлары.
Мәңгелеккә озатканнар аны
илче итеп чордан, кадер итеп.
Музей булып килгән тарих, сәнгать,
Карап булмый аңа кабер итеп.
Фиргавен дә түгел, патша түгел,
Минем өчен бары Тутанхамон.
Өч мең елдан артык гомер үткән!
Бөек сәнгать әле исән һаман.
1989
Юлда
Арган гына атлар...
Арган гына...
Туарылган әле атларыбыз.
Бөтенләйгә туктап калу түгел,
хәл алырга яткан чакларыбыз.
Сулыш алу гына -
юлда күптән.
Йөз елын да,
мең елын да үткән.
Бара-бара шактый ерак киткән.
Көчне, тирне, канны шактый түккән.
Туктый-туктый кәрвансарайларда,
ераклардан килә олы кәрван.
Үтелмәгән әле озын юлы,
үтәлмәгән әле олы фәрман.
Юл газабы авыр.
Маңгайларга
чыккан иде салкын тирләр булып.
Тирләр кипте,
хәлсез чаклар үтте,
малайлар да җитте ирләр булып.
Юллар сикәлтәле.
Йөзәр елга
сабырлыклар тагын кирәк алда...
Атлар түзәр.
Барып җитәр кәрван
мең ел әрнеп янган йөрәк барда.
Кичерелмәс!
Юк та безнең, булмас
ярты юлда туктар хакларыбыз!
... Кузгалырга вакыт,
юл ташына
тоякларын бәрә атларыбыз.
1991
* * *
Мин икенче кабат яшим бугай:
җире бүтән,
һава,
көн бүтән...
... Мондый түгел иде минем гомер,
бер яшәгән идем мин күптән.
Без үлчибез кеше гомерләрен
әнкәсеннән туган көненнән.
Үлә, диләр, кеше бер мәртәбә,
ничә тапкыр туа -кем белгән?!
1986
Тоткын
Төрле-төрле гамәл-ният корды.
Ирешмәде: еллар үтә торды.
Бер почмактан бер почмакка орды...
Аңы арды, җаны яшәп туйды.
Бу тормышка аның юк хаҗәте,
Үзенә дә тормыш нигә кирәк?
Дөньялыкка аның юк әҗәте,
Саубуллашыр вакыт җитте, димәк.
Тирә-якка соңгы караш атты:
дөнья инде миннән калсын, диде.
Ургып аккан дәрья-суга бакты:
гомеремне сулар алсын, диде.
Йотты аны кайнап торган упкын,
Кочагына аны алды сулар.
Өсләреннән сыйпап үтте дулкын,
Алып китте аны агымсулар.
Кара төндә юеш, салкын комда
һушларына килеп уянды ул.
Уянды да елый-елый шунда,
салкын комда ятып уйлады ул:
Үләргә дә хакым беткән икән -
ничек түзмәк кирәк бу гарьлеккә?!
Мине Ходай хөкем иткән икән,
тоткын иткән Җирдә гомерлеккә...
1992
* * *
Бу күкләрне нигә ачтың миңа?
Йолдызларны нигә күрсәттең?
Уй-сагышлар, ашкынулар икән
яшәргә дип биргән рөхсәтең.
Бер сәбәпсез җаннар ашкынмыйдыр.
Сәбәпләрен кайдан эзләргә?
Нигә йөрәк ешрак тибә башлый,
йолдыз нуры төшсә йөзләргә?
Нигә кирәк андый ашкынулар,
яшәр өчен җирдә ярасам?
Шунда менеп китәселәр килә,
күтәрелеп күккә карасам.
Мең ел элек сүнгән йолдыз яна,
Яктылыгы килә нур булып...
Бу галәмдә без бик кечкенә шул,
ә яшисе килә зур булып.
1990

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: