Мәдәни җомга

Иван ПЕРЕВЕРЗИН: ҖАНЫМ, ЯКТЫ БЕР НУР БУЛЫП, АРТКА БОРЫЛЫП, НИДЕР ЭЗЛИ...

Иван Иванович Переверзин 1953 елның 10 мартында Якутия Автономияле Республикасының (хәзер Саха-Якутия Респуб-ликасы) Жатай бистәсендә укытучы гаиләсендә туган. Хабаровски урман техникумында белем ала, Русия икътисад академиясендә укый, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында Югары әдәби курслар тәмамлый. 1999 елда Мәскәүгә күченеп килгәнче, туган төбәгендә башта совхоз эшчесе була, урман хуҗалыгында хезмәт куя,...

Иван Иванович Переверзин 1953 елның 10 мартында Якутия Автономияле Республикасының (хәзер Саха-Якутия Респуб-ликасы) Жатай бистәсендә укытучы гаиләсендә туган. Хабаровски урман техникумында белем ала, Русия икътисад академиясендә укый, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында Югары әдәби курслар тәмамлый. 1999 елда Мәскәүгә күченеп килгәнче, туган төбәгендә башта совхоз эшчесе була, урман хуҗалыгында хезмәт куя, совхоз директоры, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, Ленский районы хакимият башлыгы урынбасары булып эшли.
Иван Переверзин әдәбияткә соңлап килә - беренче шигырьләрен 32 яшендә чакта яза. 1991 елда Якутскида аның «Откровение дней» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Шул чактан бирле шигырьләре Мәскәүдә чыга торган үзәк басмаларда - «Москва», «Наш современник», «Смена», «Юность» журналларында, «Литературная газета», «Литературная Россия», «Завтра» гәзитләрендә даими басыла. 1994 елда Русия Язучылар берлегенә кабул ителә.
И.Переверзин 2000 елдан Русия Әдәби фондын җитәкли. Халыкара Язучылар берлекләре бергәлеге башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкара. 2009 елда бергәлек органы булган «Общеписательская Литературная газета»ны чыгара башлый.
Быел Иван Переверзинга 60 яшь тулды. Ул Русия Әдәби фонды тарафыннан ел саен бирелеп килә торган Г.Державин исемендәге халыкара әдәби премиянең 2013 елгы лауреаты булды. Без аны бу олы бүләк белән ихлас котлыйбыз, иҗатында, оештыру һәм җәмәгать эшчәнлегендә зур уңышлар телибез.


Кыргый кыр

Үпкә-ачусыз яшәдем,
бәхетле кебек идем,
карасам - туган авылым
каерылып төшкән инде

гасырлары тупсасыннан
аерылган капка сыман...
Иске каберләр өстендә
тәреләр инде сынган,

кипкән коелар кычкыра,
кычкыралар чакрымнар...
Ләкин беркем җавап бирми
үзәк өзгеч чакыруга...

* * *
Моң-сагышлы баржалардай
гасырлар йөзгән җанымда
пристань бар... Ләкин күптән
елга кипкән инде анда.

Акчарлак оча... Шикәрдәй
ялтырап ята чуер ташы...
Чүплек кошы кара чәүкә
чукый үле балык башын...

Елга кипкән... Пристань ябык.
Яңгырап тора сүгенү сүзе...
Җаным, якты бер нур булып,
артка борылып, нидер эзли...

* * *
Вакыт сагындамы, әллә
юкны бушка төйисеңме -
язмыш үзе әйтеп бирә
чынлыгын шигъри хисеңнең.

Мөһим түгел, ничә тәүлек,
ничә еллар, сәях булып,
аңа таба сукмак ярдың,
татлы хыялга омтылып.

Шигырь юлың сөеклеңнең
дулкынландырса йөрәген -
шунсы мөһим, шунсы дәва,
шунсы бәхетең терәге.

Каен ышыгында

Син янымда! Күз яшьләре...
Яңадан элеккечә.
Алтын каен ышыгында
бүген безне төн коча.

Сүзләр түгел, ә иреннәр,
куллар дәртне котыртсын,
тормыш кабахәтлегенең
агуын оныттырсын!

* * *
Яшәү булам, үлем булам,
бөтен нәрсә була алам,
хәтта дәртле кайнау булып,
поэмага тула алам.

Бирә алмам кайнар төннәр
дәртен бары сиңа гына,
чөнки син эредең инде
былтыргы кара кар сыман.

Яшәү белән бәхәсләшмим
яшәү мәгънәсе хакында,
чөнки үлем саклап тора
бер адымда... бик якында....

* * *
Кичә генә җан ышана иде -
аңа бүген берни кирәкми.
Синең яктың булмаганга күрә
хата күмгән булган йөрәкне.

Яктылыгың хәзер күзләремнең
карасына кереп кипмәкче...
Яшен ташы булып өтсәң өт син,
тик сөюдән мәхрүм итмәче!

* * *
Ир һәм хатынмы без, сөяркәме?
Икесе дә! Шуңа - аңладым -
хәтта төньяк бураннары безне
аерып-каерып ташлый алмады.

- Җанкисәгем, сине шундый сөям! -
дип әйтәм дә, җавап ишетәм:
- Ахырзамангача минем җаным
синең йөрәгеңне иш иткән!

* * *
Хуш! Мин китәм! Көнчелегем
ишекне тыштан япты...
Шәһәр. Кырлар. Төннәр. Таңнар.
Көннәр. Караңгы. Якты.

Тукталдым. Карыйм: Русия
буйлап адашып йөреп,
мин кабат бире кайтканмын,
безнең җәннәтне күреп, -

синең миңа "Сөям!" дигән,
"Мин дә!" дигән урынны...
Елга вокзалы төтене
шулчак җанга орынды,

күмде ярларны, урманны,
биләде гомеремне.
Ни әйтсәм дә - сагыш булыр.
Канатта - моң сөреме.

* * *
Урман-таулар аръягында узды гомер.
Күкрәктә суыклар исе.
Алдашмыйк ла, мәхәббәтебез исән, дип,
Артта калды аның хисе.

Каш астыннан карап, бер ялгызым йөрим -
үз-үземә урын тапмыйм.
Күкләргә бик биек, җырларга бик ерак,
ә үлем чалгысын таптый.

Чалгыга ябышсам, учларым киселсә,
коена калсам канымда...
Түгел лә! "Мин сөям!" дигән сүз үлемне
кертмәс минем җаныма.

* * *
"Юк!" дигәнең иң суык суыктан ныклы,
ул болыт булып каплады яктылыкны.

Тик бер йолдыз миңа Җирдә юламандыр...
Юлым минем... мин Себергә юл саламдыр.

Аю түгел бу дәһшәтле үкерүче,
бу - бураннар иясенең яман көче.

Елдан елга, юлдан юлга... Җиңел түгел -
ак карларга егыл да үл, егыл да үл!

Һәм үлгән дә булыр идем инде мин шәт,
"Тор инде!" дип караңгыдан кызым дәшә...

Кош


Аһ, дускаем, тагын миңа җәфа
чигәсе дә икән чигәсе:
күзләреңне - дала-диңгезләрне -
каргыйсы һәм... янә үбәсе?..

Кулга ияләшкән коштыр диеп,
уйладым мин сине - ялгыштым...
Буйсынмыйсың, үлеп яратсаң да,
Син ирекле, азат - күк кошы.

Син таңнарда сөю җимнәреннән
татырга дип килеп кунасың,
кометадай, күкләр кочагына
ыргыласың һәм юк буласың.

* * *
Кара кургаш кебек кап-кара төн.
Хисләр дөньясында җәй үткән...
Мин-җанлыга килеп сыендың да,
этәрелдең миннән-мәеттән.

Җан өшеткеч курку тавышыннан
челпәрәмә килде өебез,
һәм таркалды бергә җыйган бәхет,
һәм өзелде матур көебез.

Өнсез, сүзсез калды фани дөнья,
суык йөрде ике арада...
Ә көзгеңнән чаларган һәм шашкан
карт бер карчык сиңа карады.

Мәрмәр

Ефәк иңнәреңнән ефәк күлмәк
шуып төшкән чаклар... Сагынам...
Куеныңда йоклап китә идем
һәм уяна идем сабыйдай.

Кымшанмыйча карап ята идем
чикәңдәге миңнәр сурәтен,
керфегеңнән күзне аерырга
җитми иде минем куәтем.

Тире астындагы кизләүләргә
лаек икән нинди гомерләр?!.
Һәм кулларның дәртле боҗраларын
ниндидер көч өзә-җимерә...

Гәрәбәдәй иртә түшәгендә,
тыңлый-тыңлый буран әргәнен,
тораташтай катып калабыз без,
әйләнәбез кинәт мәрмәргә.

Ә идәндә зур аю тиресе
хатирәләр булып кочаклый.
Безнең исә җып-җылы сыныбыз
йөрәк аша чатный шулчакны.

Аһ, мәхәббәт! Мәрмәр астында да
турылыклы калыйк без аңа...
Үземнекен сызланмыйча бирдем,
ә синеке миндә сызлана.

РенатХАРИС тәрҗемәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: