Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Иске елдан ниләр алып калыйм, Һәм моңаю бүген ярармы?

Гәрәй РӘХИМ ЯҢА ЕЛ КИЧЕНДӘ Ике ел чаты - Ике юл чаты. Өстәлдә аның Иң соңгы хаты. Иң соңгы хаты... Җавап көтелми. Ике ел сыйпый Минем битемне. Иң соңгы хаты... Хат язма дигән. Ул бүген төнлә Фатасын кигән. Фатасын кигән, Туй ясый инде. Ул бүген яңа Уй башлый инде. Яңа...

Гәрәй РӘХИМ
ЯҢА ЕЛ КИЧЕНДӘ
Ике ел чаты -
Ике юл чаты.
Өстәлдә аның
Иң соңгы хаты.
Иң соңгы хаты...
Җавап көтелми.
Ике ел сыйпый
Минем битемне.
Иң соңгы хаты...
Хат язма дигән.
Ул бүген төнлә
Фатасын кигән.
Фатасын кигән,
Туй ясый инде.
Ул бүген яңа
Уй башлый инде.
Яңа ел кары
Ява да ява.
Яңа ел килә -
Искесе ава.
Искесе ава...
Ә мин җыр язам.
Тәрәзә аша
Елмая Казан.
Казан елмая,
Яратам, дия.
Казан ак кардан
Фатасын кия.
Казан бүгеннән
Туй игълан итә -
Аны Бәхеткә
Ярәшә иртә.
Туйга чакыра
Казаным мине.
Мин пар фаталы
Зур туйда инде...
... Ике ел чаты -
Ике юл чаты.
Өстәлдә аның
Иң соңгы хаты.
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА
ЯҢА ЕЛНЫ КӨТКӘНДӘ
Яңа еллар килә алгысынып,
Вакыт агышында кем ота?
Этләр булып гомер кичермәдек, -
Эт көненә калу куркыта!
Буран капка кага.
Җаны юктыр...
Этләр өрми хәзер авылда.
Өрә белми... Телсез калу авыр
Өермәле кышта, давылда.
Ә шулай да күңел бәйрәм көтә:
Үзгәрәчәк! Бар да үзгәрер!
Өрә белмәс этләр эт булалмас,
Ашсыз-сусыз күзе күгәрер.
Беркем сөяк сонмас, күрмәс аны,
Өрмәгәчтен... гаеп кемдә соң?
...Кышлар серле, ап-ак карлар ява,
Бәйрәм төсе кергән көнгә соң!
Ап-ак карлар ява! Энҗе карлар!
Шулай яуды микән элек тә?
Яңа еллар алтын күпер булсын
Телле-моңлы безнең Өметкә!
Рәдиф ГАТАШ
* * *
Калган гомеремне әйтми сәгать,
Йөдәтсә дә сорап җан аны...
Менә тагын бер ел үтеп бара,
Минутлары инде санаулы.
Озатамын иске елны уйчан,
Яңасына әзер елмаю, -
Мөлдерәмә тулы җанда - ялкын:
Саубуллашуга һәм каршылауга -
Шул ук сорау катыш моң, яну...
Иске елдан ниләр алып калыйм,
Һәм моңаю бүген ярармы?
Килер елым нинди булыр? Аны
Бәхетле дип дөнья табармы?
Саный гына сәгать, әйтми - юкса
Кемгәдер бит минем үз гомерем дә
Минутына кадәр санаулы?!
Гомер, гомер... Яңа ел алды...
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
ЯҢА ЕЛДА БУЙДАК БАШЫНА КИЛГӘН УЙЛАР
Яңа елның кергәненә алты минут...
Мин берүзем чыктым урамыма.
Ялгызлыкка сусап түгел, юк-юк!
Тәмәке тартырга гына...
Өйдә бәйрәм. Исерек тостлар. Бушлык. Мәнсезлекнең биек ноктасында
Ыгы-зыгы килә галәм,
Һәм мин шунда
Сүнгән планетадай.
Яңа елның яңа кары төшә,
Каралмаган, нәкъ былтыргы төсле,
Әз генә дә үзгәрмәгән дөнья,
Былтыргыча бөтенесе, бөтенесе.
Бер мин генә монда - тын урамда.
Күк йөзендә көлә ялгызак ай.
Ә кешелек бер хис белән мәшгуль,
Һәм ул хисне
«Шатлык» диеп атаганнар бугай.
Тукта, дөнья! Көлүеңме әллә?
Сул ягымда нидер куйды әрнеп...
...Узып китте сары шәлле кара шәүлә,
Янәшәмнән бүрек кадәр эт ияртеп.
Тәрәзләрдә утлар тонык-тонык,
Оныт, җаным, бар уйларны оныт.
Кабынырсың, бәлки, бер караштан?
Яңа елга кергәнемә сигез минут.
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА
* * *
«Яңа елда - яңа бәхет!» диләр,
Нинди була икән искесе? -
Искесен дә татып карамадым,
Яңасын да күрмәмен төсле...
Булган саен һаман яңа кирәк, -
Һай, җитми лә, җитми кешегә!
«Яңа!» диеп сөрән салмас идем,
Туеп яшәр булсам искегә...» -
Диеп һаман әйтә килгәнгәме,
Кабул итте Ходай теләгем -
Бер көн килеп, «кеше искесе»нә
«Илтеп екты» мине йөрәгем.
Шул искегә исем китеп торам,
Кирәк түгел, түгел яңасы!
Шул «иске»гә табынып, дөнья буйлап
Барасы да иде, барасы...
Газинур МОРАТ
* * *
Акча-акча карлар ява...
Халык җырыннан
Яңа еллар безгә
Акча-акча
Карлар яуган чакта киләдер.
Гомеркәйләр сыза барган саен,
Яшәү хакы арта нигәдер.
Гомеркәйләр сыза барган саен,
Гел үзгәрә тора бәяләр...
Ә хәрәмне зәмзәм иткән заман
Хәләл хакын кайчан бәяләр?
Ә хәләлне хәмер иткән дәвер
Кайчан айнып килер тәүбәгә?..
Тәүбәсезләр түргә үрләгәндә,
Гел кыйшая барыр түбәләр.
Тәүбәсезләр, төнге йөремсәк күк,
Ил башыннан йөрер, түбәдән...
Илдә яшәүләрнең хакын халык
Һәрчак кан-яшь белән түләгән.
Бәяң очсыз булса, табыла ул
Хак өстәүнең кырык хәйләсе.
Арта хакы гомер итүләрнең,
Төшә барса кеше бәясе.
Гомеркәйләр сыза барган саен,
Бәя үзгәрә гел нигәдер...
Яңа еллар безгә
Акча-акча
Карлар яуган чакта киләдер.
Ленар ШӘЕХ
ЯҢА ЕЛЛАР КИЛӘ...
Яңа еллар килә, Яңа еллар!
Ә күңелдә туа яңа җырлар,
Сөенеч һәм шатлык белән тулы...
Ак кар булып бәхет суза кулын.
Кышкы җил дә күңелләргә кага,
Шаяра ул, шундый рәхәт аңа!..
Хыяллар да ашар тормышка,
Шулай кебек карап торышка.
Җан эчендә ап-ак өмет яна,
Өмет булып гүя ак кар ява...
Әкият тә чынга ялганган:
Көләч йөзләр бүген алланган...
Яңа еллар килә, Яңа еллар!
Ә маңгайга сыза яңа сырлар.
Алда туган яктылыкка таба -
Һәрбер кеше үз бәхетен таба...
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
ЯҢА ЕЛ ТӨНЕ
Миладиның иң әүвәлге төне.
Гайре илаһ кирәкле тагын.
Гайсә туган төндә,
Хәмед җырлап,
Иблис үзе көйләгән табын.
Җир шарында бу төн - бәйрәм төне!
Шайтан өерләре фал ача.
Могҗизалар көтә сәрхуш күңел:
Яңа бәхет тели.
Яңача...
Зәгыйфь җанда кабат мәҗүсилек.
Бу төн - мәҗүсиләр мәҗлесе:
Күңелләрдә бәйрәм рухы кайный,
Канда кайный шампан әчесе...
Шампан бөкеләре атылганда,
Әкияти җеннәр иректә.
...Сәгать теле уникене суга:
Теләк теләү кирәк ничек тә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев