Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ирек САБИРОВ: Гел кайгыдан тормый гомер – Дөнья шулай корылган…

МӨРӘҖӘГАТЬ Гает көне. Мөселманнар уза. Урам аша - синең чиркәвең. Шул мәчеткә барган мөэминнәргә Сукранасың никтер, чирканып. Имеш, яратмыйсың азан моңын, Коръән укучының сөйләмен... Мин дә әйтер идем җавап итеп, Әмма тиргәшергә теләмим. Ызгыш-талаш түгел, гөрләп яшәү - Бу дөньяда минем миссия. Синең чиркәү чаңы миңа тими, Минем азан сиңа...

МӨРӘҖӘГАТЬ
Гает көне. Мөселманнар уза.
Урам аша - синең чиркәвең.
Шул мәчеткә барган мөэминнәргә
Сукранасың никтер, чирканып.
Имеш, яратмыйсың азан моңын,
Коръән укучының сөйләмен...
Мин дә әйтер идем җавап итеп,
Әмма тиргәшергә теләмим.
Ызгыш-талаш түгел, гөрләп яшәү -
Бу дөньяда минем миссия.
Синең чиркәү чаңы миңа тими,
Минем азан сиңа ник тия?
Низаг түгел Җирдә безнең максат,
Аңлашу һәм дуслык яклы без.
Әле юкса бу җирләргә безнең
Сезнекеннән күбрәк хакыбыз.
Мәчетемә син күз ташлаганда,
Карашыңда тоям - бозлавык:
Димәк, нәни генә Явыз Иван
Йөрәгеңдә куя кузгалып.
Ичмасам бер: "Нихяль, сосед!" - диген,
Тату күршелеккә юл ачып:
Кызыксынсаң гына - белү туа,
Белгәч кенә - була аңлашып.
Мин тумыштан яшим кызыксынып,
Белеп синең рухың-телеңне,
Ә син исә минем рухиятне
Тамчы гына аңлап белдеңме?
Киңәшем бер: арын ачуыңнан,
Шәфкать белән күз сал кыйблага.
Сукрануың юкка: бетми татар,
Үрчи генә татар дөньяда!
БЕР ИМАМГА
Сиңа килдем, и мөхтәрәм
Имам-хатыйб,
Синең дога-вәгазеңне
Тыңларга дип.
Читтә торсын, димен, фани
Ләззәт-михнәт, -
Тирән акыл, моңлы сөйләм
Җанга сихәт.
Килдем - керле күңелемне
Юарсың, дим.
Менә тыңлыйм... Менә тыңлыйм...
Менә тыңлыйм...
Әмма, хәзрәт, һич тә сизмим
Сөйләм ямен:
Телкөрмәвеч-тизәйткечтәй
Җөмләләрең.
Вәгазеңдә юк хакыйкать,
Сизмим раслык;
Өндәү дә юк, теләк тә юк, -
Битарафлык.
Ватып-бозып гарәпчәнең
Күркәм төсен,
Һич мәгънәсез такмак иттең
Коръән сүзен.
Асылда бит син төплерәк,
Имам хәзрәт,
Вәгазеңә фикер өстәп
Җибәр әзрәк!
Дөньябызны (күзләреңне
Ачып кара!)
Денсезлек һәм монафикълык
Басып бара.
Йөрәкләргә әдәп-әхлак
Нурын илт син;
Һәркем синнән иманлылык
Алып китсен!
Намазларга йөри башлар
Иде күпләр...
Рус поплары - әнә нинди
Фәйләсүфләр!
Имам өчен сыйфатларның
Мөһим - өче:
Ихласлылык, тирән акыл
Һәм рух көче.
Синдә өчнең берсе дә юк -
Шуңа мин дә
Ышанмыйм да, төшенмим дә,
Дәртләнмим дә.
Айкап илнең калаларын,
Салаларын,
Бүгенгенең Зәйнуллалар,
Мусаларын.
Эзлим - бәлки, иман нурын
Табармын, дим.
Сиңа исә - бүтән килмим.
Бүтән килмим!
«ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ
Меңнәр сине басып алкышлады,
Миллионнар - күрми үкенде;
Татар бәйрәменнән дер селкенде
Урал төбәкләре ул көнне.
Таҗларыңда балкый зөбәрҗәтме,
Фирүзәме, алмаз, якутмы?
Карашыңны тойган мизгелемдә
Туктатасым килә вакытны!
Күзләреңдә - галәм серлелеге,
Һәр ишарәң - нәфис, илһамлы...
Дөнья синдә бөтен милләтемнең
Гүзәллеген күреп сокланды.
Таңга калды халык, хис-тойгылар
Ургылыплар торды, ташыплар:
Яшерен-батырын түгел: әйләнәңдә
Төркем-төркем йөрде гашыйклар.
Идел, Чулман, Җаек дулкыннарын
Җыеп тибә микән бу яшь кан?
Тамырларың кайсы Болгар ханы
Нәселенә барып тоташкан?
Хезмәт сөеп, җырлап, дөрләп яши
Татар кызы, халкым баласы;
Милләтемә, димәк, гасырларга
Барасы да әле, барасы...
ДӨНЬЯ ШУЛАЙ...
Кичә генә моңсу идең,
Бүген авызың ерылган.
Гел кайгыдан тормый гомер -
Дөнья шулай корылган.
Кичә дуска серем ачтым -
Бүген илгә таралган:
Дошман белән дус янәшә -
Дөнья шулай корылган.
Максат куеп, алга барсаң,
Булыр абруй, булыр дан:
Тырышканга бирә Ходай -
Дөнья шулай корылган.
Тарих китабын актарам:
Һәр битендә - кызыл кан.
Хак тарих ул матур түгел -
Дөнья шулай корылган.
ЯРАМЫЙДЫР
Ярамыйдыр, ярамыйдыр,
Ярамыйдыр, ярамый
Болай иләсләнеп йөрү,
Чал чәчемә карамый.
Күңелемдә - аяз таң да,
Өермә дә, яшен дә.
Мәгъшук булу килешәме
Аксакаллар яшендә?
Тулып пешкән ике чия
Балкый ике түшеңдә:
Өннәремдә күргәнем юк, -
Каян алар төшемдә?
Минем төсем - саргаюлы,
Синеке - саф яшелдән;
Минем ашым ашалган да,
Яшем инде яшәлгән.
Бер аягым биеп торса,
Икенчесе тупсада...
Их, моннан егерме еллар
Элек кенә булса да
Очраган булсаң юлымда...
Юк, түгел, мөмкин түгел!
Ник гөнаһлы фаразларны
Уйлап куана күңел?
Башым аңлый - ул акыллы:
Ярамыйдыр, ярамый.
Әмма тиле тойгыларым
Ярамыйга карамый...
ТӨШЛӘРЕМДӘ ИСӘ...
Көз аеның моңсу кичләрендә
Күңелем тула "Авыл көе"ннән;
Шул мизгелдә, көзгеләргә карап,
Чал чәчемне күреп, көенәм.
Төшләремдә исә сине күрсәм,
Уфтанырга әле иртә, дим,
Яңагыңны яңагыма куеп,
Чәчләреңнән сыйпап иркәлим.
Йөрәк түрләремә үтеп керә
Һәр сулышың, чирткән һәр кылың...
...Гел төшләрдә яшәү мөмкин түгел, -
Уянмыйча булмый, акыллым...
Чиләбе өлкәсе,
Еманжелински каласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев