Мәдәни җомга

ИРЕК МӘЙДАНЫНДА – УФАЛЛА...

* * * Тузан сарган гасыр тәрәзләрен Тибеп ачты вакыт өермәсе. Уфалласын сөйрәп барган илгә карап, Сукбай эттәй килә бер өрәсе. Йә улыйсы килә, уянмасмы Мәрткә киткән мәртәбәле гавам? Гадәтләрдән гайре берни дә юк, Кабиләләр Кабилләрсез һаман. Таман гына, артык кирәк түгел Кан кайнары белән ыслы һава. Учакларда - учлам-учлам...

* * *

Тузан сарган гасыр тәрәзләрен
Тибеп ачты вакыт өермәсе.
Уфалласын сөйрәп барган илгә карап,
Сукбай эттәй килә бер өрәсе.

Йә улыйсы килә, уянмасмы
Мәрткә киткән мәртәбәле гавам?
Гадәтләрдән гайре берни дә юк,
Кабиләләр Кабилләрсез һаман.

Таман гына, артык кирәк түгел
Кан кайнары белән ыслы һава.
Учакларда - учлам-учлам даһи -
Дәшти Дәһшәт бүген дөрләп яна.

Ябырыла коллык фәлсәфәсе
Сүз корымын коеп карашларга.
«Бу мәхлугын - Ирек мәйданына,
Бу денсезен - утка,
Бу илсезен эткә ташларга!..»

...Бәйсезлеген ныграк чорнап куйды,
Түбәтәен киде батырып.
Ирек мәйданыннан ары китте
Уфалласын сөйрәп. Ахыры...

* * *
Каралган сайгаклар сызлана,
Боз каткан бусага катында,
Узгынчы җилләрдән калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Тәрәзләр тилмерә. Ничә ел,
Ничә чор бу якка
Тузанлы кояштан коела
Мең гайбәт колактан-колакка:
Бар, диләр, шундый бер кара йорт -
Ул йортны өрәкләр саклый, ди.
Ул йортта вакыт та туктаган.
Ул йортта җанкаткыч салкын, ди.
Сөякләр сибелгән сайгаклар,
Пәрәвез түшәлгән түбәләр...
Ташландык бу йортны күкләрдән
Өрәкләр иелеп үбәләр.
Ярлыкау шушыдыр, ахрысы.
Шушыдыр, мөгаен, ахыр да...
Җиде юл чатында - кыршауда
Тилмереп тышаулы ат тора.
Ул җансыз, ул хәлсез, ул ялгыз,
Далада дагасы югалган,
Догасы урланган,
Ялына уралган камчылы исемнәр...
Каннарда котыра кам өне.
Урамнар улыйлар - яз исе
Һәм бүре өере...
Һай салкын, бик салкын бу җирдә,
Боз каткан бусага катында,
Тапталган тынлыктан калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Кертегез!!!
Сайгаклар зарыгып сызлана,
Кайрылып ачыла капкалар.
Убыла түшәмнәр. Бугазлар - бугазга!
Уяна каберсез үлгәннәр.
Канга - кан, җанга - җан!
Учларда ерыла мең юрау.
Ертыла мең ямау диварда,
Ярала мең сорау...

...Җаннарда ташландык хәтер бар.
Тулпарлар йөгәнләп,
Тузаннар тузгытып,
ашыгып кайтырлык
ахыр бар...


* * *

Бу дөнья бер тамчы дегеттән
Һәм сөттән яралган...

Тутырып карыймчы күзеңә, дөньялык!
Үкереп еларлык кырыс син
Һәм матур
Бүредәй уларлык.

Бер генә кайрылып карыймчы!
Китәргә ашыгам, ашыгам...
Кап-кара бушлыктан зар булып,
Кәфендәй ак кәгазь каршында
Күрешик, Йөрәк-тау янында.
Син - уңга, мин - сулга аннары.
Соңгы кат ышанып, соңгы кат
алданыр язларың.

...Күзләрең зәп-зәңгәр икән бит,
Дөньяда калганым!..
Син - минем иң газиз ялганым,
Күкләрдән ялварып алганым...
Фәрештәм син минем!
Канатың ап-ак ла,
Нигә соң
Эзләрең каралган?..

...Бу дөнья, ахрысы,
Бер тамчы дегеттән яралган.


* * *
Минем канда -
дарга асып, данга күмдерелгән,
төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгән
тарих бәргәләнә.

Минем канда -
Ураллардан мең кайтаваз уба.
Чал Агыйдел ярларына бәрә.

Минем канда -
Һуннар тарих даулый,
Идел-судан ташлар калка, колмак бата.

Минем канда -
җирсү хисен бармаклары белән буып,
чандыр бер карт киез итек баса.

Минем канда -
тешсез сукбай этләр, канга сусап,
Казан эзләп йөри.

Минем канда -
дәрвиш Хозыр Ильяс
тын сукмакта "Карурман"ны көйли.

Минем канда -
тырнакларын төн күзенә батырып,
ау бөркете яңа корбан күзли.

Минем канда -
хәнҗәр хакыйкате,
тулпарларның тояк эзе сызлый.

Минем канда -
биләүләргә биләп богауланган
Адәм углы үксеп-үксеп елый.

Минем канда -
карт күзләрен тулган айга текәп,
ана бүре улый.

Минем канда -
күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,
Сөембикә сатлык илен каргый.

Минем канд -
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.

Минем канда -
уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,
дала җиле исә...

Минем канда әле хәтер исән...


* * *

"Мин табышмак чишәм нәселемә..."
Мөдәррис Әгъләм

Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр
Кочагында изри изге көннәр.
Кылганнарны тарый вакыт җиле.
Кемнәр килә җиргә, китә кемнәр.

Мин җавабын эзлим бу гомернең.
Мин азагын эзлим юлларымның.
Чалгы чыңы сөйли болын өнен,
Чал кылганнар көйли кырлар моңын...

Яланаяк кына, сайлап кына
Өзә барам зәңгәр чәчкәләрне.
Арыш серкәләнә, көн уртасы
Тургай моңы чәчри чәрдәкләнеп.

Адым саен, һәр сулышым саен
Күк-Тәңредән миңа җавап иңә.
Табаннарга камыл кадалса да,
Тугарылып бер чабасы килә.

Мин җавапсыз калмам. Бәгыремдә
Яңа мәңгелек җыр бөреләнә.
Үткәннәрнең кайтавазын җыя,
Чорлар чылбырына үрелә дә.

Мең яши, мең яшисе килә.
Сорау төеннәрен сүтәр өчен.
Бабалары нигезендә оныгымны
Чыр китереп мунча кертер өчен...


* * *

Хәнҗәрләр хәтере - хакыйкать.
Хак кушкан хаклык бар,
Хаклык бер!..
Кан исе, җан исе, көч хисе буталып,
Чорларны укшытыр барыбер...

Кадерле кан бит ул, каберсез җан бит ул,
Хис бит ул - кыргыйлык, затлылык...
Бербөтен дәвамның бөтен бер өлеше -
Яшәргә, яшәргә хаклылык.

Бу - тәүге һәм соңгы хакыйкать,
Хак кушкан хаклык бу, бердәнбер...
Изге кан игез җан юлыннан
Хәнҗәрләр йөзендә йөргәндер...

Кындагы хәнҗәргә каныккан
Карлыккан тавышлы хәтерме -
Каннарда кайтаваз котыра:
"Хәтерлим! Хәтерлим!!!"
Хәтер Мин...

* * *
Кешеләр яшиләр.
Туалар, кычкырып елыйлар,
Тапталган сукмактан чабалар,
Тузанлы һаваны сулыйлар.

Кешеләр яз көтә.
Аз гына яктылык,
Аз гына якынлык Кемгәдер.
Кешеләр бик күбәү.
Һәрберсе аерым.
Һәрберсе үзенә бердәнбер.

Кешеләр кибеттә йөриләр.
Күлмәкнең, курчакның,
язмышның, дусларның,
йоланың, каланың
иң матур, затлысын сайлыйлар.
Зур учак ягалар һәм пычак кайрыйлар...

Кешеләр йолдызлар саныйлар.
Күкләргә карыйлар кайвакыт.
Кешеләр бер-берсен эзлиләр,
Табалар, ташлыйлар елатып.

Кешеләр оныта.
Оттыра һәм ота бәхетне.
Кешеләр бәхетсез.
Кешеләр бәхетсез булуы белән дә бәхетле...

Кешеләр бер-берсен күрмиләр.
Бер-берсен аңламый, ишетми яшиләр.
Кыялар ишелә, вулканнар ут чәчә -
Кешеләр дәшмиләр...

Кешеләр күзләрен кояштан яшерә.
Кешеләр тоемлый
Кояшның ут булып мәңгелек агышын.
Кешеләр шуңа да сагышлы...

Бу гомер - бер генә, бел генә -
Тоелыр-тоелмас үтүе.
Япа-ялан дөньялыкта утлый
Япа-ялгыз кеше көтүе...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: