Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Илсөяр ВӘҖИЕВА: Аңлашабыз сүзсез генә – шигырь аша, Юллар ерагайса, уйлар якынлаша...

Мин 1973 елда Минзәлә төбәгенең гүзәл почмагында урнашкан Тау­асты Байлар авылында дөньяга килгәнмен. Туган җиргә мәхәббәт, мөгаен, әтиемнән күчкәндер. Ул табигатькә, җырга-моңга гашыйк кеше иде. Әнә шул мәхәббәтне, тәвәккәлләп, шигырь юлларына салып карарга булдым. Бүген мин аларны сезнең хозурыгызга тәкъдим итәм. Төнге тамаша Төнге тамашаңның мин актёры бүген, Сәхнәм -...

Мин 1973 елда Минзәлә төбәгенең гүзәл почмагында урнашкан Тау­асты Байлар авылында дөньяга килгәнмен. Туган җиргә мәхәббәт, мөгаен, әтиемнән күчкәндер. Ул табигатькә, җырга-моңга гашыйк кеше иде. Әнә шул мәхәббәтне, тәвәккәлләп, шигырь юлларына салып карарга булдым. Бүген мин аларны сезнең хозурыгызга тәкъдим итәм.
Төнге тамаша
Төнге тамашаңның мин актёры бүген,
Сәхнәм - йолдыз чиккән зәңгәр күгем.
Хисләр диңгезенә чумып уйнаганда,
Үтеп китәремнән куркам ролем чиген.
Ярый әле уен кыска,шартлар иде йөрәк,
Синең яратуның ихласлыгын теләп.
Пәрдә ябылганда, соңгы теләк:
Миңа бары Айга кадәр сукмак кирәк.
Мәңгелеккә калыр идем биеклектә,
Синең тавыш килә: «Өметләнмә күпкә.
Тормышымда башка берәү урын алган,
Син ярдәмче рольдә, спектакль тәмам.»
Сукыр мәхәббәт
Сүндерергә булдым утларымны,
Җитәр кебек шәмнең күләгәсе...
Төннәремдә сукыр мәхәббәтнең
Ятьмәсенә килми эләгәсе.
Яндырырга булдым күперләрне, -
Ничә еллар парсыз сөю салган.
Хыянәтче яшьлек урамында
Сиңа булган керсез хисләр калган.
Шул хисләрнең җыйнап барысын да,
Төенчеккә төйнәп куйдым бүген.
Синнән бирнә хәтер-сандыгымның ,
Исәбем бар югалтырга биген.
Вакытлыча түгел, ялгышасың ,
Бөтенләйгә китеп барышым.
Калса калсын әйдә юлларымда,
Яралардан тамган сагышым....
Өмет
Кайда соң син, кара, явыз төннең
Ятьмәсеннән йолкып алыр кешем,
Нигә икән татлы мизгелендә
Нечкә кылдай өз(е)лә кинәт төшем,
Кайда соң син, минем газиз кешем?
Кыл урталай ярылганда бәхет касәм,
Соңгы кабат, ишетәсеңме, сиңа дәшәм,
Калдырма, дип, ялгызымны чит ярларда,
Өнем йөри бәргәләнеп диварларга,
Кыл урталай ярылганда бәхет касәм,
Төн пәрдәсен ярып, сиңа дәшәм...
Чуар дөнья
Кырык төскә керә күңел дөньям,
Алсу шәфәкъ була аннары...
Кара болыт каплый күк гөмбәзен,
Кеп-кечкенә кала Җир шары...
Бер карасаң, пыскып яна учак,
Бераз торгач дөрләп кабына,
Мәхәббәткә янә табына да,
Хыянәткә эләгеп абына...
Пәрәвезләр үрә җанда хәят,
Ачы җилләр исә үтәли.
Җылы кояш нуры булып шулчак,
Йөрәгемә өмет үрмәли.
Кырык төрле халәт белән яшим,
Кайсы икән аның мин үзем?
Ал чәчәкле язлар үтеп киткән,
Соры көзгә атлыйм берүзем.
Ярату бәясе
Бер тамчы ярату,
Авыр ла аңлату
Бер йотым сөюгә сусаган
Йөрәкне тыйганда.
Яныңда кемнәрдер,
Мең өлеш телгәләп,
Җаныңны кыйганда,
Кыс та син учыңа
Шул сөю ачкычын,
Бикләп куй тирәнгә
Ярату тамчысын.
Сагышлар камчысын
Татытма бүтәнгә.
Мәхәббәт хакына
Гүрләргә кергәндә.
Ностальгия
Шигырь язмак булам,
Тик ул бүген
Күңелемне никтер тарсына,
Өтер куям дигән чакта гына,
Күп нокталар чыга каршыма.
Күп нокталар...
Синсез узган язлар,
Көтеп сөю-назлар,
Мең мәртәбә вәгъдә биреп,
Үтәлмәгән антлар!
Сынган пар канатлар,
Тар сукмаклы уйлар,
Никах укылып та күктә,
Булалмаган туйлар.
Чуалганмы юллар?
Җавап көтмим синнән.
Шунсы гаҗәп: сагындыра һаман
Шул «чукынчык» еллар!
* * *
Аңлашабыз сүзсез генә - шигырь аша,
Юллар ерагайса, уйлар якынлаша.
Хисләремне сиңа юллыйм - бәйләм итеп,
Чәчә күрмә җиргә, эреләнеп китеп.
Көзге кырау төшүләрдән, зинһар, сакла,
Язгы гөлләр бик тиз сула салкын чакта.
Назларыңа төр, сөюне алдым көтеп,
Дәверләргә җиткер, ядкәр итеп.
Көзге тилерү
Көзге тилерүме, йә, әйт миңа,
Сары яфраклардан яшел келәм сугам.
Әйтерсең лә язгы һава,
Ташкын булып, тамырларга тулган.
Билбау итеп сагыш-әрнүләрне,
Мин күкләргә менәм.
Яшен булып, кошлар юлын
Мең кисәккә теләм.
Аерылышу юлын бүләм...
Җәй җылысын алып китмәсеннәр,
Синең наздан, яратудан
Мине мәхрүм итмәсеннәр.
Юлын бүлеп әрсез салкын җилнең,
Күлмәк изүеңнән йөрәгеңә үтәм.
Кабул итсәң әгәр сөюемне,
Кышлар кабатланмас бүтән.
* * *
Җанга җылы эзлим салкын кыштан,
Бураннарда килә табыласы.
Кар астыннан шыткан үлән кебек,
Кояш нурларына табынасы,
Табыласы килә, табыласы.
Син юклыктан туа шундый халәт:
Мең кисәккә килә ярыласы,
Сөюемнең бер чаткысы булып,
Күзләреңдә синең чагыласы.
Таң җилләре сыйпап иркәләгән
Чәчләреңә килә кагыласы.
Уйланмаган икән синле чакта
Киң дөньямның шулай тар буласы,
Кочагыңа килә сарыласы...
* * *
Син дә миннән хәбәр көтәсеңдер,
Мең чакрымга күзләреңне төбәп.
Юллар урау,тик шулай да сизәм:
Яннарыма кайту синең теләк.
(Алдык мәллә бу бушлыкны теләп).
Син үзең дә минсез йоклый алмый
Уянасың булыр төннәреңдә,
Оҗмах түшәгедәй була кайчак
Синең җылың калган мендәрем дә.
(Ясин укый сөю мөнбәрендә).
Син үзең дә, әйе, син үзең дә
Гаепле бит канат каерылуга.
Сагнуымны сизәреңне беләм ,
Сагыш җиле килеп кагылуга.
(Исән әле өмет табылуга).
Сәер сөю
Әллә ничек сәер синең сөю,
Җылыткан да кебек юк-юкта.
Җанны сагыш биләп ала кебек
Күрми торган ялгыз минутта.
Әллә ничек сәер синең сөю,
Тыны белән тартып ала да,
Күрешалмый йөргән Сак-Сок кебек,
Янган утка мине сала ла.
Әллә ничек сәер безнең сөю,
Ят кебек тә, үзе якын ул.
Пыскып янган соңгы күмер кайчак,
Кайчагында сүнмәс ялкын ул.
Әллә ничек сәер безнең сөю...
Җырлар эзлим
Юллар эзлим...
Кояш белән Айны тоташтырыр,
Мәхәббәтем ярсып аккан
Агымсуны кире борыр.
Җырлар эзлим...
Бер гашыйк та җырламаган
Эретердәй туң бозларны
Җәйләрдә дә кузгалмаган.
Сырлар эзлим...
Маңгаеңа минсез узган еллар салган.
Йөрәгемнең иң түрендә
Сиңа дигән сөю калган.
Мин бәхетле бары синең белән
Учак тергез, көзләр диеп торма,
Кырау төшкән яп-ялангач кырда.
Җылысыннан шытып чыксын үлән,
Мин бәхетле идем синең белән.
Көз-бәгырьнең иң түренә үт син,
Сагышларым җилләр алып китсен.
Канат кагып кошлар сала сөрән:
«Ул бәхетле, Мәҗнүн, синең белән!»
Өзелмәсен соңгы яфрак кебек,
Күңелемдә син кабызган өмет.
Сөю чаткыларын күккә сибәм,
Мин бәхетле бары синең белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев