Мәдәни җомга

Илсөяр ИКСАНОВА: ҮТКЕЛЛӘРНЕ ҮТҮ – ДӨНЬЯ КӨТҮ...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә һәм прозаик, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Илсөяр Иксанованың күркәм гомер бәйрәме якынлаша. Без каләмдәшебезне бәйрәм белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, илһамлы-бәрәкәтле еллар һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. * * * Күккә күтәрелгән күңелемнең Чабуына җилләр ябышкан. Җил иркенә җиңел бирелгәннәр Бөтенесен сылтар язмышка. Язмыш,...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә һәм прозаик, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Илсөяр Иксанованың күркәм гомер бәйрәме якынлаша. Без каләмдәшебезне бәйрәм белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, илһамлы-бәрәкәтле еллар һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.
* * *
Күккә күтәрелгән күңелемнең
Чабуына җилләр ябышкан.
Җил иркенә җиңел бирелгәннәр
Бөтенесен сылтар язмышка.
Язмыш, диеп,
Башны аска иеп,
Сыгылып төшсәң, бар ул сынаулар.
Җирдән аермый да Күк катына
Алып менә ала Ак таулар.
Ак тауларга күтәрелә күңел,
Эзләреңне эзләп үткәннән.
Бу юлларны кемнәр үтә алган,
Бу юлларны кемнәр үтмәгән.
Үткелләрне үтү -
дөнья көтү.
Узмышлар юк , бәлки, язмыштан.
Узар булып барам.
Күккә багам.
...Чабуыма җилләр ябышкан.
Туган йорт
Беркем дә беркайчан белмәстәй
Серләрем саклыйсың син генә.
Йөрәгем өзелер бер чиктә
Кайттым да
Таяндым иңеңә.
Көзләрнең яңгыры чылаткан
Йөзеңә битемне терәдем.
Рәнҗүдән,
арудан,
газаптан
Арынды -
Тып-тыныч йөрәгем.
Урамга елмайган тәрәздә
Минем иң самими карашым.
Күңелем керләнә башласа,
Үзеңә чакырып аласың.
Син миңа дөньядан зуррак,
Син - әти,
син - әни,
син - Нигез.
Син - җирдә яшәүнең мәгънәсе,
Мәңгегә без - ул син,
син - ул без.
* * *
Җиргә нигә килгәнемне белдем -
Күзләреңә бары бер бактым.
Сөю эзләп килгән,
Сине эзләп.
Яшәү серен ачтым -
Яраттым.
Бер дә юкка яшәү түгел җирдә -
Мең газабын кичим -
үкенмәм.
Җирне җылытырлык Сөю калыр
Күзләреңә баккан ул көннән!
Мәңгелек моң
Мин бу җиргә сине эзләп килгән -
Син күкләргә ашкан юллардан.
Аһ, юкәләр чәчкә коя, дисәм,
Алар безнең өчен елаган.
Һаваларда йолдыз атылганда,
Күкләр белән җирне аерган.
Мин таң чыгы булып тамган чакта,
Синең өчен кояш баеган.
Япа-ялгыз булгансың син җирдә -
Яшәгәнсең мине сагынып.
Өзгәләнеп сагынуларың калган,
Сары юкәләргә сарылып.
Юкәләрнең чәчәк койган мәле -
Сагышларым тама күзләрдән.
Син күкләргә ашкан мине эзләп -
Мин бу җиргә төшкән эзләрдән...
* * *
Баскан саен эзгә яфрак төшә,
Баскан саен эзгә кар ята.
Каплап кала, имеш, яраларны,
Мине, имеш, шулай юата.
И, табигать, бу риясыз хисең
Яраларын җанның яңарта.
Кар эретеп, сары яфрак куып
Барыбер бит кабат яз кайта.
Яз кайта да...
Кайтмый үткән гомер.
Ышанычлар - язгы суларда.
Баскан эзгә яфрак төшә,
Ак кар...
Сөенгән бул күңел шуларга!
Күмелеп калды, диген, яраларым
Сары яфрак, ак кар астында.
Язлар килер аннан...
Гөрләвекләр
Суга салыр, салыр барсын да...
Кышкы канәферләр
(Иске дусларга)
Туган көндә алсу канәферләр -
Минем ап-ак туган көнемдә.
Кышкы алсу канәферләр булып
Яшисез сез минем күңелдә.
Урамнарны иңләп буран йөри -
Җәй сурәтен сызып тәрәзгә.
Тамчы хисләр тама күңелемнән,
Бал тамгандай алтын кәрәзгә.
Ул хисләрне мин дә, бал корты күк,
Тамчы-тамчы җыям бу җирдә.
Алсу канәфердән алган хисләр
Җәй җылысын сала күңелгә.
Шуңа да бит ап-ак кышларымда
Өшеми дә туңмый бу җаным.
Ап-ак кышта алсу канәферләр -
Бер бизәге минем дөньямның.
Мин бит сезне өзелепләр сөям ,-
Өзә күрмәгез тик бәгырьне.
Канәферләр,
кышкы канәферләр,
Җәйге чәчәкләрдән кадерле!
Иделләргә карап
Иделләргә карап Идел булмам,
Упкыннарга карап - уелмам.
Тауга карап, тау да була алмам,
Карурманга карап - шау урман.
Мин чишмә дә түгел көмеш сулы,
Һәм саф алтын - Ай да мин түгел.
Мин кара да түгел,
Ак та түгел,
Болын төсле чуар бу күңел.
Иделләргә карап Идел булмам,
Урманнарга карап - шау урман...
Тик урмансыз, болыннарсыз җирдә,
Иделләрсез илдә мин булмам.
Мин булмасам,
Мин булмасам әгәр,
Күзләремнең төсе төшмәсә,
Күңелемдәге тыелгысыз хисем,
Якты моңым әгәр күчмәсә,
Иделләрнең кимер зәңгәрлеге,
Урманнарның кимер шаулары.
Болыннар да болай җете булмас,
Мин булмасам әгәр...
Шул бары!
Таулар
Таулар хәлен таулар гына аңлар,
Аңлый алмас аны үзәнлек.
Гүзәллеге үзәк өзәрлек шул,
Фаҗигасе йөрәк өзәрлек.
Гүзәллеген генә күрер үзән.
Бер сокланып карар, бер көнләп.
Меңьеллыклар белән яши таулар,
Үзәнлекләр яши бер көнләп.
Таулар холкын таулар гына аңлар.
Аһ, тәкәббер, дияр үзәнлек.
Янып торган вулкан булсын җанда
Һәм көч булсын шуңа түзәрлек!
Таулар холкын таулар гына аңлар.
Эчтән тетрәр,
Ләкин аһ ормас.
Тетрәнгәннәр саен аһлар орса,
Үзән булыр иде, тау булмас!
Шагыйрь
Гади иде.
Аң җитмәслек иде.
Һәм беркатлы иде сурәте.
Шагыйрьләрне чын фәрештә итеп
Дәреслекләр безгә өйрәтте.
Дәреслектән аерды да тормыш,
Фәрештәне җиргә төшерде.
Мин таныдым анда
Язмыш суккан,
Җаны бәргәләнгән кешене.
Үз язмышы белән ил язмышы
Икесе тиң җанын талкыган.
...Фәрештәләр сурәтенә кереп,
Китеп бара Кояш артыннан.
Илдә буран…
Бу талкынган җаным - кар бөртеге -
Челтәр-челтәр - үтә күренмәле.
Илдә гарасат күк кара буран
Кар бөртеген тетә…
Соңгы мәле…
Соңгы мәле ап-ак өметләрнең…
Адаштыргыч кара бураннарда
Бәргәләнеп оча кар бөртеге
Тәрәзәсе утсыз урамнарда.
Без кабызган утлар сүнә, сүнә…
Һәм юлларны күмә, күмә көртләр.
Челтәр-челтәр болыт артында -Ай.
Кай чорларга саклап тора Күкләр?!.
Кай чорларда тынар кара буран,
Тәрәзәдә утлар кабынырлар?
Челтәр кардай өрфиядәй җаннар
Утлы тәрәзләргә сарылырлар?..
Бәргәләнү
Йә күккә ашыр җанымны,
Йә җиргә төшер, Ходам!
Бер очып китәр күк булам,
Бер калыр төсле булам.
Күкләрдә - ябалдашларым,
Җирләрдә - тамырларым.
Күкләрдә - сагынганнарым,
Өзелеп калырларым
Җирләрдә.
Бәргәләнә җан
Җир һәм Күк арасында.
Ике дөньяның сагышы
Бер йөрәк ярасында!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: