Мәдәни җомга

Илсөяр Иксанова: Араларга каурый кар тулган…

Туган телем, сине кабат  Таптамакчы булалар.  Акларга кара эшләрен  Тапламакчы булалар:

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе Илсөяр Иксанова бу көннәрдә юбилеен билгеләп үтә. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


АК МОҢ

Син кыш булган,
Ә мин аккош булган.
Син килгәндә, инде мин киткән.
Килереңне белсәм, китмәс идем,
Мине бары көзләр өркеткән...

Көтәр идем,
Син икәнен белсәм, 
Мәхәббәтем минем – язмышым,
Соңаргансың,
Хәзер эзләмә дә,
Табалмассың инде яз кошын.

Хисләреңә буылып буранлама, 
Урап йөрмә инде яз илен. 
Ак энҗеләр белән күңелеңә 
Исемемне генә яз минем.

Мин адашкан,
Ә син соңга калган.
Араларга каурый кар тулган.
Ак моң булып елашабыз илереп, –
Син кыш булган,
Ә мин аккош булган.

КЫШКЫ ЯҢГЫР

Бу яңгырны син җибәрдең мәллә, 
Мин өзелеп буран көткәндә? 
Эзләреңне ап-ак карлар белән 
Мин күммәкче идем көртләргә.

Сине миннән алып киткән юлны
Ак кар белән каплап куярга
Мин теләгән идем...
Ә юл бүген –
Үтә күренмәле пыяла.

Синең эзне күрәм, синең йөзне, –
Көзге-юлда синең чагылыш. 
Мин өзелеп буран көткән идем, 
Никтер үксеп- үксеп елый кыш.

Соңгы сүзем ак бураннар аша 
Юлламакчы идем: «Хуш, ярым!» 
Онытылырга теләмисең бугай, 
Син елаттың мәллә кышларым?

             * * *

Үпкәләсәм – үпкәләргә хаклы, 
Хакым бардыр хәтта каргарга. 
Алар сине алдап ашкындырды –
Син мөкиббән идең тауларга.

Алар сине миннән аерып алды, 
Алар мине синсез калдырды. 
Үпкәләсәм – үпкәләргә хаклы, 
Күккә ашырдылар җаныңны.

Һәм минем дә ярты җаным китте 
Синең белән бергә... күкләргә. 
Бу халәтем үземә дә сәер, 
Аңлашылмый булыр күпләргә.

Тик мин аңлап калдым,
Син киткәндә...
               Туктаталмый...
Тау дип җан аттың.
Сине өзелеп сөйгән йөрәгемне
Кыяларга бәреп канаттым. 

Үпкәләсәм – үпкәләргә хаклы,
Хакым бардыр хәтта каргарга.
Ничек каргыйм,
Мин үзем дә гашыйк
Син яраткан серле тауларга.

ТУГАН ТЕЛЕМӘ

Туган телем, газиз телем, син – үз телем.
Синдә – фәһем,
Синдә – гыйрфан,
Синдә – гыйлем.
Авазлары ерак-ерак бабамнарның,
Ишетсеннәр иде шуны балаларым!

Мең аһәңле дәрьяларның бер дулкыны, 
Саклап тора, йотам диеп, мең упкыны. 
Аксаң иде упкыннарга йотылмыйча, 
Башка дулкын-агымнарга кушылмыйча.

Туган телем, газиз телем, син – үз телем.
Синдә – даны,
Синдә – аһы ерак Илнең.
Авазы син күңелдәге Илебезнең –
Офыклардан офыкларга җиребезнең.

Язсалар да нинди генә имляларда, 
Үз аһәңең,
                    үз агымың дәрьяларда. 
Югалтмыйча саф моң тулы тавышыңны, 
Телим тере дулкын булып агышыңны!


КАГЫЛМАГЫЗ ҖАНЫМА!

Туган телем, сине кабат 
Таптамакчы булалар. 
Акларга кара эшләрен 
Тапламакчы булалар:

Син туган тел түгел хәзер, 
Син –компонент икәнсең. 
Бөек телнең үсешенә 
Бик нык мишәйт итәсең.

Туган телдә уку үзе 
Тиң икән җинаятькә, –
Милләтчелекне үстереп, 
Юл ача хыянәткә.

Сиңа шундый кара яга 
Кара уйда булганнар. 
«Рөхсәт тә сорап тормыйча, 
Татар булып туганнар...» –
Безнең хата шунда икән, 
Аңлаттылар яңадан. 
И туган тел, синең язмыш 
Тора тоташ ярадан.

Тагын сиңа кизәнәләр, –
Сызлаталар бәгырьне. 
Кагылмагыз туган телгә, –
Ул җан кебек кадерле!

Кагылмагыз туган телгә! 
Кулыгызны алыгыз! 
Ул җан кебек кадерле бит, 
Әллә юкмы җаныгыз?!

СИСКӘНҮ

Сискәндерә яфрак кыштырдавы, 
Ябалакның ялгыз тавышы. 
Сискәндерә карлар шыгырдавы, 
Боз астыннан елга агышы.

Сискәндерә чыкның яшьле күзе, 
Күбәләкнең канат кагышы. 
Кинәт тамган тамчы сискәндерә, 
Сискәндерә Кояш баешы.

Атыла да
Сискәндерә йолдыз, 
Төнге күкне бүлеп уртага. 
Сискәндерә иртә килгән кышлар, 
Язлар соңга калып шом сала.

Сискәндерә яумый үткән болыт, 
Урманнарның көзге сагышы. 
Ялгышларның баткак юлларында 
Күмелеп калган кеше язмышы.

Сискәндерә язын көздән калган 
Бөреләрнең яфрак яруы. 
Сискәндерә төнге учакларның 
Күзләремә карап януы.

Сискәндерә бар гамьнәрне җыеп
Бу көннең дә үтеп барышы.
Сискәндерер гомер,
Сискәндерер...
Искән җилдер гомер агышы.


ТАКТАШКА ХАТ

(Нәни поэма)

               1
Авыр көрәш, бөек еллар өчен
Кирәк булган минем тууым.
                                           Һ.Такташ

Их, Такташым,
Син җырдашым минем,
Син җандашым минем, 
Хистәшем.
Син зур өмет белән күз тегәгән 
Киләчәктә менә мин яшим.

Зәңгәр моңлы җырларыңны сөям, 
Зәңгәр күзләреңне, үзеңне. 
Аһ, ул еллар, 
Шанлы, канлы еллар 
Томалаган синең күзеңне, 
Зәңгәр күкләреңне...

Аһ, ул еллар,
Җете кызыл еллар,
Такташымны минем үтергән.
«Такташ үлде» диеп,
Үз куллары белән яздырган да
Тәүбә иттергән –

Казлар кыйнап йөргән балачагын
Сагынмаска,
Искә алмаска,
Кызыл хисләр генә кичерергә,
Җырларына шуны күчерергә,
Зәңгәр моңлы җырлар язмаска!

Аһ, ул еллар, 
Кызыл-кара еллар, 
Зыялысын илнең зинданга –
Җәһәннәмгә олактыра торган, 
Уй-фикере аек булганга.

Аһ, ул еллар, 
Моңлы, шомлы еллар, 
Син белмисең, Такташ, 
Ярый, белмисең, 
Сөргеннәрдә гомер сөргәннәрен, 
Ә аннан соң җирдән сөргәннәрен 
Җырчы дусларыңның күбесен. 
Бөтенесен...

Аһ, ул еллар, 
Өмет тулы еллар, 
Тамырларын кискән илемнең. 
Имансызлык канат җәйсен өчен 
Кирәк булган, Такташ, 
Кирәк булган синең үлемең.

               2

Их!
Кан эчендә туган зур илемнең
Киләчәген килә күрәсе,
Канатымны еллар каерса да,
Каерса да...
Ах, үләсе килмәс, үләсе...
                                           Һ.Такташ

Их, Такташым, 
Син кадерлем минем, 
Син бәгырем минем, 
Канәтем.
Синең төсле зәңгәр күзле булдым, 
Синең төсле мин дә яраттым 
Сараланның ап-ак каеннарын,
Алсу җиләкләрен аланның.
Һәм Илемне!
Тик бу Илнең якты киләчәген,
Ахры, мин дә күрә алмамын.

Илдә бүген тагын көрәш бара, 
Илдә бүген кабат инкыйлаб, –
Кызылларны сүгеп мәйдан тота
Кемнәр яшел,
Кем ак җыр җырлап.

“Һәрбер чорның үзенең чире була”.
Бүгенгенең кайда докторы?
Буржуйлармы?
Ышанмассың, җаным,
Шулар безгә
Ярдәм суза, каһәр суккыры.

Үзебездән үзебез көләбез дә, 
Тик көлгәндә күзне яшь баса. 
Ай да көлми инде... 
Көләр иде, 
Күзләренә төтен тулмаса.

Сезнең көннең гигант матурлыгы
Болыннарсыз итте, урмансыз.
Казлар кыйнап түгел,
Кеше кыйнап,
Яңа буын –
Манкорт буын үсә, имансыз.

Күкләреннән кошлар егылганда, 
Тончыкканда күлдә балыклар, 
Балык булып бетте халыклар...
Их, кайчан гына таңнар алсу иде, 
Хисләр ярсу иде, 
Өметле.
Зәңгәр җырларыма мәйдан тапмыйм, 
Әй, Такташым, 
      җаным,
            сөеклем!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: