Мәдәни җомга

Илмира Гыймаева: Ак калфакның йолдыз сәйләннәре Тоташтырды безнең юлларны... 

Гомер тавы серләр белән тулган, Һәр адымың үзе бер дөнья.

Илмира Рәшит кызы Гыймаева Саба районында яшәп иҗат итә. Бу төбәктә эшләп килгән “Мишә дулкыннары” берләшмәсе әгъзасы. “Мин яшим”, “Соңармаска иде”, дигән китаплар авторы. “Диңгез кебек безнең күңелләр” китабына кергән җыр-шигырьләре исә аны җырчы–шагыйрә итеп танытты. Композитор-музыкант Альфред Якшимбетов кына да аның иллеләп шигыренә көй язган, аларны бик күп популяр җырчылар башкара.


ЯШӘҮ

Дөнья киң, диеп, җырлыйлар,
Бик тар икән ул дөнья. 
Урының белеп тормасаң, 
Сиңа гел артын куя.

Дөрес сөйләп, хак эзләсәң, 
Сукбай булып куярсың. 
Үз илеңдә сукмак тапмый, 
Хәзер акылың җуярсың.

Дөнья киң, диеп җырлыйлар, 
Кем күргән киңлекләрен. 
Ишек алдыңнан чыгуга, 
Салына бүрекләрең.

Үз илеңдә, үз җиреңдә 
Сыя алмагач җаның –
Киң дөньяның читләрендә 
Син кемгә кирәк тагын?

Яшәсәң, акны кара дип, 
Чукрак һәм телсез булсаң, 
Туфрак булып тапталырсың, 
Була алмассың инсан.

Кемгә ничек ошый инде –
Яшәү була төрлечә.
Кыска гына бу гомерне 
Яшә идең кешечә.

ТАТАРСТАНЫМ

Татарстан - горурлыгым,
Татарстан - җирем, суым,
Болгар, Биләр һәм Казаным!
Минем җырым, минем даным!

Татарстан - чаптар атым,
Татарстан - син канатым,
Җирне - күкне иңли шаның,
Йөзек кашы син заманның.

Татарстан - татар телем,
Татарстан - назлы җилем.
Татарстан - газиз өем,
Татарстан - оҗмах җирем!
Милли бишектә назлаучы
Татарстаным син минем!

ГОМЕР ТАВЫ

Гомер тавы серләр белән тулган,
Һәр адымың үзе бер дөнья.
Инде барыр юлым таптым, дисәң, 
Сынап сине ташларын коя.

Шул ташларны башка тидермичә,
Имгәнмичә ничек үтәргә?.. 
Таш кисәген өеп, баскыч ясап, 
Язмыш безне тагын күтәрә.

Югарыда җилләр каршы ала,
Чайкалдыра, йолкый, туңдыра...
Җанга тулган хата тузаннарын
Күз яшьләре белән  юдыра.

Бик күрәсе килә гомер тавын,
Ачылмаган серләр бар кебек.
Ташлар арасыннан өмет биреп,
Тау чишмәсе чыга йөгереп.

Чишмәләрдән шифа алабыз да,
Алга тагын юллар ярабыз.
Сукмак кайда өзеләсен белми,
Барабыз да шулай, барабыз...

Әкият иле кебек безнең тормыш –
Гел яхшылык көтеп яшисе.
Убыры да, Диюе дә – без ул,
Кулыбызда – сихер көзгесе...

“Үле” суы, “тере” суларын да
Уйламыйча өскә коябыз.
Ут чәчүче аждаһа да без ул -
Көч кенә бир, кабып йотабыз...

Камыр батыр ярдәм кулы сузса,
Аркасына хәнҗәр кадыйбыз.
Энә белән түгел, агу белән
Яхшылыкка кое казыйбыз.

Гомер тавы серләр белән тулы,
Һәр адымың – үзе бер дөнья.
Баш югалтып дөнья куган чакта,
Сынап безне ташларын коя... 

КӨЗГЕ ХАЛӘТ

Яңгыр ява...
Шыбыр-шыбыр җырлап, 
Тәрәзәмә кага. 
Яңгыр үпкән сары яфрак 
Яна-яна...

Яфрак ява...
Күбәләкләр кебек уйнап,
Чәчләремне сара.
Җилләрдән калышмый гомер, 
Ага-ага..

Еллар ява...
Әллә җырлый, әллә елый дөнья,
Йөрәк яна.
Керфекне чылатып,
Яңгырлы яшь тама...


МУЗЫКАГА МӘДХИЯ

Ярый әле син бар, музыка, 
Очырырга хыял иленә. 
Ярый әле син бар, музыка, 
Тибрәтергә серле көеңә.

Йөрәк кылларына чиртәсең,
Ыргытасың җанны күкләргә.
Диңгезләргә илтеп саласың,
Менгерәсең тау-түбәләргә.

Кыяларда канат куясың, 
Кояшларга карап очарга. 
Ярый әле син бар, музыка, 
Бар җиһанны ихлас кочарга.

Ярый әле син бар, музыка, 
Упкыннардан тартып алырга,
Үлеп барган мәнсез җаннарның
Күңелләргә тылсым салырга.

Ярый әле син бар, музыка
Аңлатырга хисләр ташкынын, 
Саклар өчен йөрәк ялкынын,    
Ярый әле син бар, музыка!
 
ТӨНГЕ ТОРМЫШ

Төннең кочагына төшеп чумдым, 
Йолдыз, ае белән бергәләп. 
Шыксыз салкынлыктан җылы эзләп, 
Очып китте нәни күбәләк.
 
Елак бер кош иркәләнеп кенә,
Сөйләшкәләп алды төшендә. 
Йортсыз песи колагын торгызды, 
Аерым үскән агач төбендә.

Ялгыз адәм, адымнарын санап,
Үтеп бара, белми кыйбласын. 
Урам эте шыңшып койрык кысты,
Табалмыйча үзенең хуҗасын.

Сагыш биләп алды күңелемне, 
Төнге тормыш күчте җаныма. 
Караңгылык оясыннан качып, 
Йөгерәсем килде таңыма.

МИЛЛИ АҺӘҢ БЕЗНЕҢ ТАМЫРЛАРДА 

Җитмеш чакрым җирдән 
                               килдек без. 
                 (Халык җырыннан) 
Бик ерактан, тарих төпкеленнән 
Салмак кына аһәң агыла. 
Җаныбызны сыйпап, кочып үтә, 
Йөрәк кылларына кагыла. 

Күңел күзен ача әлеге моң, 
Шундый таныш та ул, кадерле. 
Әллә шатлык, әллә хәсрәт-кайгы 
Телеп-телеп ала бәгырьне. 

Бик-бик якын – тәндә, җанда булган 
Һәр күзәнәк ачыла, уяна. 
Милләт кызы, и син, татар кызы, 
Үткәннеңне каргап елама. 

Безнең тарих – безнең язмыш бит ул, 
Күз яшьләре белән түшәлгән. 
Өстебезгә афәт килгәндә дә, 
Өмет белән халкым яшәгән. 

Адашулар калган чал тарихта, 
Табыштык бит, милләт кызлары! 
Ак калфакның йолдыз сәйләннәре 
Тоташтырды безнең юлларны. 

Җитмеш чакрым ерак арамыни, - 
Бер күрешү өчен үттек без. 
Кояш булып балкыдык та күктә, 
Йолдыз булып җирне үптек без. 

Җитмеш чакрым ерак арамыни, 
Йөрәк сагыну белән типкәндә. 
Ак калфакның энҗе-сәйләннәре 
Җаныбызга өмет сипкәндә. 

Килдек әле, үткәннәрне барлап, 
Чәчебезгә калфак элдек тә. 
Күбәләктәй очкан нәфис җанга 
Кунар урын тапмый йөрдек тә, 

Килдек әле, күңел учакларын 
Милләт ялкынына төрергә. 
Үткән белән бүгенгене бәйләп, 
Дуслык күперләре үрергә. 

Килдек әле, саумы, и туганым, 
Саумы, горур татар кызлары! 
Бердәм булып, ел-гасырлар аша 
Ача алдык милләт йозагын. 

Килдек әле, җыелыштык бүген, 
Күрегезче, шөкер, без исән! 
Ата-бабаларның тамырыннан 
Милли аһәң безгә дә күчкән. 

Килдек әле, ничек түзмәк кирәк, 
Аралашмый, хәлләр белешми, 
Көләч йөзләр, нурлы күзләр белән, 
Саумы, туган, диеп эндәшми! 

Килдек әле, пар атларны бизәп, 
Чиккән сөлгеләргә уралып. 
Кулыгыздан гөлләр тама, диләр, 
Каныбызда безнең уңганлык! 

Күр син, әнә, озын толымнарны 
Бүген дә бит бизи чулпылар. 
Шыгыр-шыгыр читек-кәвешләрдә 
Милли чигешләрнең рухы бар. 

Сәйләннәр дә җырлый безнең кулда, 
Бөтерелә энә-җепләре. 
Гореф-гадәт, гүзәл эшләр белән 
Языла бит тарих битләре. 

И ак калфак, бигрәк нурлы үзең, 
Кояш кебек җылы сибәсең. 
Татар сылуының йөзләренә 
Ханбикәләр төсен бирәсең. 

“Ак калфак”ның ак калфаклы кызы, 
Милләтемнең җанын саклыйсың. 
Таң атканда төшкән саф чыклардай, 
Ана телебезне яклыйсың. 

“Ак калфак”ның ак калфаклы кызы, 
Иман белән тулган күңелең. 
Исбатладың, күңлең киң булганда, 
Җитмеш чакрым ерак түгелен. 

...Бик ерактан, тарих төпкеленнән 
Салмак кына бер көй агыла. 
Җаныбызны сыйпап, кочып үтә, 
Йөрәк кылларына кагыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: