Мәдәни җомга

Илдус Гыйләҗев: Бездән башка дөнья моңсу калыр, Сагынырлык итеп китәрбез…

«Һәм»нән башлап «хәм»гә                                   барып җиттек, «Хам» да булыр, килеп терәлдек.  Ник бозыла безне татар иткән  Алты аваз – алты берәмлек? 

(Шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең тууына 75 ел)


ЧАТЫР ТАУ АҢЛАГАНДЫР

Җитәкләшеп мендек Чатыр тауга. 
Кырт җиренә калгач бер адым, 
Күк түренә карап аваз салдым: 
– Аерма Син безне, Ходаем! 
Бу гамәлем сиңа бик ошады, 
Чәбәк чабып көлеп җибәрдең. 
Җылы итеп аннан пышылдадың:
– Кеше ишетер бит, җүләрем. 
Быел тагын анда күтәрелдек, 
Мин, беркатлы мокыт, түзмәдем:   
– Кабатлыйммы, – дидем, – теге чакта 
Биеклектән сипкән сүзләрне?
– Кирәк түгел инде алар хәзер... 
Мәзәк җавабыңны ишеттем. 
Нинди мәгънә салдың ул җөмләгә? 
Ни юрарга белми интектем. 
Бергә шул без! Ходай аермады. 
Үчтекиләп йөртә кабат тау.
Мин бит беләм, матур сүзләрне дә 
Җай чыкканда кирәк кабатлау. 
...Гаеп итмә инде, Чатыр тау!..

БИШ ТЕЗЛӘНҮ

Әткәй-әнкәй каберенә 
Кайгы тулган башым куеп, 
Тезләнгәнем булды минем, 
Ятимлекнең яшен коеп. 
Читтә йөреп, күңелемне 
Томаласа дала төсе, 
Илгә кайтып тезләндем дә 
Иснәдем гөл-үлән исен. 
Язмышларны бергә бәйләп, 
Бер итәргә гомер юлын, 
Тезем чүктем, сөйгәнемнең 
Мәңгелеккә сорап кулын. 
Ил алдында бурыч үтәп, 
Корал тотып, юллар үттем. 
Тугрылыкка антлар эчеп, 
Тезем чәнчеп, байрак үптем. 
Намазлыкта дога укыйм, 
Уңга-сулга башым борып. 
Бер Аллага сәҗдә кылам, 
Тезләремә кашым орып. 
Башка сәбәп тә җитәрлек, 
Ир-егетне сыгар өчен. 
Тик барыбер кайгыларның, 
Дошманнарның җитмәс көче! 
Тезләремне бөгеп тормам, 
Тешне кысам, әмма түзәм. 
Килешмәсәң, фани дөнья, 
Минем алда үзең тезлән...

ҮЗЕМ ЭЗЛИМ

Чуалдым мин, чияләндем, 
Уйларымда күпме төен. 
Көндез кылган гамәлемне 
Аңлый алмый үтә төнем. 
Гөнаһларым күптер инде, 
Тынны кыса авыр тойгы; 
Дару булып дару басмый 
Йөрәктәге авыртуны.
Керфегеңнән уй тамызып 
Утыруың кемгә хаҗәт?
Карыны ач бала сыман, 
Көйсезләнә бара хәят. 
Ни чаралар күрергә соң? 
Кайсы төштә минем урын? 
Тыныч кына йоклап ятсам, 
Каһәрләр бит килер буын. 
Бер чишеләм, бер төйнәләм. 
Сез йоклагыз – ялгыз калам. 
Чуалучы үзем булгач, 
Җеп очын да үзем табам.

ТӨП КОМАЧАУ

Парламентлар гөжләп эшләп тора. 
Сүз боткасы – түгел чыдарлык. 
Сайлап куйган ханым, абзыкайлар 
Утыралар закон чыгарып. 
Кануннарсыз, әйе, яшәп булмый, 
Җәмгыятьне шулар үстерә. 
Ә нигә соң алар, киеп салган 
Күлмәк төсле, бик тиз искерә? 
Күктән иңгән тәртипләр бит әнә 
Мәңге яши, мәңге бозылмый. 
Кеше кунак кына... шуңа микән 
Зур гомерле канун язылмый...

КЕМ ЮАТЫР?

Тәрәзәгә килеп бәрелде дә 
Бер күгәрчен төште егылып. 
Оча алмый, күпме тырышса да, 
Канатлары тора сыгылып.

Алданды шул, үтә күренмәле 
Пыяланы шәйли алмады. 
Ә дуслары оча өер булып, 
Берәве дә янда калмады.

Кем ашатыр, кем юатыр аны, 
Кабат очалмаса ул нишләр? 
...Сезнең хакта уйлыйм, үземне мин 
Шундый хәлгә куеп, дус-ишләр...

 

КҮҢЕЛДӘГЕ ТУТЫКМАСА
                         
        Манарасын сагыныпмы,
        Күктә көндез ай йөзе...

                                   Акъегет.

Якты аем, нәкъ безнеңчә
Зураясың... югаласың...
Әмма бездән бәхетлерәк – 
Өр-яңадан туаласың.
Галилегең, пөхтәлегең
Нурларында чагыладыр.
Үзе шундый кавем генә
Сиңа карап табынадыр.
Бабаларым сайлап алган 
Изге җисем күгемдәге,
Үз урынын эзләп табар – 
Тутыкмаса күңелдәге!..

НЫКЛАП ЯШЕРГӘННӘР

Яшәп ардым. Тәнем гүя 
Мәлҗерәгән үгезнеке. 
Бирсә бирә икән Ходай 
Бәндәләргә түземлекне. 
Җаным гына (кошмы соң ул?) 
Канат җилпеп туктамады. 
Кая бара? Күренми лә 
Юл күрсәткеч такталары. 
Гомер иттем. Күп татыдым 
Җирдә «тыю алмалары»н, 
Нигә килдем? Нигә китәм?.. 
Иң кирәген аңламадым...

БЕЗ!

Без җырласак, җаныем-бәгърем лә, 
Күбәләгем, диеп җырладык. 
Бер күрешү – үзе бер гомер, их! 
Бәйрәм саен табын җыйнадык. 
Без биесәк, идән такталарын 
Талчыбыктай бөгеп биедек. 
Күренерлек итеп бар дөньяга, 
Сәхнәләрнең сайлап биеген. 
Без эшләсәк, җиренә җиткереп, 
Тел-теш тидермәслек эшләдек. 
Ярышларда беркем узалмады, 
Мактау тактасыннан төшмәдек. 
Без яратсак, шашып, онытылып, 
Ләйлә-Мәҗнүн кебек яраттык. 
Олы хисләр һаман кайнар килеш, 
Суынмаслык итеп яңарттык.
Без кайгырсак, тышка чыгармадык, 
Эчтән генә сызып кайгырдык. 
Тормыш бит ул тоташ шатлык түгел. 
Сагышларны суга агыздык. 
Картлыктан да шуңа курыккан юк, 
Килсә килсен әйдә, көтәрбез. 
Бездән башка дөнья моңсу калыр, 
Сагынырлык итеп китәрбез...


ЫШАНЫЧ  КАКШАП БАРА

                Сөт калыр, 
                Ватан китәр.
 
                       Дәрдемәнд.

Туган илне минме яратмадым? 
Анда яшәү – оҗмах төсмере! 
Анам сөте, җыйган ризыкларым 
Җир җанлыклы итеп үстерде. 
Кочагымда гына йөртер идем 
Болыннарын, басу-кырларын. 
Рәнҗетермен кебек тоелганга 
Читкә китәргә дә кыймадым. 
Күкрәгемә ныклап урнашты ул, 
Үз телемне, моңны сатмадым. 
Ил чикләрен инде әйткән дә юк, 
Төрмәсенә кадәр сакладым. 
Шул кеше дә бүген аптырашта, 
Ил байлыгын читкә түгәләр. 
Сөте кимеп барган бу Ватанны 
Очлап туктамасмы түрәләр?!

ПӨХТӘЛЕК ЧИШМӘСЕ

Ишегалдындагы һәрнәрсәне 
Бик тә белеп, төгәл ясаган; 
Әллә каян күреп, танып була –
Бу урында татар яшәгән. 
Ак мунчасы торган, каралтылар... 
Нигезләре калган – истәлек. 
Күпме йөреп сыңар чүп тапмадым, 
Һәр тарафта җылы пөхтәлек. 
Уйлап куйдым: «Безнең халык кебек, 
Бармы оста дөнья көтәргә?» 
Ярата да инде чиста килеп, 
Чиста яшәп, чиста китәргә. 
Хөсет җилләр исми гел дә монда... 
Безне нәрсә пөхтә яшәтә? 
...Намазлыкка баскан әбкәй төсле, 
Алмагачлар ап-ак чәчәктә.

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ

Үги ана төсле кояшы да,
Үзе көлә, үзе җылытмый. 
Кичке ягы җылы тоелса да, 
Иртәләре салкын, дымыкый – 
Табигатьнең сәер вакыты.

Карт-корылар инде бүрек кигән, 
Яшь-җилкенчәк әле яланбаш. 
Бакчадагы чаган агачыдай 
Малай-шалай ярым ялангач –
Кешеләрнең сәер вакыты.

Чәчәкләрне күрсәң сискәндерә 
(Кеше гомеренә ишарә) – 
Исән булганнары шатландыра, 
Кырау тигәннәре – бичара... 
...Күңелкәйнең сәер вакыты.

БИРМӘ ТЕЛЕҢНЕ!

                  – Бирмә илеңне!                                
                  – Бирмә!

                          М. Әгъләмов.

«Һәм»нән башлап «хәм»гә
                                  барып җиттек,
«Хам» да булыр, килеп терәлдек. 
Ник бозыла безне татар иткән 
Алты аваз – алты берәмлек? 
Ярым урыс буын алга чыкты, 
Әйтелешне шулар буталый. 
Миллилекне безнең саклап килгән 
Төп хәзинә телне ботарлый. 
Эфир аша аккан гарип сүзләр 
Чеметтереп туктый йөрәктә. 
Авызларын барып ямар идем, 
Кулым җитми, яшим еракта...

ҮКЕНҮДӘН НИ ФАЙДА?

Каргыш төштеме соң? Ни сәбәптер 
Марҗа булды минем җиңгиләр. 
Килгән чакта юаш иделәр дә 
Яши-яши тәки... җиңделәр. 
Безнең телдә бер сүз белмәделәр, 
Татар нигә алар халкына... 
Гомер сөрдек без дә мыгырданып, 
Телне бозып туган хакына... 
Балаларга тәре үптергәннәр 
Чиркәүләрдә, бездән качырып; 
Мөселманлык шулай кимеп бара, 
Нәсел корый, яшим ачынып. 
Абыйлар да инде аңладылар, 
Кызыкмыйлар катнаш туйларга. 
...Соңлап үкенүдән ни файда соң? 
Вакытында кирәк уйларга!..


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: