Мәдәни җомга

Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ: БУ ЕЛЪЯЗМАМ ҖЫЛЫ БЕР КАРАШТАН, СИНЕ КҮРГӘН КӨННӘН БАШЛАНА...

Сез дә өйрәнегез Шаклар катып йөрим кайчагында Үткәннәрне искә төшергәндә. Ничек түзә Адәм балалары Зур хәсрәт баштан кичергәндә? Ничек исән кала?Яшәү көче Килә икән кайсы тарафлардан? Юанамы, суга агызам, дип, Бушанамы җилгә таратканда? Мине дә бит тормыш талкышлады, Югалтулар белән кавыштырып. ...Яшәү кирәк килгән кайгыларны Сөю шатлыгына алыштырып... Өч шарты...

Сез дә өйрәнегез

Шаклар катып йөрим кайчагында
Үткәннәрне искә төшергәндә.
Ничек түзә Адәм балалары
Зур хәсрәт баштан кичергәндә?
Ничек исән кала?Яшәү көче
Килә икән кайсы тарафлардан?
Юанамы, суга агызам, дип,
Бушанамы җилгә таратканда?
Мине дә бит тормыш талкышлады,
Югалтулар белән кавыштырып.
...Яшәү кирәк килгән кайгыларны
Сөю шатлыгына алыштырып...

Өч шарты бар

Матур шигырь языйм дисәң,
Бармакларың сөйсен каләм,
Кешеләрне ярата бел,
Йөрәгеңә сыйсын галәм!

Хәтәр адым

Шәһәр бит ул тынны, аңны кыса,
Фикереңне бәйли, оета.
Матди ихтыяҗны алга куеп,
Ник туганын кеше оныта.
Авылларын ташлап киткәннәрне
Мин, мөгаен, мәңге аңламам.
Табигатьтән аерылган затлар
Ерагая төсле Алладан...

Ялгышмасын өчен

...Социализм төзеп карыйсыгыз
килсә, таркалса да кызганмаслык
ил сайлагыз!
БИСМАРК.

Бу картлачның фаразлары
Безнең илгә тач килә;
Кыек киткән юлыбызга
Бигрәкләр дә мач килә,
Таркалдык бит... Менә хәзер
Кем елый да, кем көлә.
Дошманны да тыңлау кирәк!
Шуны әйтәсем килә...

Көлке хәлләр

Җир колхозларга мәңгелеккә бирелә.
(Колхозлар Уставыннан).

Колхозга җир кирәк түгел,
Кешеләргә кирәк ул.
Тормышыңны сыйлы итү,
Яшәр өчен терәк ул.
Фани булган гомереңдә
Җан сакларга файда ул.
Кәгазьдә бар, гамәлдә юк...
Мәңгелек җир кайда ул?

Кешедән туалар шул

Ват, җимер коймасын,
Юлга койма коймасын.
Кызлы кеше кызын тыйсын,
Егетләрне тыймасын.
(Азгын «егетлар» такмазасы)

Тыеп кына булмый икән шул ул,
Үтеп керү җаен табалар, -
Койма арты койма җимерелә,
Җирдә арта ятим балалар.
Андый хәсрәт безгә кагылмас, дип,
Өметле җан, нигә алдыйсың?
Бу дөньяның бик күп шакшылыгын
Кызың үсеп җиткәч аңлыйсың.
Җимерә дә, таптап алга китә,
Сиңа кала йөрәк ярасы.
Әрдәнәләп турап өяр идем,
Ул хайван да /.../ кеше баласы.
Түземлек бир, Ходам!

Яңа елъязма

Олы календарьлар яшәп килгән:
Майя, Григорий һәм дә Юлий...
Халыклар бит көннәр, айлар санап,
Озын гомер, зур бәхет юрый.
Шәхси гомерне дә теркәп була,
Дәвам итсен, ертып ташлама.
Минеке бит җылы бер караштан,
Сине күргән көннән башлана...

Өметеңне югалтма

Ышаныч яулап алына,
Мәхәббәт үзе таба...
Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА.

Киләренә өметләндем,
Чапмадым читләр күзләп.
Бәхет дими, нәрсә диим? -
Тапты бит, тапты эзләп.
Ышанычы да яуланыр,
Тугрылык хакын хаклап.
... Түгәрәкләнә ул дөнья,
Йөрмәсәң хисләр ваклап...

Икәүләп эзлик

Төнбоекның чәчәкләре
Сары була, ак була.
Икесен дә бергә күрсәң,
Яратуың хак була.
Кайберсенең ян яфрагы
Җөп түгел шул, так, диләр.
Җаныңның ярты өлешен
Үзең эзләп тап, диләр.
Сарысы күп, ак таҗлысын
Очратканым юк әле.
Бәлки, парлап көтәдер ул,
Син дә юлга чык әле!..

Киткәч аңладым

Мин бит сине шундый яратканмын,
Бүген тәмам беттем төшенеп.
Көнем үтә бергә вакытларның
Һәр мизгелен уйлап, тикшереп.
Кирәк булды микән синең яктан
Улкадәрле мине иркәләү?
Назлап үзгәртергә тырышуың,
Җавап алалмагач - үпкәләү.
Хәзер генә барсы аңлашылды:
Бар җылыңны миңа биргәнсең.
Еллар үткәч, сагынасымны да,
Үкенәсемне дә белгәнсең.
Төшендердең: синсез яши алмыйм,
Җавабыңны кала көтәргә.
Әйе, яратканмын!
Шуны аңлар өчен
Кирәк булган синнән китәргә...

Үземнән сорама

Аңлыйм, сизәм - синең янда
Булыр соңгы тукталышым.
Ары узып китә алмам,
Тәмамланыр юк-бар эшем.
Кем әйтте, дип сораштырма,
Сүзнең очы - югарыда.
Хыялыйлар дөньясында
Нигә ялгыз югалырга?!
Синдә парга әйләнермен,
Җаным очар мәмләкәттән.
Белеп барам, сәбәпләрен
Сора, җаным, мәхәббәттән...

Коткарасың килсә

Әгәр бәхетле икән, ул инде
мәхәббәт түгел.
Марина ЦВЕТАЕВА.

Нигә кирәк сиңа минем үткәннәрем,
Малай чакта сыер-сарык көткәннәрем.
Хыянәтен күргәч шәп бер чибәркәйнең,
Авылдан ук качып чыгып киткәннәрем.
Ул вакытлар төшкә һаман керәчәкме?
Алдан белеп булмый ла шул күрәчәкне.
Сораштырма, тимә кипкән яраларга,
Бик кызгансаң, бизә минем киләчәкне!

Үзебезнеке ярамыймы?

«Изге Вәли көне» дисез.
Каян килгән Вәли ул?
Бу кадәрле ах итәрлек
Ни күрсәтте әле ул?
Сөю хисе һәр милләтне
Яшәтүче тоткы ул.
Вәли шуны болгатырга
Җибәрелгән коткы ул.
Чит потларга табынучы
Гашыйк түгел, мәлгунь ул.
...Татар булып яшим дисәң,
Вәли булма, Мәҗнүн бул!

Җавапны аерым тотасы
Яшь вакытта күмәк була
Тормышыбыз, уйларыбыз...
Билгеле бер яшькә җиткәч,
Тармаклана юлларыбыз.
Әзерләнү башланамы
Ахирәтнең гүрләренә?
...Көтү белән кертмиләр шул
Оҗмахларның түрләренә...

Бәя

Бәхиллеген сорамадым,
Үзе дә кузгатмады.
Гаеп-кыегымны әйтеп,
Йөземне кызартмады.
Пөхтә булып яши белде,
Хисләре тапланмады.
Минем кырыс гадәтләргә
Бәйләнеп вакланмады.
Булганымча кабул итте,
Кичерде кискенлегем.
...Китеп барды чүп-чарлардан
Күрсәтеп өстенлеген...

Үз өлешем

Һич очына чыга алмыйм:
Бу гомер соң кемнеке?
...Алдагысын Алла белә,
Үткән генә - минеке...


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: