Мәдәни җомга

Илдус ДИНДАРОВ: КҮКЛӘР БИЕКЛЕГЕН ТОЙГАНЫМ БАР...

Торналар Күкләр биеклеген тойганым бар, Чагылышын күреп суларда. Озак карап торсаң, упкыннарга Тартып алыр сыман шул мәлдә. Бәллүр кыңгыравы чыңлагандай Яңгырады өнме-тавышмы - Ерак җирдән, әнә, сагынышып Торналарның кайтып барышы. Һай, дөньялар нинди рәхәт,иркен, Шатлык өне тибри һавада! Бер карт чыккан яз җылысын тоеп, Күңелледер бүген аңа да. "Торналарны, -...

Торналар

Күкләр биеклеген тойганым бар,
Чагылышын күреп суларда.
Озак карап торсаң, упкыннарга
Тартып алыр сыман шул мәлдә.

Бәллүр кыңгыравы чыңлагандай
Яңгырады өнме-тавышмы -
Ерак җирдән, әнә, сагынышып
Торналарның кайтып барышы.

Һай, дөньялар нинди рәхәт,иркен,
Шатлык өне тибри һавада!
Бер карт чыккан яз җылысын тоеп,
Күңелледер бүген аңа да.

"Торналарны, - ди ул, - еш каршылыйм,
Бер әйләнеп кайта исәннәр.
Карчык кына китте... ахирәткә...
Кире кайтмас, нәрсә дисәм дә..."

Боек җанның иңрәвеннән кинәт
Гамьсез уйлар китте өзелеп;
Күкләр биек, көннәр матур да бит,
Килсәләр да кошлар тезелеп...

Сөенечләр генә китерми яз,
Көенечләр дә чират торалар.
Яшәү кадрен белсен өчен кеше,
Моң-гамь ташып йөри торналар.

* * *
"Диңгез дәфтәре"ннән

Килеп төшкән идек давыллы бер төндә
Көньяктагы кояш иленә;
Төне буе диңгез котырынды улап,
Мең арыслан кебек кимендә.

Көн тууга, көче бетеп, юашланды гүя,
Анардан да юктыр сабыры.
Вак дулкыны, иркә песи баласыдай,
Аякларга килеп сарылды...

Алсу офыкларда, әнә, каймаланып,
Җилкән куйган ялгыз бер көймә
Лермонтовның
Гарасатны җиңеп кайткан
«Ак җилкән»е булып күренә.

Печән өсте белән хушлашу

Үтәли күренә - күк йөзе,
Болында - үлән исе.
Эх, дөнья хозуры! Рәхәт.
Җәй. Челлә. Печән өсте.

...Тик хәзер чалгылар янавын,
Күңелле кош-корт сайравын
Килсә дә ишетәсе,
Юатса юатыр үчекләп
Мич арты чикерткәсе.

Машина үкертеп килгәннәр.
Бетте эш...
Әмма кибәннәр тезелеп
Калмады чират-чират -
Алып та киттеләр түкләрдә,
Әйтерсең,җәйне чорнап.

Тырмалы хатын-кыз булмагач,
Аланнар җансыз төсле.
Җирдәге җәннәт почмагы,
Хуш инде, печән өсте!..

Истәлек

Әти алмагач утыртты,
Безне җыеп бакчада:
«Эше булгач, җимеш - бушка,
Янга кала акча да...»

Көлемсерәп әйтте шулай,
Сүз кыстырды әни дә:
"Алма ашап тамак туймас,
Йортка кирәк яме дә".

...Тагын сирень утыртканнар
Истән чыкмый әле дә...

Гомер үтте. Үсеп җиттек,
Татып әче-төчесен.
Бакчабыз гел шау чәчәктә,
Тик юк карар кешесе.

Узган-барган болай гына
Йолкып китә сиреньне;
Алмагачны ботарлыйлар,
Җимешләрен ботагыннан
Өзәргә дә иренеп.

Куакларым рәнҗүдән
Башларын ия кебек;
"Тамырларны корытудан
Саклагыз" , - дия кебек.

Авылым ядкәрләре алар,
Гел түрдә хәтеремнең;
Сирене әнием төсе шул,
Алмагач - әтиемнең.

Разиз поезды

Поездларның моңсу тавышлары
Искә төшергәндә ул кызны,
Хәтерлимен авылым кырларыннан
Шаулап үткән разиз* поездын.

Күңлем белән янә шул тарафка
Сагынудан йөгереп узамын;
Күрәм тагын каравылчы йортын,
Талгын яткан тимер юлларын.

...Тын почмакның җаны иде ул кыз,
Чибәрлеге кальбем җилкетте:
Поезд гүя семафорга түгел,
Аны күреп тизлеген киметте.

Әй, разиз кызы, нигә генә икән
Күрешүләр булды бик кыска?!
Безнең язмышларны, ике якка бүлеп,
Кисте сыман корыч рельслар...

Әллә кайдан гына килгән поезд
Алып китте сине еракка.
Ә мин калдым офык артларында,
Сөю, өмет, уртак сер саклап.

Гел юксындым сине тормышымда,
Борчу-гамьнәр баштан күп узды.
Бәгыремне парә-парә телеп,
Гүләмәче, разиз поезды!

...Ә шулай да урман буйларыннан
Поезд үткән саен, нигәдер,
Якты сагыш баса мине. Димәк,
Яшьлек поезды кайта кемгәдер!

Кояшлы яңгырдан соң

Истә: без күрешкән көнне кинәт
Чәрдәкләнде кояш нурлары -
Аяз күктән ялгыз кара болыт
Юып үтте чишмә буйларын.

Кыек яуган кояшлы яңгырның
Чабып кердек "чабуы" астына.
"Мәхәббәткә җил-су тимәс", - диеп
Чытыкландың шунда аз гына.

Чылансак та, йөрәк ялкыннарын
Сулар гына баса алмады.
Еллар үткәч кенә, белмим нигә,
Мәхәббәтнең көче калмады.

...Кояшлысы булды яңгырларның,
Яшенләп тә яуды, коеп та...
Синсез яшәү миңа кызык түгел,
Тормыш үзе
Узды сыман мине кыеклап.

Соңгы ипи телеме

Яшь парларга байлык теләделәр,
Йола кушкан бал-май каптырып;
Гөл-чәчәкләр иде алларында,
Торды түрдә күмәч яктырып.
Кияү белән кәләш бәхетенә
Тол әбиләр сөенеп сөйләнә
(Яшь пәрдәсе аша тибрәнешеп
Кыз чаклары гүя шәйләнә):
- Истән чыкмый Сәлимемнең миңа
Кершән ташыганы Казаннан...
- Минекенең кәчтүм кесәләре
Бушамады кәнфит-мазардан...

Оныкларның әллә унынчысын
Утырткан да кочып итәккә,
Һаҗәр карчык кинәт телгә килде:
- Менәтерәк, ипи, димәктән,
Онытасым юк герман сугышында
Үлеп калган күрше Гыйлемен...
Балачакта, ачлык елны миңа
Биргән иде соңгы телемен.
Нигә мине жәлләгәндер мәрхүм?!
Сорамадым... Әл дә үкенәм...
- Яраткандыр сине, ахирәтем...
- Гашыйк җанның күңлен кем белгән?!

Сердәшләрнең ихлас сүзләренә
Һаҗәр әби моңсу елмайды;
Дисбе тартты һаман, төймә саен
Чигергән күк үткән елларны...

Яңа ел, дибез дә...

Вакыт бер дә яңармый ул,
Календарьны күр, кара, -
Нинди "яңа" булсын инде,
Ел да "картая" бара.
Былтыр -
Ике мең дә унөч иде,
Хәзер -
Ике мең дә ундүрттә.
...Иске елмы, яңасымы,
Барыбер
Гомер үтә!
Тик шулай да әллә нигә,
Яңа елны яңа көйгә
Каршылаган бәйрәмдә
Күңелләребез яшәрә,
Шатлыктан баш әйләнә!
Вакыт агымын тоймыйбыз шул,
"Яшәү - алда!"- дибез дә;
Уйлап баксаң, безнең гомер
Тамчы бит ул диңгездә...
...Ямансулап торыр чакмы?
Үзгәртмәсәк тә вакытны,
Яшәү рәхәт, күңелле!
Ә тормышны яңартулар
Бездән тора түгелме?!

* * *

"Әбиләр чуагы" - ул дәвамы сыман
Кыз чактагы (сүрелә төшкән) кайнар назның;
Ә «алтын көз» - ир-егетнең сабыр гына
Елмаюы, тыенкы хис кайтавазы.

Исем

Күңелем була гади генә эндәшсәләр,
Өстәмичә урысчалап «Фәләнеч»ен.
Балачакка кайтыр идем, әниемнән
Исемемне тик бер генә ишетер өчен.

Бәхет

Йолдыз түгелдер ул күк йөзенә чыккан,
Чәчкә түгел күкрәгеңә алып кочкан;
Бәхетне син эзлә күңлең төпләреннән -
Кошсыман, ул бер почмакка, бәлки, поскан...

Нәкъ уртасында

Яхшылыкны явызлыктан аерган чик
Һәр йөрәкнең үтә ди нәкъ уртасыннан;
Шуңа мәллә кайчак бәргәләнә йөрәк,
Кайсы якны сайлый белми утырасың да.


* Разиз - Нурлат төбәгендә разъездны шулай әйтәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: