Мәдәни җомга

Илдар КЫЯМОВ: МИН ӘҢГӘМӘ КОРАМ ВӨҖДАН БЕЛӘН...

Бишбатман Зөя ярларында урыс аулы, Аталышы нурлы - Бишбатман! Бу исемдә шанлы чорлар өне Еллар иңрәве мең катлам. Кимсетелгән тарих эзе яши Төрки йортның һәрбер чатында. Мөэминнәрнең бакый өе калган Бишбатманның чиркәү астында. Кичерегез безне, бабакайлар, Рухыгызны борчый ят аваз... Татар атлы урыс авыллары - Үксез үткәннәрдән кайтаваз. Нишләп икән...

Бишбатман

Зөя ярларында урыс аулы,
Аталышы нурлы - Бишбатман!
Бу исемдә шанлы чорлар өне
Еллар иңрәве мең катлам.

Кимсетелгән тарих эзе яши
Төрки йортның һәрбер чатында.
Мөэминнәрнең бакый өе калган
Бишбатманның чиркәү астында.

Кичерегез безне, бабакайлар,
Рухыгызны борчый ят аваз...
Татар атлы урыс авыллары -
Үксез үткәннәрдән кайтаваз.

Нишләп икән шундый кадерсезлек,
Каберсезлек безгә тиң-таман?!
... Зөя-суга яшен түгә-түгә
Һаман җавап көтә Бишбатман.


Башыңа тай типсә

Болында уйнап чапканда,
Колын белән шаярып,
Тай малайның башын ярган,
Кушаяк белән орып.

Очкыч яллап озаттылар
Башкалага баланы.
Исән калды, савыгып кайтты -
Тормыш җебе ялганды!

Ул бала ачуланмастыр,
Шундый "мораль" чыгарсам:
"Башыма тай типмәгән" дип
Әйталмас ул һичкайчан.


Киләчәккә кайтам

Туган йортка кайту нинди рәхәт
Сулышлар да китә киңәеп.
Кайту һәрчак сөенечле була,
Көтеп торса газиз әнкәең.

Туган йортта канат чыныктырды,
Очып китте кече, олысы.
Дүрт ел* кинәндерде туган йортның
Әткәй саклап торган җылысы.

Кайту! Кайту! Нинди җылы бу сүз
Кайтыр җирең булган тәкъдирдә.
Ничә еллар кайттым үз ояма,
Рәхмәтлемен шуңа тәкъдиргә.

Үткәннәргә кайталмау сагышы
Гомер буе мине өтәчәк.
Тик боекмыйм: кайту шатлыклары
Киләчәктә мине көтәчәк!


Рәнҗетелгән тарих

Мең сәнәлек Казан кайнап тора
Дөнья куа мәркәз халыгы.
Кыл үзәктә - җимрек агач йортлар
Тукай заманының байлыгы.

Һәр агач өй - үзе бер зур тарих
Монда кемдер туган, яшәгән.
Кемдер газиз милләт күкләрендә
Ялтыр яшен булып яшьнәгән.

Бүген йортлар елый,
Сүтелгәннәр...
Күзсез тәрәзәдән җил йөри.
Мыскылланган йортның горур рухы
Солтан урамында** иңри.

Милләттәшем, бармы ишеткәнең
Йортның өнсез-яшьсез елавын?
Ипләп кенә әйләнеп кил әле
Насыйри, Нариман урамын.

Ятим йортлар - рәнҗетелгән
Тарих
(Йә сүт инде аны, йә яса).
…Ун гасырлык Казан горур гына
Унберенчесенә аяк баса.

Вөҗдан белән әңгәмә

Мин әңгәмә корам... вөҗдан белән:
Ничек хәлең? Ничек кәефең?
Усал сорау бирсәм, Намус-дустым
Таныр микән берәр гаебен?

Сыныкларга сылтау җитәрлек ул,
Белмәгәннең башы авыртмас,
Биткә япсаң дуңгыз тиресен дә,
Вөҗдан хисе сиңа каныкмас...

Вөҗдан миңа үзе сорау бирде,
Әңгәмәнең кызган чагында.
Ай-һай авыр, авыр икән, Намус,
Сынау тоту синең каршыңда.

Вөҗданың сау булса, ямьле булыр,
Гүзәлләнеп атар һәрбер таң.
Йа, Ходаем, саклый күрче Үзең
Ялган дан һәм харам маллардан.

Мин әңгәмә корам вөҗдан белән,
Җепкә тезәм уйдык уйларын:
"Үзең киткәч һичкем пычратмасын
Син җирләнгән кабер туфрагын".


«Манзара» тапшыруы гимны

Туар көннең нуры Җирне сөя
Офыкларда ал таң кызара
Яңа көнгә изге теләк тели,
Сөенечләр өсти "Манзара".

Мәшәкатьле көннән хәлең китсә,
Эш бармавын тойсаң берара,
Төпле киңәш бирер, ярдәм итәр
Синең тугры дустың - "Манзара".

Шәфәкъләргә алсу йөгергәндә
Күңелләрне нечкә моң сара.
"Яңа гасыр"ларда гөрләп яшик
Канат куйсын безгә "Манзара".

Экраннардан ургып җиһан сулый
Дөньяларны бизик үзара.
Милләтемнең гүзәл күренеше -
Илһамчыбыз безнең - "Манзара"!


Үксез йортта

Бу йорт ишегеннән атлап кергәч,
Бәгырькәең килер телем-телем.
Ятим язмышларны сурәтләргә
Кодрәткәе җитмәс туган телнең...

Кай бәндәнең кулы барды икән
Ташлап калдырырга сабыйкаен?
Һәр тарафта әрнү; җан түрендә -
Катып калган хәсрәт адым саен.

Яшең кипкән инде. Елап кына
Күк капусы кемгә соң ачылды?!
(Ике яшьлек сабыйлар да монда
Аксакаллар сыман гел басынкы...)

Күчтәнәчләр сузган җылы кулга
Үксез бала сарыла сак кына:
"Сиң әтием мәллә минем, абый?
Ал мине, ал! Монда калдырма!"

Бу йорт ишегеннән атлап кергәч,
Бәгырькәең килер телем-телем,
Ятим язмышларны сурәтләргә
Кодрәткәе җитмәс туган телнең...


Гомер турында уйлану

Көн туа да тагын үтеп китә,
Сагыш савытларын тутырып.
Көн-төн алмашуда нинди хикмәт?
...Уйлыйсы бар әле утырып.

Гомеремнең һәр иртәсе - шатлык.
Аны сөенечтә уздырып,
Оныкларны күккә чөя-чөя,
Көләсем бар әле утырып.

Шатлык арты сынаулары килер,
Бәгырь катламнарын умырып,
Яшәү мәгънәләрен уйлый-уйлый,
Елыйсы бар әле утырып.

Шомлы фикер, дустым, сагайтмачы,
Тулмаган да бит миңа кырык.
Уйлар,
Көләр,
Елар өчен минем
Яшисем бар...
Дөнья тутырып!

Бабама хат

Җиңү килгәнгә дә байтак инде,
Сугыш хәтерләрдә яңара.
Соң булса да хат язарга булдым
Яуда ятып калган бабама.

Кыяметдин бабай, мин - оныгың,
Еллар аша сиңа эндәшәм.
Шигъриятнең тылсым көчен кушып,
Синең рухың белән сөйләшәм.

И, бабакай, якты тормыш өчен
Күпме караңгылык кичкәнсең.
"Партиясез большевик мин!" - диеп
Лаеш шулпалары эчкәнсең.

"Галиябану" җырлап урам гизсә,
Тавышыннан аны таныйлар.
Авылга ул тәүге тракторны
Алып кайткан дигән даны бар.

"Сезгә монда беркем тимәс!" - диеп,
Чит төбәктән яуга киткәнсең.
"Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз," - диеп,
Сабыйларны кочып үпкәнсең.

Балаларның ятим калачагын
Сизенгәндер нечкә күңелең,
Үзең солдат, танкист, ә күңел бит
Бик өнәми итек, шинелен...

Соңгы солдат җирләнмичә торып,
Сугыш бетмәгәне билгеле.
Нәрсә көтә икән үз кешесен
Үгисеткән залим бу илне ?..

Бабакаем, быел инде миңа
Синең яшең тулды - кырык бер.
Шигъри хатым белән син мәрхүмне
Искә алдым менә тагын бер.

Балаларың бакыйлыкка күчте,
Оныкларга калды бу дөнья.
Шуның берсе - Әгъләм улы Илдар
Сагыну хисе белән кул куя.



* Дүрт ел - әни вафатыннан соң әткәй шул кадәр гомер ялгызы яшәде.
** Солтан урамы - артист Зәйни Солтанов урамы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: