Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Илдар Юзеев: Җырым минем һич бетәрлек түгел, Куларбамда гына бер капчык!..

Кирәк сүзебезне, Йөрәк сүзебезне Әйтеп китик, аннан соң була...

(Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевнең тууына 90 ел)

* * *
Куларбамны тартып узган чакта
Бөкерәеп, алга сузылып,
Икешәр дә өчәр машиналы
Күршеләрем кала кызыгып.
Берни дә юк, дисәм ышанмаслар:
Нәрсәдер бар минем арбамда.
Бизнесменнар кызыгып карап кала,
Мин урамнан үтеп барганда.
Ике-өчәр дачалары булган
Танышларым туктап юл бирә,
Халык арасында очрашканда,
Илбашлары хәтта кул бирә.
Эшкуар да, җилкуар да түгел,
Хәерче дә түгел, мескен дә...
Миллиардерлар, минем хәлдә булса,
Яши алмас иде өч көн дә.
«Мерседес»та йөргән танышларга
Хәерле юл теләп каламын,
Урам чатындагы ятимнәргә
Хәлкадәри хәер саламын.
«Арган, ахры», – диеп уйлыйлардыр,
Адым саен туктап калганда,
Бик авыр да, бик җиңел дә түгел, –
Нәрсәдер бар минем арбамда.
Өметләнеп карап кала миңа
Ачлар, ялангачлар салкында:
«Нәрсә икән серле ул арбада?»
Юк, көмеш тә түгел, алтын да...
Урам ташларыннан әкрен атлап,
Тоеп барам заман агышын.
Сыгылам да кайчак, бөгеләм дә, –
Төяп барам заман сагышын.
Куларбамны тартып узган чакта,
Ник калалар, дисәм, кызыгып.
Күкрәгемнән тулып, ташып чыккан
Җырым кала икән сызылып...
Үз юлымнан читкә каерылмам! –
Кая юнәлсәм дә – юл ачык.
Җырым минем һич бетәрлек түгел,
Куларбамда гына бер капчык!

* * *
Ычкынырмын акылдан дип,
Уйланудан куркам,
Газапланып йоклап китсәм,
Уянудан куркам.
Соңгы сулышымдыр, бәлки...
Тын алудан куркам,
Вөжданым керсез булса да,
Сыналудан куркам.
Хәерлегә булмас бу дип,
Куанудан куркам,
Шырпы уты күргәндә дә,
Гел янудан куркам.
Мактап тәмам исертүдән –
Сыйланудан куркам,
Нахак сүзләр ишетүдән –
Кыйналудан куркам.
Дөреслектән читкә таба
Юл алудан куркам,
Аклау өчен сәбәп табып,
Юанудан куркам.
Куркуымнан курыкмыйм һич, –
Кыланудан куркам,
Үз юлымнан каерылып
Югалудан куркам...

* * *
Мин фәрештә түгел, бераз
Шәрабын да каптым,
Яшьлегемдә адашып та йөрдем,
Гөнаһка да баттым.
Юк, шайтан да түгелмен мин, –
Әйттем исә кайттым,
Аның коткысыннан китеп,
Үз юлымны таптым.
Язмыш мине авыр юлда йөртте,
Уттан суга салып,
Үрнәк түгел, миннән була –
Бары гыйбрәт алып...


КИТҮ

Кирәк сүзебезне,
Йөрәк сүзебезне
Әйтеп китик, аннан соң була...
Кояш нурын сибәр,
Күздән яшьләр кибәр,
Без китәрбез әкрен, тын гына...
Күзгә карап куллар кысышканда
Әйтелгән сүз ихлас, чын була.
Таңнар сызылып калыр,
Җаннар өзелеп калыр,
Без китәрбез әкрен, тын гына.
Юксынсагыз безне,
Суытмагыз эзне,
Йөрәк сүзе бары шул гына.
Кырлар, җир-су калыр,
Җырлар моңсу калыр,
Без китәрбез әкрен, тын гына...

* * *
Бәла-каза арттан ияреп йөри,
Кайчак көтеп тора алда ук...
Гомер буе мин яшәгән булдым
Бәхет килер диеп алданып...
Гел ышанып, гел алданып яшәү
Газапларны бераз киметкән.
Шул чорымны кайчак сагынып куям...
Тик үзем дә белмим... нилектән?
Хәсрәтләрем бераз кимер иде,
Үзем генә булсам бәхетсез,
Ничә гасыр буе көрәшеп тә,
Милләттәшләр һаман тәхетсез.
Ышанмыйм да инде, алданмыйм да...
Газапларым шуңа артадыр,
Бабамнарның ватык тәхетләре
Аның саен ныграк тартадыр...

* * *
Хәерче, гарип-гораба...
Кем генә юк урамда...
Хәер бирергә омтылып,
Кесәмә тыгылам да...
Кулны кире тартып алам.
Сез өмет иткән кеше –
Ул да Казанның билгеле
Рухи бай хәерчесе.
Кесәләр буш... Күңелем хуш...
Акчасыз-нисез җырлыйм.
Гармун уйнап, бүрек тотып,
Урамда гына тормыйм.
Юбилейга бүләк булган
Тунымны киеп йөрим.
Салкында туңып утырган
Баланы сөеп йөрим.
Мин дә заман байларына
Кызыгып карап калам.
Кил әле, кер тун эченә,
Кил, җылын, таҗик балам...
Бу бабагыз – пенсиядә.
Йөрергә вакыты бар.
Илдән, Җирдән куылмаган, –
Бер генә бәхете бар...

* * *
Таныш, үземнең җырымны
Ишеттем әллә каян...
Ватан сугышы гарибе...
Кулына тоткан баян.
Күкрәгендә – медальләре,
Алдында – кәләпүше.
Синме соң бу иң-иң явыз
Дошманны җиңгән кеше?!
«Без көчле!» дип язган шагыйрь
Ярдәм итәлмим мин дә.
Җырым да мохтаҗ ярдәмгә
Шушы хәерче илдә.
Берни юк... Заман җилендә
Чалланган ак башым бар.
Шушы хәлләрдә калуда
Минем дә катнашым бар...


БУРЛАКЛАР

Идел буендагы бурлаклардай,
Тормыш йөген тартып барасың.
Хәлдән таеп арып каласың да
Сүгенәсең туктап: «Анасын!..»
Бар да, бар да халык җилкәсендә:
Кемнәр генә анда менмәгән...
Миллион – өзелә-сузыла аркан тарта,
Кәеф-сафа кора мең адәм.
Мин дә тарттым алар пароходын,
Мин дә бераз гына бурлакмын.
Гамьсезлегем шулай арта-арта,
Яшьлегемне иртә югалттым.
Бар да, бар да халык җилкәсендә,
Бик соңарып шуны аңладым.
Мин акчарлак булып күтәрелдем,
Бурлаклардан һаман калмадым.
Акчарлакның ачы авазларын
Тыңлый-тыңлый, халкым, уйлап бар:
Өзелерме аркан йә түземлек, –
Булырбызмы мәңге бурлаклар?..


* * *
Указлы шагыйрь булганчы, 
Указлы мулла булсам,
Бәлки, деннән язмас идем,
Гел изге юлда булсам.
Соң аңладым илһамымның 
Күкләргә бәйләнгәнен,
Илаһи шагыйрь икәнен 
Мөхәммәд пәйгамбәрнең. 
Шик ярала иң-иң тирән 
Җирендә күңелемнең: 
Табигатьнең бик үк камил 
Баласы түгелмендер...
Рәхмәт, Тәңрем, әле дә мине 
Бу җирдә Адәм иттең.
Тик кызганыч, гомеремне 
Заяга әрәм иттем.
Үкенсәм дә артта калган 
Имансыз елларыма, 
Сыялмыйм шул Мөхәммәднең 
Катгый кануннарына.
Указлы шагыйрь булганчы, 
Указлы мулла булсам,
Бәлки, деннән язмас идем, 
Гел изге юлда булсам...


ИЯЛӘШТЕК

Ияләштек илне-җирне
Талауга,
Үзебезне кол түгел дип
Санауга.
Ияләштек налогка йә
Ясакка,
Туган җирен ташлап киткән
Качакка.
Ияләштек җимерүче
Хакимгә,
Урамдагы кулын сузган
Ятимгә.
Ияләштек туп атуга,
Кан, утка,
Әнкәсенә кайткан кургаш
Табутка.
Ияләштек тешне кысып
Дәшмәүгә...
Ияләштек әнә шулай
Яшәүгә.
«Йом күзеңне, күрмә күпне,
Бул тыныч...»
Менә шулай яшәү үзе
Куркыныч...


АБЫЙЛАРСЫЗ КАЛГАН ЮЛЛАРДА

                 Ләис Зөлкарнәйгә

Фәиз үткән юллар, нигә миңа
Үпкәләгән кебек карыйсыз?
Ләис энем, сиңа килдем әле,
Син дә, мин дә калдык абыйсыз.
Без дә юлда, без әлегә исән,
Гомер уртасында калабыз.
Фәиз кебек, без дә әкрен генә
Туган җирдән китеп барабыз.
Юл буеның зәңгәр чәчәкләре,
Нигә шулай боек карыйсыз?
Ләис энем, без энеләр идек,
Син дә, мин дә хәзер абыйсыз.
Фәиз үткән юлдан үзәк өзеп,
Тимер ташкын уза тезелеп,
Авыл белән кала арасында
Без абыйсыз калдык өзелеп.
Үзебез дә сизми калдык, энем,
Тормыш руле безнең кулларда.
Барулары бик үк җиңел булмас
Абыйларсыз калган юлларда.
Көтә булыр, бәлки, һәлакәт тә.
Кайберәүләр кайтмый бер киткәч...
Йөрәк барыбер хәтәр юлга тарта!
Киттек әйдә, Ләис энекәш!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев