Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Идият ӘШИРОВ: Кычытканга чагылып үткән еллар Бәхетлерәк булган күп яктан...

Кемгә акча, кемгә чүпрәк, Кемгәдер җир җитми. Качак булып куылулар, Кан коюлар бетми.

РЕДАКЦИЯДӘН. Пермь крае Барда авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь, байтак популяр җырлар авторы Идият Әшировка шушы көннәрдә 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары телибез.


КЫЧЫТКАННАР

Нигез елый, диючеләр хаклы:
Елый икән нигез тавышсыз...

                  Шамил МАННАПОВ.

Кешеләре киткән, авыл беткән,
Урыны гына ята каралып.
Кычытканнар тора еламсырап,
Нигез ташларына сарылып.

Кычытканнар исән, ни хәлдә дә
Нигезләрен ташлап китмәгән.
Үз кадерен белеп яшәгәнне
Туган туфрак ятим итмәгән.

Туган җиргә тугры кычытканнар
Бала чакта азмы елаткан!
Кычытканга чагылып үткән еллар
Бәхетлерәк булган күп яктан.

Кычытканнар! Әрсез кычытканнар!
Шифалы да, усал, хәтәр дә.
Беткән авыл рухын саклап торган
Кычытканнар чыкмый хәтердән.

ШИГЫРЬ ЯЗГАН ИДЕМ

Шигырь язган идем унбер яшьтә,
Сабакташлар укып көлделәр:
«Без белмәгән берәр шагыйрьнекен
Чәлдергәндер әле», – диделәр.

Шигырь язган идем унсигездә:
«Гашыйк булгандыр бу?» – диделәр,
Таныш кызлар: «Кем соң илһамчысы,
Мин түгелме?» – диеп йөрделәр.

Шигырь язган идем утызларда,
Кыйнадылар, тәнкыйтьләделәр: 
«Фикерең сай, шулай да яз, әйдә,
Гонорары булыр», – диделәр.

Шигырь язган идем кырык яшьтә,
Мактадылар, күккә чөйделәр:
«Тырыша торгач, булдырган бит малай,
Дүрт юл шигырь язган», – диделәр.

Шигырь язган идем өлкәнәйгәч,
Миңа карап гаҗәпләнделәр.
Аннан кызгандылар: «Моңарга да
Бала акылы кергән», – диделәр.

ИСКӘ ТӨШӘ ӘНКӘЙ СҮЗЛӘРЕ

Әйтә торган идең: «Өлкәннәргә
Авыр сүз әйтмәгез, балалар!»
Шул сүзләрең, әнкәй, бүгенгедәй
Җанга кагылып-кагылып алалар.

Әйе, киңәшеңне тотмаганбыз,
Калдырганбыз картлар хәтерен.
Гаепләп йә ватып кичәгене,
Җайлап әйталмыйча әйтерен.

Намус беткән, әхлак зәгыйфьләнгән,
Имансызлар арткан заманда,
«Кем гаепле?» дигән бакый сорау
Борчып тора шуңа һаман да.

Нинди булыр бездән соңгы буын,
Аңларлармы кеше кадерен?
Тәрбияләп, соңгы юлга озатып,
Зиярәт кылырлармы каберен?

«Өлкәннәрне, берүк, рәнҗетмәгез!»
Искә төшә әнкәй сүзләре.
Шушы сүзне әйткән әнкәйләрнең
Кадерләдек микән үзләрен? 


БЕЗ КИЛМЕШӘК КАВЕМ ТҮГЕЛ

Күз ташлыйм да ерак үткәнемә,
Сөенеп куям: гаҗәеп үткәннәр.
Бабаларым килмешәкләр түгел,
Монда туып, монда үскәннәр. 

Шушы җирдә тамыр җибәргәннәр,
Урман арчып, иген иккәннәр.
Киек-җәнлек аулап, терлек асрап,
Гаилә корып гомер иткәннәр.

Нинди халык, кемнәр булган алар,
Кем кабызган тәүге учакны?
Тамырларда ага кемнәр каны –
Болгар, Нугай, әллә Кыпчакмы?

Шушы хакта әле дә бәхәс бара,
Кемгә генә безне кертмиләр.
Нәсел-шәҗәрәбез эргәсендә
Тора фин-угорлар, төркиләр.

Бу төбәктә төрки Атилланың
Оныклары яшәп калганнар.
Шушы хакта сөйли табылдыклар,
Иске каберлекләр, курганнар.

Шул чорларның телсез шаһитлары –
Табыла сөңге, окоп эзләре...
Күргән төсле булам шул чагында
Бабамнарның нурлы йөзләрен.

Әйе, Тол буеннан төркиләрнең
Җитез чаптарлары үткәннәр.
Унбер Әхмәт, Җиде Газизләре
Оран салган, тәкбир әйткәннәр.

Дошман килсә, уртак йортны саклап,
Яу чапканнар гаярь ирләре.
Куылып килгән монда яклау тапкан,
Сыендырган Гәйнә җирләре.

Ни хәлдә дә күңелен төшермәгән
Безнең халык элек-электән.
Татар, башкорт, удмурт, урыс – барысы
Бертугандай булып береккән.

Күз ташлыйм да нәсел-шәҗәрәмә,
Әйтеп куям шулчак рухланып:
«Әйе, без килмешәк кавем түгел,
Без – тарихта эзле, зур халык». 


ӘМАНӘТ

Кеше хакын хаклау, вөҗдан, намус
Өлкәннәрдән күчкән әманәт.
Ахры, шуңа кыен чакларда да
Чыгармадык кебек яманат.

Рәнҗетмәдек авыр сүзләр әйтеп,
Кеше өлешенә кермәдек.
Кемнәргәдер ярап, койрык болгап,
Тәлинкәләр тотып йөрмәдек.

Кызыкмадык малга, дәрәҗәгә,
Булмады һич андый хирыслык.
Тик хезмәттә таптык чын бәхетне,
Кыйблабыз булды дөреслек.

Беләм: күпләр безне аңламады.
Санадылар хәтта юләргә.
Санасыннар! Кеше булып үстек,
Кеше булып язсын үләргә.

Иманнар сау, рухыбыз нык калыр,
Купканда да җирдә кыямәт.
Үзгәрү яшеннән уздык бугай,
Әманәткә булмас хыянәт.

БАРДА БЕЛӘН АРЧА АРАСЫ

Барда белән Арча арасы...
Ничә чакрым икән барасы?
Очрашсыннар, сөйләшсеннәр әле
Бер милләтнең ике баласы.

Барда белән Арча арасы...
Кардәшлекне искә аласы:
Тукай булса Арча җиреннән,
Каҗмактыдан чыккан бабасы.

Барда белән Арча арасы...
Җанга рәхәт йомшак һавасы,
Арча киче, Барда таңнары
Күңелләргә кереп каласы.

Барда белән Арча арасы
Дуслык юлы булып каласы,
Каршы алыр, озата барыр әле
Дусларымның җылы карашы.


РӘССАМ БҮЛӘГЕ

Пейзаж бүләк итте күршем.
Уйга калдым бер мәлгә:
Тере табигать каршыма
Килеп бастымы әллә?..

Елга агышлары салмак,
Каеннар моңсу хәлдә.
Ник сары төсне күп биргән,
Рәссам ялгышкан мәллә?

Күршемнең бу иҗат эшен
Мин яхшыга юрадым.
Мөгаен, бу – август ахыры,
Көз башы, дип уйладым.

Аңларга була анысы
Мондый хәлне ничек тә.
Рәссамның яше бит бүген
Илле түгел, җитмештә.


КӨЗГЕ МОҢ

Өзелде дә кинәт сары яфрак
Иңнәремә килеп сарылды.
Шушы мизгел, сары сагыш булып,
Күңел кылларыма кагылды.

Көзге җилдә бөтерелә яфрак,
Оча, югарыга тартыла.
Үзе сизми: гомер җәе үткән,
Яшимен, дип, һаман талпына.

Кире кайтыр иде, булдыра алса,
Яшел яфрак булган чагына.
...Кешеләр дә шулай, торган саен,
Яшьлекләрен ныграк сагына.


ҖИТМӘҮ

Җитмиләрне җиткерергә
Вакыт җитеп бетми...

                          Фәнис ЯРУЛЛИН

Табигатьтә бары да җитеш,
Күпне өмет итми.
Кешеләргә генә җирдә
Гел нәрсәдер җитми.

Кемнәргәдер эчәр суы
Йә икмәге җитми.
Саф һавалы туган ягы
Истән чыгып бетми.

Кемгә акча, кемгә чүпрәк,
Кемгәдер җир җитми.
Качак булып куылулар,
Кан коюлар бетми.

Ил башында торганнарга
Уйлап эшләү җитми.
Адым саен ялгышулар
Башка сыеп бетми.

Җитми акыл, җитми намус,
Бик күп нәрсә җитми.
«Җитми»ләр җитәр иде дә,
Кеше булу җитми.


ЯХШЫ КЕШЕ ЕШРАК КАГЫЛА

Сүнеп барган чакта ышанычлар,
Авырлашса тормыш тагын да,
Ярдәмләшер, терәк булыр дуслар,
Яхшы кешеләр, шөкер, табыла.

Җиңел түгел яхшы булулары –
Андый җаннар ешрак кагыла.
Ак төсләргә җирдә, пакь хисләргә
Каралыклар тизрәк ягыла.

Начарлыкка күнекмәгәнгәме,
Кеше күбрәк акка табына.
Тышта – кояшлы яз, ә күңелең
Ак буранлы кышны сагына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев