Мәдәни җомга

ҖИҢҮ КӨНЕ ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ....

Разил ВӘЛИЕВ Мәхәббәт һәм нәфрәт Сугыш килде безгә сорамыйча, Шакымыйча керде ишектән. Кабатладык шулчак тешне кысып: «Без җиңәргә тиеш ничек тә!» Туп тавышы аяз күкне түгел, Күңелләрне ныграк тетрәтте. Ник уяттың, сугыш, вәхшилекне, Ник уяттың кеше нәфрәтен? Ни эзлисең, сугыш, илләр буйлап? - Син кермәгән өйләр калмады. Тик берәү дә...

Разил ВӘЛИЕВ

Мәхәббәт һәм нәфрәт

Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән.
Кабатладык шулчак тешне кысып:
«Без җиңәргә тиеш ничек тә!»

Туп тавышы аяз күкне түгел,
Күңелләрне ныграк тетрәтте.
Ник уяттың, сугыш, вәхшилекне,
Ник уяттың кеше нәфрәтен?

Ни эзлисең, сугыш, илләр буйлап? -
Син кермәгән өйләр калмады.
Тик берәү дә сине колач җәеп,
Кунак итеп каршы алмады.

Туган җирнең азатлыгын тою,
Җир җылысын тою мең рәхәт! -
Дошманнарга нәфрәт арткан саен,
Туган җиргә артты мәхәббәт.

Рәдиф ГАТАШ

Европада татар шагыйрьләре

Колагымда нигә яңгырый әле
Бер җыр димме:
Европада... татар... шагыйрьләре!
Европада -
Одер, Висла, Влтавада каберләре...

Китермәгән монда дипломатик миссия,
Вәкаләт тә.
Сорбоннага, Краковка
Укырга дип килгән алар, бәлки?
Юк,
Хәтта чит илләргә сәяхәткә
Сирәк чыга татар шагыйрьләре.
Европада ләкин каберләре...

Сугыш җиле алып килгән дә ирләрне,
Берлин төрмәсеннән
Европага баккан Җәлил.
Атакада чакта кергән анда Кәрим.
Польша аша узган Кутуй.
Европада - Баян...
Илләр яшәве өчен гомерләре янган.

Алар чакыра безне,
Чакыра истәлеге,
Соңгы шигырьләре, каберләре:
- Европада,
Европада татар шагыйрьләре!
Якташларын эзләп, шагыйрь менә
Бара Һете иленә,
Фучик җиренә.

Текә, горур тота шагыйрь башын -
Саклый дуслар рухын, бөек хакын.
Ачыла бар дөньяга зур, сабыр җаны...
Колагымда яңгырый,
Һаман яңгырый:
- Европада...
Татар шагыйрьләре!

Равил ФӘЙЗУЛЛИН

Хәтер

(Ветеран җыры)

Гомер узган саен тынмый күңел -
Үткәннәргә хәтер еш кайта;
Тыныч көндә авыр тойгы булып,
Сугыш яраларын кузгата.

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан
Безнең яшьлекләрне чакырып ал!
Җырлыйк әле!
Безнең бу көйләрдә
Кайтмый калганнарның хакы бар!

Көрәшләргә чыктык ил чакыргач,
Газиз башлар ниләр күрмәде!
Нинди генә суны кичмәдек тә,
Нинди генә утка кермәдек!

Еллар арты еллар агалар...
Тормыш үзәгендә - яңалар.
Сорый Хәтер: безнең үткәннәргә
Тугрылыкны саклыймы алар?

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан
Безнең яшьлекләрне чакырып ал!
Җырлыйк әле!
Безнең бу көйләрдә
Кайтмый калганнарның хакы бар!

Резеда ВӘЛИЕВА

9 Май

Идел-ярга ярсып-ярсып
Чал дулкыннар каккан чакта,
Ерак-ерак юллар гизеп,
Кошлар илгә кайткан чакта,
Куе кара болытларны
Ярсу җилләр таратканда,
Төн карасын ярып җирдә
Якты-аяз таң аткандай,
Килде ул көн, балкып килде,
Кояш көлде, дөнья көлде.
Шаян җилләр, ашыга-ашыга,
Тупылларга чуклар элде.

Яшь бөреләр, бәбкәләрдәй,
Талпынышып куандылар.
Умырзая чәчәкләре
Елмаешып уяндылар.

Җырчы кошлар, матур сайрап,
Шатлык хәбәр итте җиргә:
Ул көн меңнәр зарыгып көткән
Бөек җиңү килде илгә!..

Зиннур МАНСУРОВ

Яугир

Төшкә кертеп, гамен салып, күзгә төртеп,
гарше әгъля ничә тапкыр искәртте.
...Ташкирмәннең бик-бик текә итәгендә
печән чаба Хозыр сыман ил карты.

Үзен-үзе чылбыр белән бәйләп куйгач,
аягында егылмыйча нык тора.
Тыныч кына сәйран кылып булмый монда,
шундый урын: йә кан, йә тир йоттыра.

Биеклектә ничек кенә бөекләнмә,
күкләр ала - Аллаһ шулай боерган.
Идел-йортка үлем чәчеп килгән яуның
күпме башы тәгәрәгән бу үрдән!

Шәрран ачып күрсәтелгән яра кебек,
янәшәдә шәрәләнгән ур кала.
Дивар буйлап печән чаба милләт карты,
чалгысына канлы үлән урала.

Тукранбашлар агып төшә авышлыктан,
гүя аста һаман көйрәп куз ята.
Янавычның чыңгылдатып җибәрүе
офыктагы яшен дәртен кузгата.

Чит-ят җиргә кулын сузар үчле чирү
урган-кискән - кылыч бәйдә булмаган.
Тирә-юньдә яшел үлән үстертмичә,
баскынчылар аны күпме буйлаган!

... Төшкә кертеп, гамен салып, күзгә төртеп,
гарше әгъля ничә тапкыр искәртте.
Ташкирмәннең бик-бик текә итәгендә,
үзен бәйләп, печән чаба ил карты.

Мансур ШИҺАПОВ

Җиңү көне җиңел бирелмәде...

Яшь каеннар яфрак ярган чакта,
Яшь каендай зифа егетләр,
Ил бурычын иңнәренә салып,
Утка төренеп, яуга керделәр.

Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк елый Муса, Алиш өчен,
Егермеләп миллион җан өчен!

Тарих шаһит: үлмәс Карбышевлар
Әверелә бозга - ил сатмый.
Татар улы - батыр Газинурлар -
Күкрәкләре белән ут каплый.

Яңгыра, җыр, газиз илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып,
Батырлыгы булып халкымның!

Рәфикъ ЮНЫС

Кыйпылчыклар

Булмаса да һич аткан-корганым,
Әйбәт беләм мин сугыш коралын.
Карт солдат кебек йөртәм йөрәктә,
Йөрәктә сугыш кыйпылчыкларын.

Еракка ата торган пушкалар
Атканнар, беләм, бик тә еракка.
Кара снаряд төшкән Сәрдәгә
Әнием өйдә кер уган чакта.

Бер үк пушка ул, кара көпшәле -
Әтине окоп төбенә салган.
Аннан аяктан еккан әнине,
Аннан әбием таякка калган...

Бик көчле бәргән кайгы дулкыны
Бомба белән җир очрашкан чакта.
Бомба шартлаган Ленинградта,
Туфрак чөелгән безнең зиратта.

Миналар, беләм, кара хәтерле -
Үчләрен алар озак саклыйлар.
Бабасы югын белә оныклар -
Кара миналар һаман шартлыйлар!..

Булмаса да һич аткан-корганым,
Әйбәт беләм мин сугыш коралын.
Тик кемнәр генә алыр йөрәктән,
Йөрәктән кайгы кыйпылчыкларын?!.

Фәрит СУФИЯРОВ

Планетада Җиңү бәйрәме

Кырык бердә
Җырлап ирләр китте...
Онталмыймын шушы иртәне.
Күңел кыры һаман бушап бара,
Хәтер саклый әле күпләрне.

Ул чагында
Дошман явы килде,
Сөремләнде офык читләре.
Канга сусап улап чыкты
Чик буеннан фашист этләре.

Ата-улын,
Ана кызын озата,
Мәхшәр көне мени шул чаклы.
Сафлар булып көрәш мәйданына
Күтәрелде бөтен ил халкы.

Ташкын төсле,
Ургып нәфрәт таша,
Йөрәк сызлый, күңел яралы.
Һәрбер кеше
Ил язмышын
Үз язмышы итеп карады.

Тез чүкмәдек
Дошман каршысында -
Ихтыяр да, көч тә җитәрлек.
Көрәш кырын узган
Ал байракны,
Рейхстаг өстенә үк күтәрдек.

Тарих белми
Мондый батырлыкны,
Һәйкәлләрдә чәчәк бәйләме.
Планетабыз буйлап аваз сала
Тантаналы Җиңү бәйрәме.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: