Мәдәни җомга

Хәнәфи БӘДИГЫЙ: ТАТАР БАРДА БЕЗНЕҢ СҮЗ ЯШӘР...

САУМЫ, ТАТАРСТАН! Татарстан! Саумы, туган җирем! Саумы, Казан, гүзәл башкала! Һәр яңа көн иркен Идел-йортта Дуслык җыры белән башлана. Татарстан! Сабантуйлар иле! Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны! Якты нурлар сибеп, балкып торсын Илебезнең матур, ал таңы! Татарстан! Республикам минем! Тынычлык һәм дуслык бакчасы! Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың, Авылларың ямьле барчасы! Татарстан!...

САУМЫ, ТАТАРСТАН!

Татарстан!
Саумы, туган җирем!
Саумы, Казан, гүзәл башкала!
Һәр яңа көн иркен Идел-йортта
Дуслык җыры белән башлана.

Татарстан!
Сабантуйлар иле!
Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!
Якты нурлар сибеп, балкып торсын
Илебезнең матур, ал таңы!

Татарстан!
Республикам минем!
Тынычлык һәм дуслык бакчасы!
Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,
Авылларың ямьле барчасы!

Татарстан!
Нинди горур исем!
Яңгырыйсың матур җыр кебек!
Дөнья мәйданында даннар яулап,
Мәңге яшә шаулап, гөр килеп!

Татарстан!
Туган җирем минем!
Бәхет-шатлыкларның ал таңы!
Ай-кояштай сүнми, балкып яшә,
Халкыбызның данлы Ватаны!

БЕЗНЕҢ СҮЗЛӘР

Таралса да татар кыйтгаларга,
Сибелсә дә төрле төбәккә,
Сүзләребез уртак ядкарь булып
Уелгандыр һәрбер йөрәккә.

Әллә сезме безнең Туган ил һәм
Ашкынулы хисләр Ватаны?
Әллә сезме безнең барыр юл һәм
Киләчәкнең туар ал таңы?

Тик сез генә безнең чын тарихны
Туры юлдан алып барасыз!
Тик сез генә безнең күңелләрдә
Якты йолдыз булып янасыз!

Энҗе-мәрҗән булып бизәгәнсез
Данлы төрки телнең нигезен!
Ия дигән бер сүзебез иңли
Кыйтгаларны, океан-диңгезен!

Ике йөздән артык барлык илнең
Һәр дүртенчесенә ия син!
Австралиясеннән башлап,
Урагансың Япониясен!

Уйгур, рун, гарәп, латин, кириллда
Тирән уелып калган эзләрең!
Кол Галиләр, Тукай, Җәлил булып
Балкытасың дөнья йөзләрен!

Сездә безнең бөтен тойгылар да,
Сездә безнең бөтен күз яшьләр.
Буйсындыра алмас бернинди көч -
Татар барда безнең сүз яшәр!

ТИРӘҢДӘ КЕМНӘР?

Теләсәң, теләмәсәң дә,
Безгә таныш кешеләр,
Асылда: битараф, дошман,
Яки якын дус-ишләр.

Якын дуслар сирәгәя,
Чигенә битарафы.
Яу кырына чыккан кебек,
Нык тора дошман сафы.

Теләп түгел, син аларны
Мәҗбүр булып табасың,
Хакыйкатьне даулаганда,
Киләсең дә кабасың.

Дус дошман игә килсә дә,
Чыны сынап нык тора.
Дуслар түгел, битарафлар,
Дошманнар чыныктыра.

Үз-үзеңне бәяләргә
Теләгәндә кай ара:
Күңел күзең белән иңләп,
Дошманнарыңа кара.

Дан-дәрәҗәләрен үлчәп,
Яу планын корасың;
Шуның белән син алардан
Югарырак торасың.

Аулакта торып йөзләрнең
Чигенгәннәре өчен,
Туры килә хакны яклап,
Сарыф итәргә көчең.

Көрәшләрнең җимешеннән
Файдалана шул йөзләр.
Хакыйкать яуга чакырып,
Яңадан сине эзләр.

Теләсәң, теләмәсәң дә,
Тирәңдә шул кешеләр.
Ярдәм итәр көрәшләрдә
Сирәгәйгән дус-ишләр.

АДАШУ

Очраштык күпер өстендә
Ул кичтә.
Җәйнең иң матур чагы иде -
Шул истә.

Беркем аяк басмады анда,
Булган җай.
Бары күреп торды безне
Тулган ай.

Кавышабыз дип уйладык
Гомергә:
Елга ярларыдай сыман,
Гел бергә.

Сумы, җилме салкынайтты
Араны;
Әллә язмыш салдымы соң
Яраны?

Ярның уң ягына киттең,
Мин - сулга.
Безнең сөю булып акты
Ул елга.

Әллә суларга актымы соң
Теләкләр:
Ник сүрелде безнең кайнар
Йөрәкләр?

Без ике яр: уртасыннан
Ага су.
Утларга салды күпердә
Адашу...

СӨЮ ФАСЫЛЛАРЫ

Язлар җиткәч,
Синең мәхәббәтең
Чәчәк ата минем йөрәктә.
Чәчәкләрне
Назлап тибрәтергә
Сандугачлар сайрый тирәктә.

Ямьле җәйдә
Синең мәхәббәтең
Җиләк кебек тоела миңа.
Тулып пешкән
Каен җиләкләрен
Җыеп бирәсем килә сиңа.

Көзләр килгәч,
Синең мәхәббәтең
Киткән казлар кебек тоела,
Һаваларда
Очкан сагышларым
Сары яфрак булып коела.

Кышлар җиткәч,
Синең мәхәббәтең
Тәңкә карлар булып явалар.
Тик үзең юк:
Сөю фасылларың
Минем белән бергә баралар.

ЮК

Саргаеп коела
Яфраклар,
Түшәлеп туган җир өстенә.
Кәүсәгә сарылып,
Әйтте җил:
- Язмыштан берәр зат өстенме?

Яфраксыз калганнар
Миләшләр,
Кызарып коела тәлгәшләр.
Яфраксыз, тәлгәшсез
Кәүсәләр
Бер бөртек миләшсез нишләрләр?

Бар белән юк булу
Арасы,
Һәркемгә шул юлдан барасы.
Килгәнне-киткәнне хәтерли
Туган җир һәм адәм баласы.

Вакытның юк башы,
Азагы,
мәңгелек битараф һәркемгә.
Яфракмы, тәлгәшме,
Кәүсәме,
Язмыштан узмыш юк беркемгә.

БЕЗНЕҢ МӘЙДАННАР

Евромәйдан түгел, үзгә мәйдан
Сабантуй һәм шигырь мәйданы!
Сабак түгел, үрнәк булып балкый
Татар мәйданнарының даны!

Татар халкы шигырь мәйданына
Бәйрәм итәр өчен җыела;
Сабантуйлы көрәш гөрелтесе
Дәвам иткән төсле тоела.

Сабантуй мәйданы кебек җыя
Апрельдәге шигырь мәйданы.
Олимпиададан кыйммәт безгә
Туган телле Тукай мәйданы!

Факел булып шигырь уты яна
Тукай җыйган шушы мәйданда!
Татар кебек бөек һәм изелгән
Кем бар икән тагын дөньяда?

Тукай мәйданында уянасың,
Шигырь утларында янасың!
Вакыт җитте, татар! Тормышыңның
Син корырга тиеш яңасын!

Берләштерә, дуслаштыра безне
Сабантуй һәм шигырь мәйданы!
Евромәйдан - сабак. Ә безнеке -
Татарстаныбызның даны!


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: