РЕДАКЦИЯДӘН. Бүген танылган шагыйрь һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Әхмәт Рәшиткә 80 яшь тула. Без каләмдәшебезне олы гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа саулык-сәламәтлек иҗади дәрт һәм хөрмәтле язучыбыз Мәдинә апа Маликова белән тигез гомер теләп калабыз.
ХӘРӘКӘТ
Мин ерактан киләм... мәңгелектән...
Очрашырбыз......
РЕДАКЦИЯДӘН. Бүген танылган шагыйрь һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Әхмәт Рәшиткә 80 яшь тула. Без каләмдәшебезне олы гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа саулык-сәламәтлек иҗади дәрт һәм хөрмәтле язучыбыз Мәдинә апа Маликова белән тигез гомер теләп калабыз.
ХӘРӘКӘТ
Мин ерактан киләм... мәңгелектән...
Очрашырбыз... кабат мәңгелектә...
Үлемсезлек - миңа җәза да ул,
Үлемсезлек - миңа һәм бүләк тә.
Мин күрәсе язмыш - гомумязмыш,
Чөнки тормыш... фәкать язлар өчен;
Бу юлы мин тудым Кеше булып,
Бу тууым - шигырь язар өчен.
Юл - маяксыз. Алда - билгесезлек.
Йөзгә бәреп йолдыз җиле өрә.
Барам... барам... барам... әгәр арсам,
Куәт бирә миңа ноосфера.
Челпәрәмә килә планеталар...
Һәлакәт һәрдаим - корбаны юк;
Яшәешнең чөнки бу галәмдә
Бер мизгел дә туктап торганы юк.
Бу дөньядан кичү - вакытлыча,
Кагылса да күңел кылларына.
Безнең җаннар бер кавышыр әле
Чиксезлекнең озын юлларында.
КӘБИСӘ ЕЛ
Белмимен нинди фал юрарга -
Нилектән бу йолдыз яңгыры?
Ник әле бер өнсез бушлыктан
Гел шомлы хәбәрләр яңгырый?!
Йолдызлар атыла искәртеп:
Бу таңда кем булыр, кем булмас,
Иртәгә кем булыр, кем булмас -
Барыбер булганнан ким булмас.
Чыгара Мәңгелек Мизгелгә
Иң соңгы рәхимсез карарын:
Югала дөньядан дөньялар,
Үзгәрә яшәеш ярлары.
Ә быел ни булган Галәмгә?
Ник ешрак атыла йолдызлар?
Яшисе яшәлеп бетмәгән
Җаннарга ник үлем кул суза?
Ник үчле Мәңгелек Җирдәге
Тынгысыз бу Адәм затына?
Яналар, сүнәләр гомерләр,
Ә күктә йолдызлар атыла...
БЕР АНАДАН ТУМАСАК ТА...
Дөньяны байтак гизелде-
Юл йөрим көнен-төнен;
Кайсы тарафка барсам да,
Каршылый туган телем.
Каршылый ачык чырайлы,
Кунакчыл әби булып,
Һәм теле «әттә», «әннә» дип
Ачылган сабый булып.
Каршылый пароль шикелле
Тылсымлы тавыш белән;
Каршылый дәртле җыр белән,
Каршылый сагыш белән.
Туганнар түгел берсе дә,
Бергә - торган ил генә,
Күңелләрне кавыштыра
Бары туган тел генә.
Соңарып калмыйк, дигәндәй,
Хушлашып китмәс борын,
Сорыйлар Тукай китабын,
Сорыйлар Илһам җырын.
Яктырып китә дөньялар,
Онытыла арган-талган -
Бездән сөенче алырга
Туган тел чаба алдан.
КҮПЕР КИРӘК
Борынгылар әйткән хикмәтләрдән
Бүген өчен гыйбрәт аласы бар;
Әкиятләрдә һәрчак упкын ятмый
Дөрес белән ялган арасында.
Кайсы чын да, кайсы ялган аның -
Бутаган тик дастан-риваятьләр;
Гүя алар күңел хозурында -
Үткәннәрдән килми калган хатлар.
Мин шул чорга карыйм күзем текәп:
Ник чынлыгы аның әкият сыман?
Мин йолырга телим тарихымны
Заман өйгән чүп-чар арасыннан.
Халкым өчен ак хакыйкать кирәк -
Ул кемлеген белсен - зары тынар;
Халкым кичкән данлы гасырлардан
Бүгенгегә күпер саласы бар.
Бүген исәннәрнең бабасы бар,
Ерак бабаларның баласы бар,
Безнең әле гасырларны ерып
Ерак киләчәккә барасы бар.
ФОЛЬКЛОР ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ
Без җыр эзләп килдек, әкият эзләп -
Халык монда моңга-телгә оста;
Саумы, ерактагы кан кардәшләр,
Саумы, Пенза ягы - Мишәрстан.
Уйдырмасын-чынын бергә кушып,
Әкият арты әкият сөйли картлар;
Әкиятләрдә - дөлдөл сыман атлар,
Алпамыштай батыр - асыл затлар.
Кан тамса да авыр яралардан,
Горур калып, канны данга тиңләп
Хөр җайдаклар чабып чыгар төсле
Дәште Кыпчак далаларын иңләп.
Чытырманын ерып гасырларның
Их, барасы иде...
Барасы да...
Ләкин соң шул:
Тирән упкын ята
Әкият белән чынлык арасында.
ГОМЕР
Киләчәккә карап юл алганда,
Гомер йомгагымны сүткәлим дә,
Гаҗиз булып,
Бер кайтаваз сыман,
Әйләнәм дә кайтам үткәнемнән.
Еллар аша үрелеп бүгенемә,
Ни майтардың әле, дигән кебек,
Сөенечләрем тора моңсу гына,
Көенечләрем тора усал көлеп.
Ялгышларым, әйе, күп булгандыр -
Мин фәрештә түгел, кеше генә;
Мин орден һәм титул дәгъва итмим
Һәм шакымыйм тарих ишегенә.
Тәгәрәпләр генә барыр идем,
Асфальт юлда гына калса эзем;
Мин тормышка кердем тар сукмактан
Һәм маршрутын юлның үзем сыздым.
Бар язмышым - маңгай сырларында -
Булганы да бергә, буласы да -
Гомер юлы шул ул.
Үлем генә
Дисбедәге соңгы төймә сыман.
ХӘТЕР
Еракта, еллар артында
Моңаеп, еламсырап,
Үткәннәргә үпкә сымак
Бер малай карап тора.
Ул - сугыш өермәсендә
Әтисез калган малай,
Бәрәкәт качкан табында
Ипигә мохтаҗ малай.
Ничекләр итеп юатыйм,
Нинди сүз әйтим аяп;
Кызларга күз төшәр чакта,
Бичара - яланаяк.
Чакырам аны яныма;
Чакырам бүгенемә:
- Туңгансың, әйдә, җылын, - дим, -
Ни хөрмәт куйыйм сиңа?!
Әйдәле, җитеш бәлештән,
Казыннан, йөземеннән...
(Инде ул елларның үчен
Кайтардык йөзе белән!)
Кисәң, дим, әнә чөйдәге
Киемнең затлыларын,
Кызларның иң кәттәләрен
Каратыр идең, парин...
Ул миңа карый мөлдерәп,
Тын гына, еламсырап,
Бүгенге рәхәт заманга
Үпкәсе булган сымак.
Нигъмәтләр тулы табында,
Үзара дәшми бер сүз,
Малайчак белән икәүләп
Чәй эчеп утырабыз...
АШЫКТЫРМА!
Ашыктырма, картлык, ашыктырма,
Йөрәкләргә сагыш сала-сала,
Әле күзләр күреп туялмаслык
Күпме матурлыклар әрәм кала.
Безнең нәфес зурдан, күптән иде,
Хыял канатыбыз күктә иде;
Безнең буын кешелекнең язын
Инде күптән, күптән көткән иде.
Матур офыкларга карый-карый,
Нидер көтә-көтә күзләр талды.
Каршы искән җилләр киртә булды,
Хыялыбыз барыбер исән калды.
Маңгайларда сырлар - анысы аның
Кояшка гел көлеп караганнан;
Сирәгәйгән чәчләр - анысы аның
Романтика җиле тараганнан.
Карашларда моңсу уйчанлыклар -
Ил гамьнәре җанны биләгәннән;
Адым салмак - анысы үр менгәндә
Үҗәтләнеп алга үрләгәннән.
Үртәшсә дә еллар, әле - шөкер! -
Күкрәкләрдә гайрәт ташып тора.
Матур чагын җирнең күрәсе бар -
Ашыктырма, картлык, ашыктырма!
Нет комментариев