Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хәмидә ГАРИПОВА: ЧАЙПАЛДЫ ДА КҮҢЕЛ КҮГЕМ...

КӨТМИ ИДЕМ ИНДЕ МОГҖИЗАЛАР Көтми идем инде могҗизалар, Йолдыз күзләмәдем күкләрдән. Искәрмәстән ул күзләрне күрдем, Әллә эзләгәнмен күптәннән? Моңсу иде алар, назлап кына Күзләремә сөеп бакканда, Чайпалды да күңел күгем шулчак, Чүт түгелми калды чит ярда. Ниләр генә кылыйм, шул күзләрнең Тирән моңын өзелеп сагынам. Йолдызларга багып, син дә мине...

КӨТМИ ИДЕМ ИНДЕ МОГҖИЗАЛАР
Көтми идем инде могҗизалар,
Йолдыз күзләмәдем күкләрдән.
Искәрмәстән ул күзләрне күрдем,
Әллә эзләгәнмен күптәннән?
Моңсу иде алар, назлап кына
Күзләремә сөеп бакканда,
Чайпалды да күңел күгем шулчак,
Чүт түгелми калды чит ярда.
Ниләр генә кылыйм, шул күзләрнең
Тирән моңын өзелеп сагынам.
Йолдызларга багып, син дә мине
Ай юлыннан эзләрсең сыман...
Татлы газап булып килеп кердең
Көтмәгәндә күңел түремә.
Җем-җем итеп төшкән ап-ак карлар
Саф энҗеләр булып түгелә.
Салкын кышта яз китердең миңа -
Дөрләп яна сөю учагы.
Татлы ялкын җанны ялмап алгач,
Авыр ла соң хушлашулары...
УРМАН СУКМАГЫНА ДӘШКӘН ИДЕҢ...
Урман сукмагына дәшкән идең,
Салкын чишмә табып сөендек.
Насыйп булсын кабат килергә дип,
Көмеш тәңкә салдык, иелеп.
Ерак юллар сине йотып алды,
Татлы сагыш калды күңелдә.
Бик сагынсам, шул чишмәгә киләм,
Табармын күк шунда сине дә.
Чишмә безнең сөю җырын откан,
Челтер-челтер ага, җыр көйләп.
Сине уйлап, ялгыз басып торам,
Күңел дәрьям тулган мөлдерәп.
Тал-тирәкнең бөдрәләре - чәчең,
Карлыганнар - кара күзләрең,
Чишмә җырындагы гүзәл гамьнәр -
Әйтми калган сөю сүзләрең.
Искә алсаң мине, чишмәгә кил,
Пар тәңкәләр танып куаныр.
Күгәрченнәр миңа хәбәр бирер,
Синең янга илтер юлларым.
СИНЕҢ ХАККА ГЫНА ТҮЗЕЛГӘН
Күзләреңне алма күзләремнән,
Якты карашларың дәвалар.
Син кызганма җылы сүзләреңне,
Гомерем буе көткән сүз алар.
Сакла мине авыр карашлардан,
Якла мине нахак сүзләрдән,
Син арала мине ялгышлардан, -
Синең хакка гына түзелгән.
Кара төсе ачы язмышыңның
Ятим сабыеңның күзендә.
Тирән моңнар тулы карашыңның
Ихласлыгы чагыла йөзеңдә.
Мин бит сине бер югалткан идем,
Һай, әрнегән иде йөрәгем.
Кабат килдең гомер көзләремдә,
Сиңа терәк булу теләгем.
Безнең язмыш борчу-хәсрәт тулы,
Әрнү-сагыш белән үрелгән.
Күзләреңнең тирән моңы сыя
Күңелемнең иң-иң түренә...
Мин бит сиздем синең киләсеңне
Сикәлтәле язмыш эзеннән.
Белдем кабат янып сөясемне,
Синең хакка гына түзелгән,
Синең хакка гына түзелгән...
АВТОПОРТРЕТ
Минем җаным таудан яратылган:
Горур, гаярь, үткен таш кыя.
Гел яшимен карап югарыга,
Сизгер җанга таудай сер сыя.
Минем каным кошларныкы микән?
Килә ерак-ерак очасым,
Галәмнәрне гизеп, дөнья иңләп,
Дәрьяларны килә кочасым.
Бунтарьлыгым диңгезләрдән микән?
Һич кенә дә тынгы белмимен.
Текә ярга дулкын чөя-чөя,
Үз җырымны җырлыйм, көйлимен.
Ә йөрәгем чәчкәләрдән бугай, -
Назлы, иркә роза гөлемен.
Чәнечкеле димә, гөлчәчәкне
Син түшеңә када, кадерлем.
Минем җаным таудан яратылган,
Кошлар кебек хөрлек сөямен,
Диңгезләрдән килә бунтарьлыгым,
Сөю тулы назлы йөрәгем...
АДАШКАН КҮБӘЛӘК
Мин сине эзләмәдем лә,
Офыклар күзләмәдем,
Көтмәгәндә күктән иңдең,
Сөйкемле күбәләгем.
Сары яфрак яңгырында
Бөтерелеп очасың.
Соңладың шул, бәгырькәем,
Бизәргә гөл бакчасын.
Үзең купшы һәм гүзәл дә,
Тик кызганам мин сине:
Җәең узган, гөлләр сулган,
Сизми калгансың инде...
Ә шулай да, яшькелт күзле
Ак күбәләгем минем,
Җанга рәхәт күзәтүе
Канат кагуың синең.
Фәрештәдәй, иңнәремә
Очып килеп кунасың,
Йә, чәчләремә кагылып,
Сөеп-сыйпап узасың.
Әсәрләнәм, көзге ачы
Җилне сизмим ул чакта.
Әллә алып тибрәтимме
Сине җылы кочакка?
Күбәләккәй күзгә карап
Эндәшә кебек миңа:
- Көзге сагыш җанга тула,
Гомерем гөле туңа...
Усал җилләрне йөгәнләп,
Кая озатыйм икән?
Бу бәхетле мизгелемне
Ничек озайтыйм икән?
- Юләрләнмә, күбәләгем,
Тизрәк тал йокыга,
Ышык урын эзлә, - димен, -
Салкын кышны чыгарга.
Ул ишетми һәм аңламый
Мине утка салганын.
Учларыма сулыш өреп
Җылытам бичараны.
Ә күңелемдә зилзилә:
Карлы суык кыш килә.
Гомер кышы күбәләксез
Шыксыз, салкын... ул нигә?
ФАТИХА
Якташыбыз Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев истәлегенә
Тау ягында изге чишмә
Мөнәҗәт көйләп ага.
Әтисен җуйган бер бала
Сагышын суга сала.
Түзә Канәфер кизләве,
Чыдамый нихәл итсен.
Юата үсмер Шәүкәтне:
- Елама, егет бит син!
Инеш төбендә чуерташ
Ныклыгын бирә аңа,
Бәллүр чишмә челтерәве
Җанга наз булып тама.
Күз яшен кояш киптерә,
Иркәләп, биттән сөя.
Янут бакчасы эченнән
Шомырт исе бөркелә.
Качкалакның җиләс җиле
Чәченнән сыйпап үтә,
Кайбычның яр карлыгачы
Каурыен бүләк итә.
Сандугач сайрый өздереп,
Тал-тирәкле Бәрледә.
Шигырь уты бәреп чыга
Шул илаһи мәлләрдә.
Дәртле, ярсу хис ташкыны
Сихри моң булып тама.
Гүзәл гамьгә чумган Шәүкәт
Үз җырына көй таба.
Туган җир бирә фатиха:
- Шагыйрь бул, хисле улым,
Дәвам ит Әбрар Сәгыйди,
Зариф Бәшири юлын.
Көлдерә дә, елата да,
Уйлата да һәр сүзе.
Ә хәтер сурәтендә гел
Елмаеп тора үзе...
Тау ягында изге чишмә
Мөнәҗәт көйләп ага.
Шагыйрен җуйган туган як
Сагышын суга сала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев