Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хәбир ИБРАҺИМ: Мин туктаусыз гашыйк булып йөри торган бер адәм...

* * * Күбебезнең гомерендә бер генә тапкыр булса да, андый яратуны кичереп караганы бар. Ә кемнеңдер ул гел кабатланып тора. Р.Зәйдулла Нинди бетмәс сөю булды соң бу? Кабатланып тора һәрчакны. Төрттең исә шундук кабынып китә, Сүндерергә вакыт учакны. Ә якыным татар зиратының Каберенә күмгән фотомны. Тик ул гына мине...

* * *
Күбебезнең гомерендә бер генә тапкыр булса да, андый яратуны кичереп караганы бар. Ә кемнеңдер ул гел кабатланып тора.
Р.Зәйдулла
Нинди бетмәс сөю булды соң бу?
Кабатланып тора һәрчакны.
Төрттең исә
шундук кабынып китә,
Сүндерергә вакыт учакны.
Ә якыным татар зиратының
Каберенә күмгән фотомны.
Тик ул гына мине төзәтә алмый,
Сөям чөнки - күрми хатамны.
Ил җан сорый.
Ә мин гыйшык тотам,
Төшермичә чүбен-валчыгын.
Гомерем дә дөрләп
янып сүнәр,
Сүнсә әгәр сөю учагым.
Гашыйкның җан тануы
Минем өчен өлге түгел
Түрдә эленгән әләм.
Мин туктаусыз гашыйк булып
Йөри торган бер адәм.
Күрәсең, мин шагыйрь булып
Калдым сөю юлында.
Йөрәгемдә дәрт һәм ялкын,
Сукыр тиен учымда.
Ә бит юкса мин Дон-Жуан,
Мәҗнүн булып тумадым.
Ә бик күпләр дөнья куды,
Тик мин дөнья кумадым.
Эчмим, тартмыйм,
иреклемен -
Юк өстемдә хуҗам да.
Тик бер сәер гадәтем бар:
Чыккалыймын уҗымга.
Анда минем сыерларым
Сөт тутыра җиленгә.
Һәм шуларның берсен алып
Кайтыйм димен! -
киленгә
Әнкәй күптән сусап яши,
Чыкмый гына тик җае.
Булдырырбыз анысын да,
Без бит авыл малае!
Күрәсең, бу дөрес факт,
Язмышның бер ормышы.
Тартты безне яшь бичәләр,
Йотты кала тормышы.
Күктән төшкән бәхет көтеп,
Дан эзләп гомер узды.
Ике башлы аждаһадан
Куркыр күлмәгем тузды.
Мин һәркемгә кирәк хәзер,
Минсез узмый кичәләр.
"Мерседес"тан төшкән чакта
Елмая яшь бичәләр.
Ренат Харис иңнән коча,
Күрешә Гәрәй дәдәй.
Сәлам биреп үтә хәтта
Рифгать углы Бикчәнтәй. *
Театрлар ярышып куя,
Кайда да минем игълан.
Мине зурлап дастан язган
Рәүф углы Игълам.**
Аның зурлап язуына
Исем китмидер, данга
Мин битараф, ялварамын
Сөю килсен, дип, җанга.
Сөйгәнемнең чыгуын көтеп,
Чыланамын ягъмурда.
Хыялланам яшәрмен дип,
Тукай сымак, "Амур"да!
Буйдан-буйга әйләп чыктым
Изге Казан каласын.
Килә минем Мәҗнүн булып,
Мәңгелеккә каласым...
Минем өчен өлге түгел
Түрдә эленгән әләм.
Мин туктаусыз гашыйк булып
Йөри торган бер адәм.
...................................................
*Күренекле режиссер Фәрит Бикчәнтәев.
** Танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
* * *
Кердем кичен...
Үз-үзеңә
Никтер охшамаган идең,
Өзек-төтек булды сүзең,
Йөзең каплап, башың идең...
Аңлый алмыйм һич тә,
тамды
Бер кайнар яшь учларыңа.
Мин ашыгып кулың кыстым,
Ялгыш кыстым! -
бушанырга
теләгән икән синең җаның
гамь вә тормыш михнәтеннән.
Кичер...
сине мәхрүм иттем
Шул бәләкәй бәхетеңнән...
* * *
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә айда, әллә күктә?!
Мин олырак синнән күпкә.
Шылтыратам...
өзек-өзек гудок килә...
Яңрый күңлем кайтавазы
Ялгызлыкның чиге илә...
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә күктә, әллә айда?
Җаным минем, син соң кайда?
Шылтыратам...
телефонны ятлар ала...
Сине эзсез югалтуым
Йөрәгемә сагыш сала...
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә айда, әллә күктә?
Мин олырак синнән күпкә...
Телефонда...
бер ир заты,
(тавышы калын):
«Шылтыратма бүтән, абзый,
Ул бит миңа күптән хатын..."
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
* * *
Гөл-гә
Алабуга.
Язгы моң-зар.
Тауда - Шайтан каласы.
Килә, бәгырь, килә, тын яр,
Синең янда каласы.
Башкалардан аермаң аз:
Шул ук күзләр, шул ук кул...
Тик шулай да минем өчен
Кабатланмас бәхет ул.
Башкаларны эзләп кердем,
Ә ишекне син ачтың.
Син нигәдер моңсу идең -
Йөрәк серләрең ачтым.
Анда ярсу давыл уйный,
Дулкын сорап тын күлдә.
Анда нечкә күңел назы,
Анда язмыш...
фаҗига...
Алабуга.
Язгы моң-зар.
Калды... Шайтан каласы...
Килә, иркәм, килә, тын яр,
Мәңге синдә каласы.
Юл сагышы
Провинциаль вокзал алды,
Соңдыр инде вакыт та.
Таш перронда басып калдым,
Әйтерсең мин тәмугта...
Октябрьнең әче җиле
Сыена кереп куенга.
Гармун тарткан бер исерек
Бора барсын уенга.
Туңып каткач, кире керәм,
Ачып вокзал ишеген.
Утыргычлар хәтерләтә
Салкын үлем түшәген.
Монда бар да буйсына күк
Лимит, тариф, таксага.
Пассажирлар, чебен кебек,
Өелешкән кассага.
Монда - сүгенү, гайбәт,
ләгънәт,
Монда кеше каргышы.
Барысы да йөгерешә,
Ишетеп поезд тавышын...
Юк микән, дип өзгәләнәм
Арада якты юллар?
Сагышымны аралар күк
Тик синең
назлы куллар.
Этюд
Көз китәргә тора.
Күк читендә
Кап-кара зур болыт күперә.
Көзнең юеш, үтә әче җиле
Җиргә җансыз яфрак төкерә.
Төн кошыдай, ярда
"ах-ух" килеп,
Авыр сулап куя өрәңге.
Буразнада (җанны актаргандай!)
Ярылып ята сары бәрәңге.
* * *
Вак-вак кына яңгыр сибәли,
Бушап калган күл буйлары.
Шөкрана! - калды артта
Елның эссе җәй айлары.
Калды инде шау-гөр чаклар,
Җәйнең кандай сылулары,
Һәм шуларга, һушым китеп,
Карап-карап торуларым...
Күл буеннан җылы якка
Җыена инде үрдәкләр дә,
Өлгермәдем сылуымның
Толымнарын үрергә дә.
Ишетмәдем кәккүкләрнең
Эндәшкәнен, гомер санап.
Ахыр чикнең күз карашы
Яр читеннән үтте янап...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев