Мәдәни җомга

Халисә Мөдәррисова: Җанымны учыма йомарлап, Елмайдым елыйсы килгәндә…

Артист И сәхнәм, син - минем язмышым, Тәхетеңә булмышны багышлау. Тәнемне, җанымны җылыттың, Зал белән кушучы син - чаршау! Мәңгелек тылсым син, и сәхнәм, Җавабы табылмас бер сорау. Чыңлый да, яңадан чакыра Сөйгән яр шикелле кыңгырау. Җиде кат күкләргә күтәрдең, Аямый вулканга этәрдең, Барлыгым, гомерем һәм мәгънәм, Елаткан, көлдергән, уйлаткан,...

Артист
И сәхнәм, син - минем язмышым,
Тәхетеңә булмышны багышлау.
Тәнемне, җанымны җылыттың,
Зал белән кушучы син - чаршау!
Мәңгелек тылсым син, и сәхнәм,
Җавабы табылмас бер сорау.
Чыңлый да, яңадан чакыра
Сөйгән яр шикелле кыңгырау.
Җиде кат күкләргә күтәрдең,
Аямый вулканга этәрдең,
Барлыгым, гомерем һәм мәгънәм,
Елаткан, көлдергән, уйлаткан,
Көл иткән, гөл иткән син - сәхнәм.
И халкым, кул чаптың, көч бирдең
Канатым ялкында көйгәндә,
Җанымны учыма йомарлап,
Елмайдым елыйсы килгәндә.
Бер көнне баш исәм соңгы кат,
(Иҗатта гомерләр, ай, нәкыс)
Алкышлар, алкышлар, алкышлар...
Әйтегез: "Ял итә, ул чыгар, ул - артист!
Чаршауны ябыгыз".
Хәзергә -
Тәнәфес...
Тәнәфес...
Тәнәфес...
* * *
Исеңдәме, син киткәндә
Көзгедә кипте тыным,
Калтыранган иңсәләрем,
Иелгән башлы сыным?
Үкенәсең, сагынасың,
Теләп тә сагынмаска?..
Ни әйтергә?
Мин тырышам шул көннән соң
Көзгедә чагылмаска!
Карлар ява
Ашыга-ашыга тәүге карлар ява,
Соңлап килгән кышның карлары.
Каплый карлар, ләкин җылыталмас
Онытылып туңган алманы.
Карлар ява, ятимсерәп тора
Син алмасын өзгән алмагач.
Ул югалып калган, тик килешер
Тамырларын карлар каплагач.
Карлар ява, хәтеремдә һаман
Шау чәчкәдә бакчам - ак кына!
Тышта кышлар, тик онытма мине,
Онытма, дип күңел чакыра,
Яшь җанымның кайнар учларыңа
Яшем түккән яшьлек хакына.
* * *
Кояш белән бу көзге көн
Качышлы уйный кебек.
Көмеш пәрәвез тибрәлә,
Әйтерсең дымлы керфек.
Кыш бөтенләй булмас, ахры,
Изри дөнья тынлыкта,
Көзге кебек балта йөзе
Ял итә утынлыкта.
Чормада балан бүкәне
Былтырдан калган микән?
Яздыр ла бу, көз дигәнең
Бөтенләй ялган микән?
Кинәт җанны өтеп алып,
Тәүге кар күзе төште.
Ялгышкан, уенга борган
Саксыз бер сүзең төсле.
Рәхмәт сиңа, җырым!
Язмышларның зәһәр давылында
Канатымны күпме канаттым,
Хәлем бетеп, өшеп егылганда,
Син күтәрдең, җырым-канатым,
Рәхмәт сиңа, җырым-канатым.
Нахак сүздән җаным көйгән чакта,
Күңелемдә өмет тараттың,
Баштан сыйпап миңа яшәү өрдең,
Син көч бирдең, җырым-канатым,
Рәхмәт сиңа, җырым-канатым.
Җан ярасы - соңгы бу мәхәббәт,
Сөйдем аны, шашып яраттым,
Ул ятныкы иде, син - минеке,
Син юаттың, җырым-канатым,
Рәхмәт сиңа, җырым-канатым.
Йолдызларга чөйдең, мин моң җыеп,
Кешеләргә шатлык тараттым,
Мин бәхетле булдым синең белән,
Рәхмәт сиңа, җырым-канатым,
Рәхмәт сиңа, җырым-канатым!
Су белән күк
Кочаклаша дәрья һәм күк анда,
Сокландыргыч сихри бу киңлек
Әсир итә, буйсындыра бара
Һәм исертә бәйсез иркенлек,
Су сыртында биегән ак күбек.
Ниһаять - мин азат! Тын ярларга
Теткәләнгән көймә бәйләнде,
Хәтерләтә бары упкын дәртен
Палубада дулкын сәйләне.
Күк белән су патшалыгы тәмам,
Табаннарда ныклык, ачыклык,
Бәргәләнү, чайкалудан арып,
Коры җиргә күпме ашыктык.
Ял итәрмен хәзер сөзәк ярның
Сары комын таптап, кинәнеп,
Гадәтилек һәм гадилек килде,
Чиксезлекләр белән түләнеп.
Җиденче вал көче онытылыр
Тартмас бүтән упкын гайрәте,
Җилкәннәрне җигү, давыл көтү,
Җиңелү һәм җиңү сәгате.
Сагынмам да,ашкынмам да бүтән,
Башкаларга булсын бу өлеш,
Акылларын җуеп яратсыннар,
Һәм киңлекләр диеп җан атсыннар,
Булмышлары тулы җыр килеш.
Аяк асты - ныклы: ак һәм кара
(Нигә миңа төсләр кызыгы?)
Тынычланыр вакыт!..
Йомгакланыр,
Бәяләнер хакы, языгы...
...Тик ни өчен тарта су белән күк -
Кавыша торган офык сызыгы?
Туган як нинди була?
Әткәйле-әнкәйле дөнья
Хәстәрле, ашлы була,
Иң беренче тез канаткан
Кырчынлы, ташлы була.
Туган як нинди була?
Аксакаллы, акъәбиле
Иманлы, нурлы була,
Ак алъяпкычлы мәхәббәт,
Канатлы, кошлы була,
Авыл курайлы, күперле,
Гармунлы очлы була.
Туган як нинди була?
Язмышлар да төрле була-
Кырык та кыллы була,
Челпәрәмә килгән бәхет,
Бормалы юллы була.
Туган як нинди була?
Уңган киленле яңа йорт
Токмачлы, онлы була,
Табын мул куллы була,
Җанда иярле ат яткан
Гайрәтле уллы була.
Туган як нинди була?
Җитез һәм эшле була,
Хәләленә тугры яр һәм
Гаилә ишле була.
Туган як нинди була?
Талантлы, җырлы була,
Дошман килсә, илгә терәк,
Батыр һәм көчле була.
Туган як нинди була?
Ата-ана каберендә
Күзләре яшьле була.
Үзәк өзеп үзенә тарткан
Туган як шушы була,
Тамырлар күчле була!
Шәҗәрә бәйрәмендә
Кайдан килеп, кайда китә кеше,
Күзлеме ул-тәкъдир, күзсезме,
Тамырларда кемнәр каны ага,
Эзлеме без җирдә, эзсезме?
Ата-бабам ераклардан килгән,
Эзләп бәхет, алдап нужаны,
Төшләренә, бәлки, кергәндер дә
Шәбез суы, Җияш урманы.
Таңбикәдән - күңел ихласлыгы,
Җантуганнан - акыл, гаярьлек,
Афәт килсә илгә - иң куярлык,
Өмәләрдә - җорлык,шаянлык.
Сыендырган иңдәш гади башкорт,
Яшәгәннәр уйлап, аңлашып,
Кыз ярәшеп, туйлап, туганлашып,
Гореф-гадәт, лөгать алмашып.
Кайдан килеп, кайда китә бәндә,
Яшиме ул җирдә кешечә,
Бүген барлап үткән-хәзергене,
Уртак табын корып безнеңчә.
Әйтеп була: исән халык, яши,
Тамырларын җуймый күчеп тә,
Саклап калган динен,
Рухын,
Телен,
Өмете сау чорлар кичеп тә.
Димәк, безне бергә тоташтыра
Милләт дигән бөек төшенчә!
* * *
Яхшылыкта, яктылыкта
Хәтереңдә булмасам да,
Авыр чакта уйла мине,
Уйла мине кыен чакта.
Телсез, өнсез, сүзсез генә
Көч бирермен арыганда,
Эндәш миңа, чакыр мине
Бәлаләргә тарыганда.
Канатларың каерылса,
Мин булырмын ак күгәрчен,
Талпынырмын, кагынырмын,
Болытларда ял итәрсең.
Җаннарыңны көек басса,
Мин булырмын кояш нуры.
Дулкыннардан, упкыннардан
Тартып алыр минем кулым.
Мин сине чакырмам бер дә,
Хәтта иң кара таңымда,
Юк, мин синең исеңә төшмәм,
Бәхетең бөтен чагында.
Яхшылыкта, яктылыкта
Хәтереңдә булмасам да,
Кыен чакта уйла мине,
Уйла мине авыр чакта.
Башкортстан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: