Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

ХАКЫЙКАТЬ ШАГЫЙРЕ

Романтик шагыйрь Рәдиф Гаташка 75 яшь тулды. Шагыйрь өчен, әлбәттә, олы Бәхет! Рәдиф Гаташ (асылда Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин) белән моннан 50 ел элек Бауман урамындагы Матбугат йортында очрашуым истә калган. Ул Татарстан китап нәшриятында эшли иде. Ул вакытта Рәдиф Гатауллин Сибгат Хәкимнең кереш сүзе белән "Гөлләр су сорый" исемле...

Романтик шагыйрь Рәдиф Гаташка 75 яшь тулды. Шагыйрь өчен, әлбәттә, олы Бәхет!
Рәдиф Гаташ (асылда Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин) белән моннан 50 ел элек Бауман урамындагы Матбугат йортында очрашуым истә калган. Ул Татарстан китап нәшриятында эшли иде. Ул вакытта Рәдиф Гатауллин Сибгат Хәкимнең кереш сүзе белән "Гөлләр су сорый" исемле шигырь җыентыгын нәшер иткән, яшьләрнең мәхәббәтен яулап алган шагыйрь иде инде. Минем дә Башкортстаннан чыгуымны белгәч, ул елмаеп куйды: "Казанда шагыйрь булу җиңел түгел", - диде.
Казанга күрше республикадан килсә дә, ул тиз арада шигырь сөючеләрнең мәхәббәтен яулап алды, беренче чиратта үзен лирик шигырьләр язу остасы буларак танытты.
Тагын бер куанычлы хакыйкать турында әйтеп китик. Уфа җирлегендә туып-үскән, татар әдәбиятының үсеше өчен җан тырышлыгы куйган әдипләребез шактый, аларның иҗаты бүгенгә кадәр тулысынча ачылмаган материкны хәтерләтә. Акмулла, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Сәйфи Кудаш, Фатыйх Кәрим, Шамил Анак, Әхсән Баянов, Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Әнгам Атнабаев биеклеге сирәкләргә эләгә.
Рәдиф Гаташка килсәк, аны беркем белән дә янәшә куеп булмый. Шагыйрьнең төп сыйфатлары - самимилек һәм эчкерсезлек! Шул ук вакытта аның бик тырыш, максатчан кеше булуын да билгеләп үтәргә кирәктер. Бүген күп шагыйрьләр "түбәтәй җыеп" йөргәндә, ул 3 томлык сайланма әсәрләрен бастырып чыгарды. Бу исә Уфа җирлегендә туып-үскән шагыйрьнең беркайчан да авырлыклар алдында баш имәве турында сөйли, юкка гына аны филология фәннәре докторы Резеда Ганиева "Заманның шигъри пәйгамбәре" дип атамагандыр. Рәдиф Гатауллин иҗатына Хатыйп Миңнегулов кебек зур галимнәр дә, хәтта үзләре үк әдәбият арбасына утырырга тырышкан, чын шагыйрь булып китә алмаган кеше дә уңай бәя биргән.
Шагыйрьнең җәмгыятьнең һәр күренешенә үз фикере бар. Бүләкләр мәсьәләсенә дә Рәдиф Гаташның үз карашы булуы билгеле. Ул шаярып, "Мәҗнүн бүләге"нә лаеклы булырга теләве турында язса да, аңа лаеклы рәвештә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.
Рәдиф Гаташ - Бәхетле шагыйрь. Зәңгәр коега су алырга килгән кызга гашыйк булган шагыйрь кинәт кенә ярымпублицистик, ярым-фәлсәфи характердагы "Мин дөресен сөйлим" исемле шигырен язган. Бу әсәре белән ул үзенең дөньяда, поэзиядә тоткан урынын да дөрес бәяләгән.
Заманында Шамил Анак- Мәхмүдов иҗаты уңаеннан татар-башкорт матбугатында ак шигырь, ирекле шигырь, традицион шигырь турында кыю бәхәсләр булып алды. Рәдиф Гаташны ирекле шигырь, верлибр язу остасы дип атасак та дөрес булыр. Аның шигырьләрендә катлаулы чагыштырулар да күп түгел. Шагыйрь әйтергә теләгән төп фикерен таба белә, шигырьләре тыныч кына агып барган елгачыкны хәтерләтә. Әйтер сүзен дә шагыйрь "язып" түгел, "сөйләп" аңлата икән.
Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешеләрнең
Ялгышларын күрәм.
Үземнекен белмим.
Ялгышымны күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим.
Моны шигырь дип түгел, лирик проза дип атасак, ялгышмабыз кебек.
Әдәбиятчылар Гаташның Такташ традицияләрен дәвам иттерүен билгеләп үтә. Ул үзе дә "Такташ тавышы" исемле шигырен язган, әдәбият сөючеләрне "үлмәс шагыйрь тавышын" тыңларга өндәгән. Аудиоязмасы булмаган, радиофондта сакланмаган Такташ тавышын шагыйрь, әйтерсең лә үзе тапкан, шәхсән ачыклаган.
Ул - "Киләчәккә хатлар" да,
Сагынычлы тавышы, еллар буе
ачыклана тик, көчәя ләсә!
Гел ишетербез,
Йөрәкләр саңгырау булмаса.
Мәңге аның тавышын! -
Үлмәс шагыйрь тавышын
Тыңлыйк дуслар!
Сүз дә юк, Рәдиф Гаташ иҗатында тематик яктан Такташ белән аваздашлык бар.
Рәдиф Гаташ иҗатына ягымлылык, эчкерсезлек хас. Халык бәхете өчен көрәшүчеләрне ул тәнкыйтьләми, киресенчә - аларның эшчәнлеген куәтли, милләтпәрвәрләргә теләктәшлек белдерә. Милләт үсешенә комачаулык иткән кешеләргә карата тәнкыйть белдерергә дә онытмый, әмма бу катлаулы мәсьәләгә хөкемдар кебек түгел, шагыйрь буларак якын килә.
Рәдиф Гаташ бик күп шагыйрьләргә Һ.Һейне, Г.Лорка, М.Лермонтов, Г.Тукай, Ш.Бабич, С.Кудаш, М.Кәрим, Н.Нәҗми, С.Хәким, Х.Сарьян иҗатларына хөрмәт белән караган, аларның уңай сыйфатларын үз әсәрләрендә үстергән.
Рәдиф Гаташның өч томлык сайланма әсәрләре белән танышкач, аның өчен бигрәк тә Дәрдемәнд, Шәехзадә Бабич якын булган икән дигән фикер туа. Ш.Бабичка, Н.Нәҗмигә ул берничә шигырен багышлаган. Наҗар Нәҗмигә авыр вакытта, аны хөрмәтләп, кешелекле шигырен язган. Үзенең шигърияте дә остазларыныкы кебек үк озын гомерле булсын иде.
Әмир МӘХМҮТОВ, филология фәннәре докторы.
РЕДАКЦИЯДӘН. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташка 30 мартта 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, яшьләрчә дәрт-дәрман һәм яңадан-яңа шигъри ачышлар теләп калабыз.
Рәдиф ГАТАШ: АПРЕЛЬ БУЛЫП КАЛ СИН…
ИРЛӘР БУЛЫЙК
Ирләр булыйк һәрвакыт һәм һәр адымда.
Малай чакта -уйнаганда,
күккә карап төрле уйлар уйлаганда.
Кыйналганда.
Ирләр булыйк -үсмер чакта,
беренче кат яратканда:
яшьтәш кызыңа оялып бер көн аңлатканда.
Үпкәләшеп йөрешкәндә,
килешкәндә.
Ирләр булыйк -
якыннардан аерылганда
һәм аларны сагынганда.
Егет булгач -юллар үтеп арган чакта,
ерып булмас карурманда калган чакта,
куркынычның күзенә карап барган чакта, -
тормыш таләп иткән һәр урында,
утта, суда.
Ирләр булыйк -
мәхәббәттә җиңелгәндә, чигенгәндә.
Кайгы һәм шатлык килгәндә,
мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә...
Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә...
Ирләр булыйк - ир булгач та, картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында
Күк гөмбәзен иңебездә
бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
ЙОЛДЫЗ ҖИЛЕ
Мин -Марстан. Юк, йолдыздан түгел,
Җирдәге бер матур авылдан.
Әмма, миңа барыбер йолдыз җиле,
йолдыз җене, диләр, кагылган...
Мин Марстан, тик марсиян түгел,
мин - җирский: тузан бер, бала.
Күкләр күптән ачылса да күзгә,
әлегә китә алмам: Җир кала.
Җир кызлары кала. Сөюем монда,
монда җирдәй җылы күңелем.
Йолдыз гөлләренең яме күптер,
миңа тансык монда кыр гөлем.
Җирнең
һәр куагы, кошы, кешеләре,
эчкән суым, һава, икмәгем -
беләм, ныграк яраттырыр өчен мине
күк юлына илче иткәнен.
Ерак планеталар чакырганга,
күптән җырда йолдыз кабынган.
Юкса кешедә әле -Җир паспорты,
мин дә Марс дигән авылдан.
Йолдыз җиле,
йолдыз җене... шунда кагылган.
ТАТАР КИТАБЫ
Хатип Госманга
Киштәсендә, хәтерендә илнең
бабамнарның күпме китабы!
Пергаментлар, кулъязмалар сөйли -
гасырларның безгә хитабы.
Сөйлә, китап! Болгар чорларыннан,
Тарихыңнан «аять» сөйлә әйдә:
телгә килсен Якуб улы Йосыф,
Һәйкәл булып бассын Зөләйха.
Сөйлә:
фани дөнья сүзен, сөю җырын
борынгылар ничек үз иткән,
«Мәхәббәтнамәләр» нигә һаман
алмаз кашлар -шигъри йөзектә?
Сөйлә, китап! Сәйфи Сараилар,
«Гөлстан»нар ничек калганнар?
Янган калалардан исән-имин
чордан-чорга күчеп барганнар?
Казан зират караучысы түгел,
бер атаклы улы халыкның,
Мөхәммәдьяр -безнең күңелгә яр,
ничек чорлар аша калыктың?!
Сөйлә, китап! Нинди хикмәтле җыр -
Мәүлә Колый, Утыз Имәни?
Нинди кыйссаларга тап булганбыз
Акмуллалар телен өйрәнеп?
Сөйлә, китап, нинди гамьнәр кичеп,
төрле илләр үтеп, шулай да
бирдең алмаз телебез ачкычларын,
бабамнарның газиз тавышларын
ишеттердең ничек Тукайга?!
Асыл мираслары заманнарның,
гасырларның оран-хитабы
хәтерләрдә булсын!
Сөйлә әйдә,
син, үлемсез халык китабы!
Сөйлә...
УЕЛ
X. С. га
Күпне күргән сиксән яшьлек әби
бер җырлады безгә «Уел»ны;
күзләр коры иде, тавышындагы
яшьләр гүя җанга коелды...
Агыйделнең көләч ярларында,
шатлык иле - Илеш ягында,
тарих, бәлки, безгә очрагандыр
аһәңнәре, моңы сагында?
Уеп алды гүя йөрәгеннән
ераклардан килгән сагышны -
Агыйделнең үзенә охшап акты
халык моңы, җаны, тавышы.
Җилләр исте... Батыр ирләр үтте,
илләр үтте кичеп уемнан;
ил язмышы йөрәкләргә безнең
«Уел»лары белән уелган.
Бар булганы белән халык җаны
яшеренгән шушы моңнарга...
...Ятим моңнар, ятим җырлар булмас
халык яшәгәндә, ил барда.
Озата бара киләчәккә шулар...
Онытып буламыни үткәнне? -
Заман үзгә, тормыш үзгә, яңа,
ә чын җырлар - иске, күптәнге...
* * *
Кал җырымда, апрель булып кал син!
Якты таңдай син бер балкыдың,
Мартта туган җаным шунда белде
Апрельгәчә дөнья салкынын.
Апрель булып килдең, юк, май түгел,
мәңге миңа апрель булып кал;
мәңге шулай якты булсын кичләр,
сабый яшьле булсын болытлар -
Апрель булып кал син!
Бөреләрнең
тик ачылган чагын, саф чагын,
каеннарның суты ташыган мәлен
күзләреңнең язы сакласын.
Апрель булып кал тик!
Ташкын сулар
күңелеңдә калсын шул килеш.
Төенләнгән килеш торсын сорау,
юк, кирәкми җавап, чишелеш...
Апрель килеш...
Беләм, табигатьнең
үзгәрмәгән юк бер мизгеле;
тукталу юк сиңа, алда көтә
яшьлек яшел урман шикелле.
Кемнәргәдер хәзерләнгән бәхетең
елап ашыктыра майларга...
Юк, туктатып булмас бугай аны,
күңелең синең әллә кайларда.
Ләкин миңа апрель булып кал син,
минем өчен апрель булып кал!
...Җырларымда синең Кояш яна,
елау катыш көлә болытлар.
Кал җырымда, апрель булып кал син...
ЙОКЫ ЮК ШАГЫЙРЬГӘ
- Нишлиләр алар?..
- Татарны строй аша куалар.
Качкан өчен...
Л.Толстой. «Балдан соң»
Китап. Мин... Мин. Китап...
Толстой. «Балдан соң»...
Төн, синме озын? Ник йокы качкан соң?!
Белмим мин, бүген таң атармы?
Бик сәер төш кебек -бер аваз:
- Татарны... татарны!
Уемнан кичәме үткәннәр ачысы?
Халкымның түккән яшь, гамь, моңы, сагышы?
Бетәргә боерган патшалар әмере?
Тел, дин, җан коллыгы -
Тарихның җәбере?
«Татарга һәм эткә рөхсәт юк!» -
авыздан китмиме шул чорлар әреме?
Юк! Халкым ирекле, ул азат, Ватанлы,
артта ул канлы юл, еракта ул калды!
Тату, дус гаилә без илдә - Татарстанлы!
...Тик җирдә, дөньяда,
бүгенге заманда
кемнәрдер кемнедер кыйныйлар һаман да.
Ак тәнле, сарымы, карамы -
кемнәрдер бүген дә яралы,
таяклар, чыбыклар сызгыра -кара әле!
Кыйныйлар негрны, индеец, ирландны...
Димәк ки, мине дә, димәк ки -татарны...
Дөньяның азмы әле царизмы, Цезаре?
Кыйный ул һаман да, кыйната,
аркада чыбыркы уйната...
Юк, җанны ул кыйный, намусны яралый.
Пакь рухка, исемгә яга тап, яла ул!
Бүгенге «шпицрутен» -камил ул, яңа ул,
строй үтәли кемнәрдер уза гел,
сүз, гайбәт кыйный, күр, суга тел:
яшереп кемнеңдер тарихын, үткәнен,
үч ала кемнәрдер!
Таяклап үткәрә илне ил!
Кем кабат ташлар соң бер набат, кем бүген?
Дөньяга дәшәр кем?
Кайда сез:
Каласны яклаган Вольтер, кил?!
«Эндәшми калалмыйм», - диюче Толстой?! «Гаеплим!» - дип язган Золя, син?
Нәфрәтен әйтәлгән зыялы -Чехов? Кем?
Эзлим мин.
Яклыймсыз хаклыкны?
Кем белән сез бүген?!
Халыклар -дөньяда бер, игез,
тумыштан ирекле, дус, тигез -
мин шуңа ышанам.
Шуңа мин йокысыз, Толстой, «Балдан соң»!
Абсолют чынлыкка җитмичә,
дөньяда шундый чор килмичә,
йокы юк шагыйрьгә, тынгы юк.
Җиңгәнче,
Фидельдәй, гамь төсе -сакалны без кырмыйк.
Таң аткач, көн килгәч?
Күз күрер аннан соң.
Хәзергә -Толстой. «Балдан соң»!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев