Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гыймран Сафин: Гомер тарихының һәрбер битен Маңгай тирен түгеп язасың...

Шагыйрь Гыймран Сафин 1943 елның 23 октябрендә Татарстанның Тукай районы Мус-Завод авылында туган.

Казан авиация институтын тәмамлагач, Ижау радиозаводына эшкә җибәрелә. Лаеклы ялга киткәнче шунда төрле җитәкче вазифалар башкара. Удмуртиядә чыга торган “Яңарыш” газетасының актив  авторларыннан берсе. Берничә китап авторы. Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы.


Яшьлек  сукмакларым

Туган якларыма кайтам әле,
Җан да, кан да анда тартадыр.
Анда әйдәп торган сихри көч
Һич кимеми – бары артадыр.

Яшьлек эзем калган сукмаклардан
Кулны артка куеп бер узам.
Күңелемне сагыш басып ала –
Тыныч кына моңлы җыр cузам.
    
Очраганнар гаҗәпсенеп карый –
Бер киная күрәм йөзләрдән.
Хиссиятсез заман белән бергә
Кешеләр дә ничек үзгәргән!

Нечкә хисләр кайда калды икән?
(Мәхәббәт тә хәзер хиссездер…).
Безне исерткән кыр чәчәкләре
Бәлки, хәзер тәмле иссездер?

Чәчәкләрне өзеп иснәп карыйм:
Алар һаман тәмле исле ич!
Табигать тә әле сакланган бит –
Җаның куәт табар сихри көч!

Сөрелмичә калып , кылган үскән
Җирләр генә бары артканнар.
Кемдер акча куа... Ә кемнәрдер
Хәмер сазлыгына батканнар.
           
Туган якларыма кайтам әле...
              

          * * *        
Авырлыкларны җиңәргә 
Куеп бөтен көчен,
Кеше тырыша бу җирдә
Бәхет табар өчен.

Тик  Фәрештә булган җирдә
Бар икән Иблис тә.
Бәхет тапкач, аны саклау
Нигә керми искә?

Бары саклый белгәннәрдә
Бәхет кала, китми.
Табар өчен җиткән акыл
Саклар өчен җитми.


Яшь чакта

       Яшь чагында кесә тулы
       Елан мөгезе.

                       Равил Фәйзуллин

Яшь чакта күңелдә көз юк,
Анда һәрчак яз.
Иңдәге фәрештә язган
Гөнаһларың аз.

Язмыш авырлыгы иңгә
Кулын салмаган.
Алда булачак ялгыш
Әле ясалмаган.

Киләчәк өчен күңелдә
Борчылулар бар.
Изгелекнең юллары киң,
Явызлыкның – тар.

Алда әле сөелүләр,
Янып көюләр.
Бәлки, бәхет тә шундадыр…
Яшьлек ул юләр.

Җирдә күпме гүзәллек бар – 
Барысын күр генә!
Бушка узмасын ла көннәр,
Гомер бер генә.


Салам түбәле өй    

Заман шундый: могҗизаларга да
Гаҗәпләнми кеше.
Иртәгә ни буласын кем белә - 
Анысы язмыш эше.

Шаулы башкалалар күп күрелгән – 
Җырларында ят көй.
Хисләр ташкынында күз алдымда
Салам түбәле өй.  

Салам түбә инде чал тарихта.
Ул өй дә юк күптән.
Әллә шул бер иске агач йортка
Нур иңгәнме күктән?!

Фәкыйрь өстәл: мундирлы бәрәңге
Һәм кителгән кашык.
Өс-башы ямаулы корсак малай
Шигърияткә гашыйк...

Кайтам: шул өй торган якта күзем,
Йөрәк сыкрап куя.
Үткән хатирәләр тулы күңел
Тынычлыгын җуя.

Зур таш йортлар, асфальт, яңа мода,
Өс бөтен, тамак тук.
Кайда югалган моң? Шигъриятнең
Нигә кирәге юк?

Яшәеш тә һич тә тәмуг түгел,
Оҗмах эзли бәндә.
Ә шигърият газаплы яшәүнең
Юлдашымы әллә?


Узган гомер    

Узган гомер аккан судай, диләр,
Су булса ул – ярсу ташкындыр.
Юлындагы тау–ташларны үтеп,
Тормыш диңгезенә ашкыныр.

Узган гомер искән җилдәй, диләр,
Җил булса ул - көчле давылдыр.
Авыр юлны армый–талмый үтсәң,
Бәхет ачкычы да табылыр.

Гомер ул – атылган йолдыз, диләр,
Атыла да янып югала.
Җирдә якты эз калдырган гомер
Күңелләрдә җыр булып кала.


          * * *
Бала чактан бу җир гүзәллеген
Ярату хисеннән исердем.
Тәнкыйтьләргә сабыр итә белдем,
Мактауны битараф кичердем.     

Кешеләрне яратып яшәдем,
Зарар эш кылмадым әллә ни.
Юлыккан һәр ялган, гаделсезлек
Җанымны пычактай телгәли.

Ходай миңа тыйнак яшәү язган,
Дан–шөһрәтне бары сагынып.
Ялгыш кына һаваланып куйсам,
Тигез җирдә егылам абынып.

Язмыш барын күпләр танымыйлар,
Күрмәсәләр бәла-казасын.
Гомер тарихының һәрбер битен
Маңгай тирен түгеп язасың.


Авызлык

Чал тарихтан шулай килгән – 
Ат дус булган кешегә.
Акыллы мал файда иткән
Аңа барлык эшендә.

Дусның кадерен беләләр – 
Аңа ирек бирәләр.
Ә кешеләр ник соң атка
Авызлык кидерәләр?

Тимер белән тешне ватып,
Буйсындыру җиңел шул.
Камыт кидерелгән муен
Башны читкә бормый ул.

Сагышта мин – күңелсез уй
Сызландыра күңелне.
Син дә, халкым, авызлыклы
Ат хәлендә түгелме?


Хокку      

          * * *
Акылга сай булганнар
Акыллылык турында
Күбрәк акыл саталар.

          * * *
Давыл аударган агачны.
Агач солдат түгел –
Аягөсте үләргә язмаган.

          * * *
Көнче кеше йөзендә
Сытык елмаю.
Ә күзләре бүредәй карый.

          * * *
Түрәнең вәгъдәләре саллы.
Эше генә мактанулар астында
Югалып калды.

          * * *
Язның пычрагын 
Яратмыйм дисең…
Сандугач җырын тыңла!

          * * *
Язның кошлары тынып,
Төнге йокыга талганнар.
Язгы ташу – тынгысыз йөрәк…
             
          * * *
Җырлый белмәүченең 
Колагына «аю баскан».
Әйтерсең аю музыкага биеми.

          * * *
Кемнәргә генә ут салмый 
Бу яз дигәнең…
Яшьнең – йөрәгенә, картның – хәтеренә.
           
          * * *
Хәер сораучылар адым саен…
Изгеләр рухына сәдака бирерлек
Кеше табып булмый.

          * * *
Мал иясенә охшый, диләр…
Каракның казы инеш буеннан
Чит бәбкәләр ияртеп кайткан.

          * * * 
“Алдынгы” җәмгыятьнең
Билгесе шундый:
Түрә саны игенче саныннан арта.
    
                                    Ижау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев