Мәдәни җомга

Гәрәй Рәхим: Тып-тын гына агып ята гомер...  

Ә шулай да барыгыз да  Сиксәнгә җитсен иде.  Бер-ике көн уйлансын да  Туксанга китсен иде.

РЕДАКЦИЯДӘН. 15 июльдә Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимгә 80 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм го­мер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-сау­лык һәм яңадан-яңа иҗат куа­нычлары теләп калабыз.


КАП-КАРА ВИРУС КИЛДЕ 

Бүгенге көндә дөньяда 4 миллионлап кеше коронавирус зәхмәтеннән вафат булды. Дөнья галимнәре әле хәзер дә бу авыруның килеп чыгу сәбәбен аңлата алмыйлар.
                 Көндәлек матбугат хәбәрләреннән.

Бүген Җирдә кабатлана
Дөнья әкиятләре –
Өч мәртәбә була, диләр,
Җирдә һәлакәтләрне.

Шушы өченче тапкыры 
Соңгысы була, диләр.
Шуннан кеше мәңге яши,
Я мәңге сула, диләр.

Бөтендөнья сугышы да
Өченче тапкырында
Кешелекне Җир шарыннан 
Юк булганчы кырдыра.

Ике тапкыр булды инде
Бөтендөнья сугышы.
Алар күпме юк иттеләр
Кешелекнең сулышын.

Бүген әнә Җир шарына
Кап–кара вирус килде, 
Күпме илдә күпме халык
Теге дөньяга иңде.

Әллә соң бу әкиятнең
Өченче кат килеше?..
Бөтендөнья сугышының 
Өченчесе булып яный
Бөтендөнья үлеше.

Җиргә килде мыштым гына,
Сугышсыз, тынсыз гына.
Адәми затны юк итә
Мылтык, атомсыз гына.

Ләкин күңел шикләнә бит:
«Бу афәт кемнең эше?..»
Сәбәпчесе (кичер, Хода!..)
Үзе түгелме Кеше?..

ЕЛАГЫЗ!

Мин, авылга кайткач, ялгыз гына 
Чыгамын да ындыр артына, 
Каралтылар ышыгына кереп, 
Тынып калам. 

Минем каршыга
Мин бәләкәй чакта уйнап йөргән 
Сукмак килә нәни инештән. 
Сабый чаклар! Тагын сезгә килдем,
 Яшеренеп таныш-белештән.

Миңа монда җайлы сезнең белән, 
Карт авылым монда, үз күгем. 
Берьялгызым гына яшеренеп, 
Бер елармын, ахры, мин бүген.

Һәм елыйм мин. Ялгыз рәхәтлектән, 
Сабый чаклар хатирәсеннән. 
Каралтылар белән бергә елыйм, 
Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм.

Үзем уйлыйм: ярый әле, димен, 
Еракта мин шәһәр, дуслардан. 
Мескен хисләр диеп, юкса алар 
Көләр иде минем елаудан.

Безнең чорда сабыйлыкка кайту, 
Елый белү оят санала. 
Җитдилек һәм салкын канлылыкны 
Яратарак төшә замана.

Ә мин монда берьялгызым гына 
Чыгамын да ындыр артына,
Каралтылар белән бергә елыйм, 
Карамыйча алдым-артыма.

Дусларымнан яшереп ничә еллар
Җыеп йөргән татлы күз яшен
Рәхәтләнеп түгәм!
Һәм уйлыймын:
Елый беләм, димәк, мин яшим!

Шунда мине әнкәй табып ала.
– Таң ата, – ди, – кереп ят, улым. 
Көлә-көлә сөеп юата ул
Утыз яшьлек карт бер сабыен.

Мин әнкәйгә үкси-үкси сөйлим 
Шәһәрдәге дуслар турында:
– Алар, әнкәй,
 шундый әйбәтләр, дим, 
Кечесе дә, – димен, – зуры да.
Алар, әнкәй, барысы да мине 
Яраталар, хөрмәт итәләр. 
Алар, миннән качып елау өчен, 
Гел авылга кайтып китәләр.

Ә шәһәргә килгәч, алар, әнкәй, 
Миңа авыр сүзләр дәшмиләр. 
Минем дуслар елый белә, әнкәй, 
Елый белә, димәк, яшиләр!

ДОГАЛЫ ЕЛЛАР
                         Марсель Галиевкә
Үткәннәргә кире кайтып булмый... 
Шлагбаумнарда ул юллар. 
Шулар аша безгә үрелеп карый 
Догалы еллар.

Узганнарны уйлап җаннар сыкрый. 
Вакыт – патша җирдә, без – коллар. 
Кайтарыгыз мине яшьлегемә, 
Догалы еллар!

Әмма безгә гомер биргән өчен, 
Биргән өчен онык, кыз, уллар –
Һәрбер нәсел саен рәхмәт сезгә, 
Догалы еллар!

Алда тагын ниләр күрербез без, 
Язмыш безне ничек боргалар?.. 
Күрәчәкләребез сезнең кулда, 
Догалы еллар!..

Кеше гомере бигрәк нәзберек шул: 
«Кыймылдыймы йөрәк... кан... куллар?..» 
Тып-тын гына агып ята гомер, 
Кеше гомере – догалы еллар...

БОЛЫННАРНЫ АТЛАР ТАБЫРЛАГАН

Болыннарны атлар табырлаган. 
Бер җыр ишетелә табуннардан:
– Дөрләп яна каен тузлары, 
Бездән әле яшьлек узмады.

Чал башымны иеп басып торам, 
Ләкин йөрәк һаман ярсып тора. 
Җырлый йөрәк...
...Каен тузлары,
Юк, узмады әле, узмады.

Йөрәк кагып, ярсу атлар килә, 
Яшь егетнең җыры ишетелә:
– Тегә белсәң, ияр тузмый ул, 
Картаймасаң, яшьлек узмый ул.

Чал башымны төрәм шомыртларга, 
Чәчләремне егет күрмәсен, 
Картлык ни икәнен белмәсен.
Болыннарны атлар табырлаган. 
Бер җыр ишетелә табуннардан:
– Нык тегелгән ияр тузмый ул, 
Чәч агара, яшьлек узмый ул.

АВТОХАРАКТЕРИСТИКА

Мин Геракл кебек бик борынгы, 
Компьютерлар кебек өр-яңа. 
Яфрак, бөҗәк, диңгез ничек килсә, 
Шулай килдем мин бу дөньяга.

Мин туганда, яфрак канга баткан, 
Диңгезләрдә туплар шартлаган. 
Мең тугыз йөз кырык беренче ел –
Мин туган ел.
 
Каһәр саклаган 
Һәрбер ана минем туган көнгә. 
Тумыштан ук мин бер уңмаган. 
Туган көнем булган үлем көне, 
Туган көнем бәйрәм булмаган.

Тик шулай да гүзәл бу дөньяга 
Туасы бик килгән, ахрысы. 
Бу җиһанда чираттагы кеше 
Буласы бик килгән, ахрысы –
Асфальтларын җимереп бәреп чыктым 
Үлән бәреп чыккан көч белән. 

Сыңар үпкә белән озак итеп 
Яшәдем мин үҗәт, үч белән. 
Кайчак шатлык, кайчак кара кайгы 
Бугазыма килеп тулдылар. 
Бу дөньяда ни гамь, хәрәкәт бар –
Барысы да тансык булдылар.

Кара эшне кара көе генә
Эшләдем мин төгәл иттереп.
Ак эшләрне башкардым мин һәрчак
Ап-ак итеп, җиренә җиткереп. 
Иң булдыксыз, мәхлук кешегә дә 
Бер-бер җылы сүзем булды, 
Бар.
Шуңа күрә җирдә минем хәтта 
Дошманнарым бик аз булдылар. 
Ә дусларның исәп-хисабы юк, 
Кайчак хәтта алар туйдыра. 
(Дусларыма шундый сүз әйтергә 
Теле барган – тик мин, мин дурак.)

Бу тормышның бөтен чынлыгыннан, 
Барлыгыннан булдым канәгать. 
Сугып егып тартып торгыздыгыз –
Миннән рәхмәт сезгә, җәмәгать.

Мин гашыйк та булдым, тик бәхетсез. 
Сөя белдем! 
Моңа ни җитә?! 
Бәхетсезлегендә бәхет күреп 
Яши торган мәхлук мин җирдә.

Дан артыннан куып карасам да, 
Рәзве ул дан миңа тоттыра?! 
Юангандай итәм: тоттырмыйча, 
Дан, мөгаен, бик нык оттыра...

Һәм яңадан рәхәт була миңа.
Дөнья шундый төгәл,
Тамаша,
Яфрак шаулый, бөҗәк йөгереп уза,
Ап-ак көннән күзләр камаша.

Күктә күпме җисем очып йөри...
Җирдә тарих «уһ»лап уяна... 
Якын миңа ультрасуперфән дә, 
Якын миңа гади куян да.

Мин Геракл кебек бик борынгы, 
Компьютерлар кебек өр-яңа. 
Яфрак, бөҗәк, диңгез ничек яши –
Шулай яшим мин бу дөньяда.

ҮКЕНҮДӘН НИ ФАЙДА?!

– Шагыйрьләрнең гомере 
нигә кыска була икән?
– Сиксәнгә, кадәр яшәгән 
шагыйрьләр дә бар ич...

Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?.. 
«Үлемгә – кукиш!» – дисәм дә, 
Ул чикне үтәрмен бер. 
Яшәү дигән мәңгелекне 
Үлем дигән бер мизгелгә 
Алмашып китәрмен бер.

Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?.. 
Мәңгелек түгел дисәң дә, 
Озын булсын гомерләр. 
Тормыш дигән бу учакта 
Без чаткы булып очсак та, 
Эзсез чаткы түгелләр.

Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?.. 
Яшьтәшләр, сезгә сүзем. 
Без, дуслар, дуслар, дисәк тә, 
Бөтенегез белән бердәй 
Мин дус булмадым үзем.

Ә шулай да барыгыз да 
Сиксәнгә җитсен иде. 
Бер-ике көн уйлансын да 
Туксанга китсен иде.

Мин ышанам: шул ике көн 
Уйлатыр әле безне. 
Гомергә уйнатмаганны 
Уйнатыр күңлебезне:

Бер-беребез алдындагы 
Гөнаһлар өчен шунда 
Тезләнеп гафу сорарбыз 
Намусыбыз каршында.

Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?! 
Менә бит сорау кайда. 
Гөнаһлардан арынырга 
Өлгермичә китеп барсак, 
Үкенүдән ни файда?!

Кайсыбыз җитәр сиксәнгә?..
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: