Мәдәни җомга

Гәрәй РӘХИМ: ЗИЛЗИЛӘЛЕ ҖИЛ ҖИЛЛӘДЕ…

ХАЛКЫБЫЗ ДӘШӘ Татарстан алга дәшә - Олы юлга чыгарбыз. Күңелләрдә зур өметләр, Изге безнең догабыз. Юллар катлаулы булса да Сафларны югалтмаска! Инде бу көннәргә җиткәч Сынмаска, сынатмаска!.. Алда өр-яңа эшләргә Дәшә безне халкыбыз. Киләчәктә дә без бөек Халык булып балкырбыз. МИН - ИРЕКЛЕ Һаваларда очкан бөркет кебек мин ирекле!.. Тик...

ХАЛКЫБЫЗ ДӘШӘ

Татарстан алга дәшә -
Олы юлга чыгарбыз.
Күңелләрдә зур өметләр,
Изге безнең догабыз.

Юллар катлаулы булса да
Сафларны югалтмаска!
Инде бу көннәргә җиткәч
Сынмаска, сынатмаска!..

Алда өр-яңа эшләргә
Дәшә безне халкыбыз.
Киләчәктә дә без бөек
Халык булып балкырбыз.

МИН - ИРЕКЛЕ

Һаваларда очкан бөркет кебек мин ирекле!..
Тик илемә, Ватаныма бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан лачын кебек мин ирекле!..
Тик каумемә - татарыма бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан аккош кебек мин ирекле!..
Тәүге мәхәббәтем, сиңа бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан кошлар кебек мин ирекле!..
Тик улларым, кызларыма бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан Сәмруг коштай мин ирекле!..
Тик дөньяга, бар җиһанга бирәм ул ирекне.

Минем иркем әнә шундый...
Сорасагыз әйтәм һаман:
"Мин ирекле...
Мин ирекле..."

НИ ҖИТМИ

Миңа ни җитми соң бүген?..
Миңа җитми яшь чагым,
Әнием пешергән коймак,
Кырда яккан учагым.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Әтинең кырыс йөзе,
Печән бир диеп ялварган
Сыерның моңлы күзе.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Башаклар җыйган камыл,
Тамакка ач, ә рухка бай
Мин туып-үскән авыл.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Син - тәүге мәхәббәтем.
Синнән башка мин бер дәрвиш,
Синнән башка мин ятим.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Салютташ, сәламдәшләр,
Минем һәр шигырь юлыма
Шатланган каләмдәшләр.

Миңа ни җитми соң бүген?..
Казанның иске чагы.
Аның бөтен чатларында
Гөрләгән татарчасы.

Сиздем... Сиздем мин тормыштан
Тик бер үкенеч алган -
Картаюны сизми генә,
Аңа сиздермичә генә
Үтеп китәсе калган.

ШИГЪРИЯТ ӨЧЕН

Чәчмәләрен дә чәчтем,
Тезмәләрен дә тездем.
Сыртта камчы уйнаса да
Шигърият өчен түздем.

САБА ҖИЛЕ

Сабада туып-үскән дустыма

Диңгез кебек дулкынланып
Саба урманы үсә.
Болынында, кырларында
Саба җилләре исә.

Саба җиле, саба җиле
Иркәләп исә безне.
Саба җилләре искәндә
Сагынам, дуслар, сезне.

Сәлам сезгә, туганнарым,
Сәлам, әй, сабадашлар!..
Сәлам сезгә, сабакташлар,
Сәлам сезгә, якташлар!..

Сабада бит безнең бәхет,
Сабада хатирәләр.
Бу дөньяда иң кадерле,
Матур безнең тирәләр.

Саба җиле, саба җиле
Иркәләп исә безне.
Саба җилләре искәндә
Сагынам, дуслар, сезне!..

ҖӘЙГЕ БЕР КӨН

Зилзиләле җил җилләде
Агач башларын иеп.
Күңелләргә хәвеф керде,
Афәт башланыр диеп.

Күк күкрәде, яшен атты,
Офык чикләрен кисеп...
...Хәвефләрне алып китте
Яңгыр җилләре исеп.

Кояш чыкты, бар чәчәкләр
Елмаеп ачылдылар.
Хәвеф китте, шатлык килде -
И, җәйге асыллыклар!..

КӨЗ... КОЯШЛЫ КӨН...

Кояш көне буе күктә,
Көз көне дә кояш бар.
Каеннарда балкып тора
Яфрак-яфрак кояшлар.


ШӘҺӘРДӘ

(Авылдан килеп шәһәрдә
яшәүче монологы)

Өй түбәсендә каеннар үсә -
Шәһәрдә шундый урыннар да бар.
Безгә ни кала инде бу хәлдә -
Каеннарга да хәтта урын тар.

ДЕКАБРЬ

Декабрь бирде кирәкне -
Карлары... Бураннары...
Күңелгә бозлар катырды,
Көрт күмде урамнарны...

Декабрь бирде кирәкне -
Бу ел бик ямьсез үлде.
Ел буе җыйган түземне
Салкын көрт белән күмде.

Декабрь бирде кирәкне...
Инде нәрсә диясе -
Күңелгә шом салды елның
Үлем агониясе.

Бу елның декабре -
Ул - бу елның кабере...

ӨЧ ИГЕЗ КЫЗ

(Җыр)

Буйлары да бер үк төсле,
Уйлары да бер үк төсле.
Җилкетеп безнең күңелне,
Өч кыз үсте.

Сөйләргә дә бик батырлар,
Эшләргә дә бик батырлар -
Югалып калдык без тәмам...
Һәй, матурлар!...

Гөлфия, Әлфия, Зөлфия - өч игез.
Уңганнар, чибәрләр,
Кайсын сайлыйк,
Бары да бертигез...

Өчесен дә яратабыз,
Алар өчен җан атабыз.
Нишләргә дә аптырыйбыз,
Баш ватабыз.

Һәммәбез кияү кебекләр -
Җыелып бөтен егетләр
Салырбыз, ахры, шобага...
Һай, өметләр!..

Гөлфия, Әлфия, Зөлфия - өч игез.
Уңганнар, чибәрләр,
Кайсын сайлыйк,
Бары да бертигез...

КАРТЛЫК

Мин кем бүген?..
Бармак белән
Соңгы көннәрне санап,
Телевизор карап ятам -
Гап-гади сөяк-санак...

БӘХИЛЛӘҮ


Мин бүген үк бәхилләшеп куям -
Бәлки алда инде соң булыр.
Акылымда чакта әйтеп калу,
Бәхилләшеп калу уң булыр.

Бүген яшь аю түгел мин -
Сабыр, салмак карт аю.
Монсына да исем китми -
Шулдыр инде картаю.

Күп булды минем күңелдә
Пар шатлыклар, пар кайгы.
Тик рухым һич картаймады -
Тәнем генә картайды.

Мин шигырьдә әле һаман
Гел егет булып калам.
И, туган җир, алтын бишек,
Бәхил бул инде, балам!

Беләм... беләм... Озакламый
Мин китәм инде, үләм...
Тик рухым калсын дим синдә,
Китмәсен минем белән.

Ул калсын шигырьләремдә,
Калсын китапларымда.
Сиңа калдырам, туган ил,
Барын, барын, барын да.

Сиңа мирас булсын миннән
Яшьли тәүге сөюем,
Оныклар, кызым, улларым,
Шигырьләр язган өем.

Миннән соң да җилләр исәр,
Елгалар, урман шаулар.
Һаман горур басып торыр
Күккә омтылган таулар.

Йолдызлар җемелдәр күктә,
Салют аткандай туйда.
Кинәт кенә берсе сүнсә,
Аны мин диеп уйла.

Син - минеке, мин - синеке,
Монсында юк аерма.
Мин - фанилык, син - бакыйлык.
Аерма шунда гына.

Мин бәхилләп китәм сине,
Син дә мине бәхиллә.
Мин китәм... Минем урынга
Бәхет иңсен бу илгә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: