Мәдәни җомга

Гәрәй РӘХИМ: Мин еллардан челтәр үреп барам...

РЕДАКЦИЯДӘН. Бүген Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхимгә 75 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. КЫЛГАННАР Бакча артындагы тау башында Җилләп утыра ап-ак кылганнар. Инде декабрь бит, ничек алар Аягүрә басып...

РЕДАКЦИЯДӘН. Бүген Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхимгә 75 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.
КЫЛГАННАР
Бакча артындагы тау башында
Җилләп утыра ап-ак кылганнар.
Инде декабрь бит, ничек алар
Аягүрә басып калганнар?!
Мин кылганнар арасында йөрим,
Сыйпап йөрим ап-ак башларын.
Мин үзем дә, ахры, кылганнардай
Бераз әрсезләнә башладым.
Ап-ак кылган кебек чәчләремне
Җилфердәтеп кышкы җилләрдә,
Аягүрә басып торам һаман
Туып-үскән шушы җирләрдә.
Бөтен үлән кар юрганы көтеп,
Җиргә җайлап яткан чагында,
Ак кылганнар белән берьялгызым
Басып калам мин тау башында.
Ачы җилдә кылганнарга кушылып
Сызгырам мин, аваз чыгарам.
Әллә ни моң чыкмый чыгуын да,
Тик аумыйм бит, басып торалам!
Бураннарда торам шулай һаман,
Каршы алам апрель башларын.
Мин үзем дә, ахры, кылганнардай
Бераз әрсезләнә башладым.
ГОМЕР ЧЕЛТӘРЕ
Мин еллардан гомер дигән
Бер челтәр үреп барам.
Матур һәм ямьсез үрелгән
Төшләрен күреп барам.
Гүзәл чәчәкләр дә күп тә,
Шыксыз җөйләр дә байтак.
Бер өлгемнән җил дә үтмәс,
Берсеннән үтәр җайдак.
Бер җире ефәктән үргән -
Елкылдап, балкып тора.
Бер җире, ертык чыптадай,
Җанга шом салып тора.
Бер җирендә иң бәхетле
Көннәремнең рәсеме.
Бер җирендә шул бәхетнең
Кәфене һәм ясине.
Челтәремнең бер ягыннан
Шатлык кояшы калка.
Бер ягына кайгылардан
Авыраеп ай бата.
Мин еллардан әнә шундый
Бер челтәр үреп барам.
Бу төше ямьсез димәгез -
Үзем дә күреп барам.
КОЯШЛЫ ФАНТАЗИЯ
Көнгә карап тәрәзәмне ачам,
Кояш керә минем бүлмәгә.
Кояш белән кара-каршы утырам,
Кача өйдән бөтен күләгә.
Күңелем кебек ап-ак минем бүлмәм,
Хәтта кояш моңа сөенә.
Кайнар нурын чәчеп елмая ул,
Кояш исе аңкый өемдә.
Урамда да шундый якты бүген,
Тәрәзәмнән чөнки нур ага.
Шатланам мин, бүген бөтен дөнья
Минем тәрәзәдән нур ала.
Авылдашлар минем өй турыннан
Елмаешып үтеп китәләр.
Алар шулай минем өемдәге
Кунагымны тәбрик итәләр.
Әнкәй дә шат, әрле-бирле чабып,
Кунагымны сыйлый, тырыша.
Кояш нуры кебек чәчләренә
Ап-ак нурлар килеп сырыша.
Шундый бер хәл булып алды бүген -
Кояш килде минем бүлмәгә.
Күңелемнең бөтен почмагыннан
Качып бетте шик һәм күләгә.
УЙДЫК-УЙДЫК УЙЛАР
Урман эчләрендә
Уйдык-уйдык чирәм.
Яшьлегемне уйлап
Урман буйлап киләм.
Хатирәләр тора
Күңелдә туп-тулы:
...Уйдык-уйдык чирәм...
...Язгы урман юлы...
Яз белән ярәштем,
Урман буйлап киләм.
Истә әле, истә
Уйдык-уйдык чирәм.
Булдымы соң алар -
Чын ярәшү... Туйлар...
Дөрләп-дөрләп ала
Уйдык-уйдык уйлар...
ЕЛАГЫЗ!
Мин авылга кайткач, ялгыз гына
Чыгамын да ындыр артына.
Каралтылар ышыгына кереп,
Тынып калам.
Минем каршыга
Мин бәләкәй чакта уйнап йөргән
Сукмак килә нәни инештән.
Сабый чаклар! Тагын сезгә килдем
Яшеренеп таныш-белештән.
Миңа монда җайлы сезнең белән.
Карт авылым монда, үз күгем.
Берьялгызым гына, яшеренеп,
Бер елармын, ахры, мин бүген.
Һәм елыйм мин. Ялгыз рәхәтлектән,
Сабый чаклар хатирәсеннән
Каралтылар белән бергә елыйм,
Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм.
Үзем уйлыйм: ярый әле, димен,
Еракта мин шәһәр, дуслардан.
Мескен хисләр, диеп, юкса алар
Көләр иде минем елаудан.
Безнең чорда сабыйлыкка кайту,
Елый белү оят санала.
Җитдилек һәм салкын канлылыкны
Яратарак төшә замана.
Ә мин монда берьялгызым гына
Чыгамын да ындыр артына,
Каралтылар белән бергә елыйм,
Карамыйча алдым-артыма.
Дусларымнан яшереп ничә еллар
Җыеп йөргән интим күз яшен
Рәхәтләнеп түгәм! Һәм уйлыймын:
Елый беләм - димәк, мин яшим!
Шунда мине әнкәй табып ала.
- Таң ата, - ди, - кереп ят, улым.
Көлә-көлә сөеп юата ул
Утыз яшьлек карт бер сабыен.
Мин әнкәйгә үкси-үкси сөйлим
Шәһәрдәге дуслар турында:
- Алар, әнкәй, шундый әйбәтләр, - дим, -
Кечесе дә, - димен, - зуры да.
Алар, әнкәй, барысы да мине
Яраталар, хөрмәт итәләр.
Алар миннән качып елау өчен
Гел авылга кайтып китәләр.
Ә шәһәргә килгәч алар, әнкәй,
Миңа авыр сүзләр дәшмиләр.
Минем дуслар елый белә, әнкәй,
Елый белә - димәк, яшиләр!
БОЛЫННАРНЫ АТЛАР ТАБЫРЛАГАН
Болыннарны атлар табырлаган.
Бер җыр ишетелә табуннардан:
- Дөрләп яна каен тузлары,
Бездән әле яшьлек узмады.
Чал башымны иеп басып торам,
Ләкин йөрәк һаман ярсып тора.
Җырлый йөрәк...
Каен тузлары...
Юк, узмады әле, узмады.
Йөрәк кагып ярсу атлар килә,
Яшь егетнең җыры ишетелә:
- Тегә белсәң, ияр тузмый ул.
Картаймасаң, яшьлек узмый ул.
Чал башымны төрәм шомыртларга,
Чәчләремне егет күрмәсен,
Картлык ни икәнен белмәсен.
Болыннарны атлар табырлаган.
Бер җыр ишетелә табуннардан:
- Нык тегелгән ияр тузмый ул,
Чәч агара, яшьлек узмый ул.
* * *
Читтән генә сиңа карап торам,
Дөнья сиңа шундый килешә:
Күлмәгеңә болын рәсеме төшкән,
Ә күлмәгең рәсеме - инештә.
Күзләреңә кичке эңгер йоккан,
Мин, зәңгәр күз, диеп җыр язам.
Чәчләреңдә җылы җилләр йоклый -
Алар күчкән сиңа бу яздан.
Сандугачлар сиңа көй биргәннәр,
Җикән-камыш сиңа буй биргән.
Ялгыз казмы, моңлы талмы әллә
Алсу таңмы - моңлы уй биргән.
Ялгыз гына басып торасың син,
Язгы рәсемең уйный инештә.
Читтән генә сиңа карап тордым -
Дөнья сиңа бик тә килешә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: