Гәрәй РӘХИМ: БӨТЕН ҖЫРЫМ КИЛӘ ТАБИГАТЬТӘН...
Үз рәхәтем белән Үз рәхәтем белән яшим, Байлыгым юк - юк кайгым; Кемдер җигәрлек җаным юк - Миңа ни кирәк тагын?!. Кирәкми кеше рәхәте, Бизнес, уртак маллары, Шуларны көн-төн саклаучы Тән сакчы-бугайлары... Көндез якты кояшым бар, Төннәрен тулган аем, Күкрәк тутрып сулар һавам, Чишмәләр, ап-ак каен!.. Үз рәхәтем белән яшим......
Үз рәхәтем белән
Үз рәхәтем белән яшим,
Байлыгым юк -
юк кайгым;
Кемдер җигәрлек җаным юк -
Миңа ни кирәк тагын?!.
Кирәкми кеше рәхәте,
Бизнес, уртак маллары,
Шуларны көн-төн саклаучы
Тән сакчы-бугайлары...
Көндез якты кояшым бар,
Төннәрен тулган аем,
Күкрәк тутрып сулар һавам,
Чишмәләр, ап-ак каен!..
Үз рәхәтем белән яшим...
Аң калынлыгы
Каләмдәшем Марсель
Галиев миңа шаяртып:
"Аңың юка бит синең", - диде.
"Аңың юка бит синең, әй,
Аның белән нишләрсең?
Юка аң белән дөньяда
Ни эш кенә эшләрсең?!."
Калын аңлы Марсель миңа
Әнә шулай эндәшә.
Ачуым бик тә килә дә,
Миңа реаль өн дәшә:
"Син дөньяга хыял белән,
Теләк аша карыйсың.
Тик дөнья бит бик катлаулы -
Орып бирә барысын.
Син теләгән теләкләрнең,
Хыялланган уйларның
Яртысы да эшкә ашмый -
Уйла уйның шуларын..."
Каләмдәшем, реаль тормыш
Безгә уртак, шулай бит?!
Безнең аңнар калынлыгы
Бер тирәдә бугай бит...
Безнең мәхәббәт
Д. гә
Безнең мәхәббәт бит ул -
Иске мәхәббәт.
Безнең мәхәббәт бит ул -
Изге мәхәббәт!..
Хәйлә
Җырлау, бию - җанга ял буладыр,
Хезмәт - кәйлә.
Конституция, сугыш - көч ул,
Акыл - хәйлә...
Картаеп булмый
Миңа һаман малай итеп карыйлар.
Чәчләрем агарды әле ярый ла...
Сөяркәм
Җаным тулы шигырьләрне
Миннән башка сөяр кем?
Шигырь - минем хатыным да,
Шигырь - минем сөяркәм!..
* * *
Шагыйрьлегем шикле бугай минем,
Ходай миңа сәләт бирмәгән.
Бөтен җырым килә табигатьтән,
Бөтен моңым - җылы җилләрдән.
Әнә, тышта апрель бөреләнә,
Яшел буяу эзли талларым.
Мин җырыма язның моңын кушам -
Яктырып ук китә таңнарым.
Талларыма яшел буяу бирәм -
Яфрак яра кинәт җырым да.
Мин җырыма сары төсләр өстим -
Сары иген шаулый кырымда.
Кызыл, зәңгәр, алсу төсләр ягып,
Мин чуп-чуар итәм болынны.
Яланымда гөлләр чәчәк ата,
Хуш ис күмә шигырь юлымны.
Шагыйрьлегем әгәр шушы булса,
Табигатьне генә макта син.
Шагыйрьләргә ярдәм кирәк чакта
Җир-ананы гына якла син.
Бәрмәнчек1
Керәшеннәр саклап калган
Олы бәйрәм - бәрмәнчек!
Аны бүген дә сагына
Бөек Болгар, Кирмәнчек...
Төркиләрдән бүгенгәчә
Тарихны бизәп килә.
Аны ханнар, президентлар,
Зур милли бәйрәм, дия!..
"Бәрмәнчек" дип исем бирдек
Өр-яңа ансамбльгә2 .
Җыр-биюне сагынсагыз,
Килегез, дуслар безгә,
Килегез "Бәрмәнчек"кә!..
Алиментлар
Алиментлар бар әле дөньяда.
Ә балаларга
алимент та кирәкми,
загс та кирәкми,
суд та кирәкми.
Аларга син бары
үзе кадәр курчак бир,
әттә бир,
әннә бир.
Алиментлар бар әле дөньяда.
Ә аналарга
алимент та кирәкми,
загс та кирәкми,
суд та кирәкми.
Аларга син бары
бала атасы бир,
күңеле туңмаска,
ир җылысы бир.
Алимент бар әле дөньяда.
Ә аталарга
алимент та кирәкми,
загс та кирәкми,
суд та кирәкми.
Аларга син бары
бала анасы бир,
күңеле тупасланмаска,
хатын-кыз нәфислеге бир.
Ә шулай да
Алиментлар бар әле дөньяда...
Үпкәлим
Үпкәләүләремә карап:
"Бу мине сөйми..." - димә.
Бүтән сөяр кешем юк бит -
Мин сөям сине генә!
Бүтән үпкәләр кешем юк -
Сиңа гына үпкәлим.
Балалар күрмәгән чакта
Сине суырып үпкәлим.
Үпкәлим...
Бәрәңге
(Шаяру катыш)
Ачлы-туклы заманнармы,
Зур сугыш елларымы -
Бәрәңгедән генә күрәм
Исән калуларымны.
Корал тотып ил сакладык,
Моны бар дөнья күрде.
Америка исә безгә
Коралсыз гына керде:
Югалттык туган кырларның
Бәйсезлеген, йолдызын -
Бәрәңгедән генә күрәм
Колорадо коңгызын.
Кабыгын юнмый пешерә,
Кыек бәйләп яулыгын, -
Бәрәңгедән генә күрәм
Хатынның ялкаулыгын.
Бәрәңге ди: "Барган чакта
Мин алып бара алам,
Тик кире алып кайталмыйм,
Көчем юк минем, балам..."
Санап барам, санап кайтам
Барасы юлларымны, -
Бәрәңгедән генә күрәм
Кайтмый калуларымны.
Вакытлыча тәэмин итә
Корсагымның туклыгын.
Бәрәңгедән генә күрәм
Дәрт-дәрманның юклыгын.
Үстерә алмый бәрәңге
Җанның рухи туклыгын.
Бәрәңгедән генә күрәм
Акылымның юклыгын...
1 Бәрмәнчек - март аенда елга һәм урман буйларындагы яшь талларда пәйда була торган аксыл төстәге йонлач йомры "чәчәк"ләр. Халык телендә аны "тал песие" дип тә йөртәләр. Яшәү рәвешендә борынгы төркилек нык сакланган керәшеннәр ышануынча, яз башында бәрмәнчекле тал чыбыкларыннан җыелган "себерке" белән мал-туарны, каралты-кураны, өй эчләрен бәргәләп чыксаң, ел тәүлегендә малларның үрчеме арта, алар төрле чир-чорга бирешми, каралты-кураны янгын һәм башка афәтләр алмый, өйгә иминлек иңә, имеш. Керәшеннәр әле хәзер дә талларда бәрмәнчек пәйда булуга шушы йоланы үтиләр һәм аны "Бәрмәнчек бәйрәме" дип йөртәләр. Бәрмәнчекнең исеме дә әнә шул "себерке" белән малларга, өйгә, каралты-курага бәргәләүдән килеп чыккан, ягъни "бәргәләүче", "бәрмәнчек".
2 Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" исемле Дәүләт фольклор ансамбле төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев