Мәдәни җомга

Госман Садә: Кыйбладан җилләр исә дә, Чорлар сөремен куа…

(Шагыйрьнең тууына 70 ел)

Матадор

Уйнады музыка. Башлана тантана... 
Яшәүме, үлемме җырларда мактала? 
...Атыла мәйданга үкереп яшь үгез. 
Юнәлгән егеткә сөңгедәй пар мөгез.

Әйтерсең җиңелмәс көч булып яу килә. 
Сызгыра бар мәйдан... шашына... ду килә... 
Ишетми матадор куәтләү сүзләрен.
Кан баскан үгезнең акайган күзләрен.

Ул белә: алышта шәфкать юк, аяу юк. 
Кулында нибары шпага һәм яулык.
Көрәштә бары тик батырлык коткара. 
Матадор алдында калка тау кап-кара.

Түгәрәк арена төн белән каплана. 
...Үгезнең күзләре яулыкка алдана, 
Һәм янә ажгырып егеткә ыргыла.
Мөгезгә эләгеп яулыгы ертыла.

Ә егет, кинәттән атылган яшендәй,
Тайпыла кырыйга кыргый бер мәчедәй. 
Кан-көрәш мәйданда яңадан башлана. 
Ярсыган матадор үгезгә ташлана.

Кадала батканчы шпага үгезгә.
Кадала егет тә шпага-мөгезгә.
...Уйнады музыка. Мәйданда тантана. 
Матадор исеме телләрдә мактала.

Чәчәкләр бәйләме сибәләр юлына.
Ут кебек чәчәкләр. Чәчәкләр кан гына. 
Яшәүме, үлемме җырларда макталыр. 
...Чәчәкләр өстенә егыла матадор.


Карагай

Ишетелә кичке тынлык аша 
Атлар куган тавыш:
- Һай-һай-һай!..
Каршы ала кичен ат көтүен 
Төнге сакчы - ялгыз карагай.

Чумган сыман чорлар чоңгылына, 
Төнгә кереп атлар югала.
Ат көтүче төнге сердәш дусты – 
Карагайга карап юл ала.

Күн иярен сөяп бер кырыйга,
Чәй кайната учак тергезеп. 
Очрашалар шулай төнен бергә 
Ике картлач, күзгә-күз килеп.

Кеше белән агач арасында 
Ята төнге тынлык, буш ияр.
Төн уртасы җиткәч, карт кузгалыр: 
- Тыныч йокы, кордаш, хуш! -дияр.

Ә карагай тавыш-тынсыз гына 
Куа йокы кошын - ул уяу. 
Сынагандай аның сизгерлеген,
Ат пошкыра, чыңлый кыңгырау.

Бу төн - туган көне карагайның, 
Өч йөз еллык озын гомернең. 
...Атлар кешни, атлар!..
Ә учакта
Бызлап сүнә кузы күмернең.


             * * *
Кыйбладан җилләр исә дә, 
Көн ачыла сөремнән... 
Пакьләнде таплы исемнәр. 
Шагыйрь кайтты сөргеннән.

Кайттылар... кайта торалар. 
Ә алар кайтырлармы? 
Дулкыннар һаман сагынып 
Юалар комлы ярны.

Учакны кемнәр тергезер? 
Утлар сүнгән, сүрелгән... 
Алар бит мәңге кайтмаска 
Туфрагыннан сөрелгән...

Аерган чакта туфрактан
Сабый яше коелган.
Куылыр өчен бу җирдән 
Сабый ни гөнаһ кылган?..

Кыйбладан җилләр исә дә 
Чорлар сөремен куа...
Сагыну, сагыш дулкыны 
Кырым ярларын юа...


Мөдәррис белән Зөлфәткә

И Мөдәррис дустым! И Зөлфәтем! 
Уйлансам да күпме сез булып,
Сезне куып җитә алмас җырым, 
Юлларымда ята сузылып...

Егермем дә әле тулмаганда 
Кузгаттыгыз мине Уфамда...
Зөлфәт дускай, синең янда мине
Кочаклады килеп Туфан да...

Нәни генә ике шигыремә 
Тамды аның яшел карасы...
Якынаер өчен Казаныма 
Кирәк икән йөрәк ярасы...

И Мөдәррис, Зөлфәт - дускайларым! 
Сез еракта миннән, еракта.
Сезнең белән уртак сер бүлешә 
Күбәләкләр генә... зиратта.

Сез ятасыз Тукай кочагында,
Ерак түгел сездән Туфан да... 
Егермем дә әле тулмаганда 
Кузгаттыгыз мине Уфамда.

Китү юлын иртә сайладыгыз,
Өч мәртәбә тулгач егерме.
...Учак итеп татар инсаннары
Мең кабызыр сезнең гомерне...


Хәтер җебе

       I

Тарих сыры катлам-катлам. 
Хаклык кайда?
Кайда ялган?
Үткәннәргә күз төшерсәк, 
Анык түгел хаклык һаман.

Кемгә хаҗәт, кемгә кулай 
Безгә яман мөһер тагу? 
Очын очка ялгамыйча,
Хәтер җебен утка ягу?

Янган җепкә мөмкинме соң 
Дисбе итеп мәрҗән тезү? 
Бер яндымы хәтер җебе – 
Берни түгел телдән бизү.

Теле юкка,
Дене юкка
Тарих ни дә, иманың ни, 
Туып-үскән нигез ни дә, 
Кардәш-ыру, туганың ни.

Тарих сыры катлам-катлам... 
Хаклык кайда?
Кайда ялган?
Эзләү кирәк бүгенгене 
Шул тарихи катламнардан.

       II

Тарих сыры катлам-катлам... 
Булган заман... Килгән кәрван 
Коръән иңгән тарафлардан.
Кәрван башы - Ибне Фазлан.

Ялга туктап болынлыкта 
Эңгер төшеп кич җиткәндә,
Арган дөя-атларына 
Әтил суын эчерткәндә,

Гарәп углы Ибне Фазлан 
Киңлекләрне хозур кыла.
Елга буйлап каек килә,
Әтил иңләп җыр агыла.

Җырлый аны болгар кызы:
«Әтил суы ака торур.
Кыя төби кака торур,
Ака торур... кака торур...»

Фазлан кебек тыңлыйм бүген 
Болгар җырын, чулпы чыңын. 
Укыйм аның китабыннан 
Ядкәрләрен шушы чорның.

Болгарларның мәркәзе дә 
Мәккә кебек мәртәбәле.
Хөр мәмләкәт шөһрәтенең 
Рим-Румнарга җиткән мәле.

Ерак юлдан арып килсәң,
Юын мәрмәр мунчаларда.
Монда - аклык, монда - сафлык! 
Карап йөри ул шуларга.

Кичләр җитсә, саз моңнары 
Көмеш ефәк чатырларда. 
Сарайларда - көтепханә,
Дастан теле - шагыйрьләрдә.

Һәммәсенә Әтил шаһит.
...Идел һаман ага тора.
Ни хәл итик:
Яманлыкны
Кемдер һаман тага тора.

Яманлыклар, яманатлар 
Идел өчен күбек кенә.
Яшәп кара хакыйкатьне 
Күбек белән күмеп кенә.

Тарих сыры катлам-катлам... 
Булган заман... Килгән кәрван 
Коръән иңгән тарафлардан. 
Кәрван башы - Ибне Фазлан.

Ни ишеткән, нәрсә күргән, 
Арттырмыйча, киметмичә, 
Барсын-барсын теркәп барган, 
Беркемне дә кимсетмичә.

Шул китапны укыйм бүген: 
Тарих сыры катлам-катлам... 
Сәяхәткә алып чыкты 
Сәяхәтче Ибне Фазлан.

Заман җиле гел җилгәрә:
Кайда чыны?..
Кайда чүбе?..
Без булганда 
Чуалмас та
Утта янмас Хәтер җебе!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: