Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Әгъния Миңнебаева: Кавышуга түземлекләр җитсә, Аерылуга ничек чыдарсың?..

Югалтулар санап бетергесез, Аз булса да җыйган-тапканым. Күңелемдә ләкин бар дөньяга Ачу түгел, җылы сакладым.

АРЫШЛАРЫМ

Сездән башка яшәү мөмкин түгел, 
Йөрәкләрне баса сагышлар.
Бер күрим дип тагын кайттым әле, 
Саулармысез, саумы, арышлар!

Кем уйлаган, әйтче, юрауларым 
Юш килер дип шушы иртәдә.
Туегызга туры килгәнмен ич, –
Басу өсте кабат серкәдә!

Килегез, кил, барыр юлда туктап, 
Бер иркәлим кайнар сулыштан.
Алар сүзсез иңнәремә үрелә, 
Башаклары шундый тулышкан!

Сөн буенда йөрим сезне уйлап,
Иртәгәдән юлга чыгасым.
Кавышуга түземлекләр җитсә,
Аерылуга ничек чыдарсың?

Җылылыгы туган туфрагымның
Табаныма сеңгән яшь чактан.
Арышларым, үзәк тамыр булып,
Йөрәгемә минем тоташкан.

АВЫЛЫМА КАЙТАМ

Бик  сагынып авылыма кайттым,
Яз башлангач туган җиремдә.
Сөндә боз кузгалган! Бу хисләрне
Ничек аңлатыйм соң шигырьдә?

Бик сагынып авылыма кайттым –
Ямьле җәйләр иде илемдә.
Иген шавын, арыш җырлаганын 
Салып килдем тагын күңелгә.

Бик сагынып авылыма кайттым –
Кайттым тагын алтын көзләрдә.
Андый матурлыкны язар өчен
Җитмәс кебек нинди сүзләр дә.

Мин кышларда авылыма кайттым,
Төренгәндә дөнья  сафлыкка.
Авылыма кайтам, бик сагынып,
Җаным сусаганда аклыкка.

Күңелемдә җылы сакладым
Язмыш мине бик еш сынаса да,
Күз яшьләрем җиргә түкмәдем.
Горур була белдем, беркемгә дә
Баш имәдем, тез дә чүкмәдем.

Кеше учагында җылынмадым,
Үземнекен үзем кабыздым.
Хисләремне талгын елга итеп,
Сагышларым шунда агыздым.

Гел елмаеп яшәдем мин җирдә,
Назлы язлар булды көткәнем.
Калсын әле, әйдә, калсын әле,
Якты булып бөтен үткәнем.

Югалтулар санап бетергесез,
Аз булса да җыйган-тапканым.
Күңелемдә ләкин бар дөньяга
Ачу түгел, җылы сакладым.

     
УҢ БУЛСЫН ЮЛЛАРЫ

Ак яулыгым бәйләп, камыр басам,
Ак мамыкка бата кулларым.
Уңып пешсен диеп бәлеш салам,
Кайтыр юлга чыккан улларым.

Тәрәзәмне ачам, яз кояшы
Өй эченә сипсен нурларын!
Якты булсын йортым, җылы булсын,
Кайтып килә әнә улларым!

Сезгә биргән назым, җан җылысын
Кайтарасыз хәзер үземә.
«Кара алтын» табып йөрсәгез дә,
Кара якмадыгыз йөземә.

Олы юлга тагын озатып калам,
Йа, Раббым, уң итче юлларын.
Өмет-ышанычым, шатлыкларым
Сез генә бит, сез бит, улларым!


ҮЗ-ҮЗЕМНЕ ЭЗЛИМ

Йөгереп  үттем гомер сукмагыннан,
Салмак кына атлый белмәдем.
Давылларда, бураннарда калдым –
Язмышымны әллә эзләдем?

Йөрәгемне  ялкын чорнаганда,
Хисләремә йозак элмәдем.
Очкын идем, учак булып яндым –
Мин бит бәхетемне эзләдем.

Тугайларда, болыннарда  йөрдем,
Чыклы үләннәрдә эзләрем.
Күкрәгемә тулган моң-сагышны
Басар өчен җырлар эзләдем.

Хыялларым ашкындыра  мине,
Сабыр гына яши белмимен.
Гел чайкалган тормыш диңгезендә
Үз-үземне һаман эзлимен. 

                            Чаллы.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев