Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Гөлфия Исхакова: Бу эссе җәй үтмәс сыман иде, – Күрәсезме, алма коела?..

Кем өнәми дөреслекне, Алдашудан тәм таба. Шулай да кайчак үзенең Тозагына ул каба.

КАБАТ КАЙТСАҢ ИДЕ ЯШЬЛЕГЕҢӘ...

Бу эссе җәй үтмәс сыман иде, –
Күрәсезме, алма коела?
Каеннарда сары яфрак күренә,
Искән җилләр усал тоела.

Бакчаларда инде көз гөлләре,
Кашкарыйлар кыса күзләрен.
Хушлашалар җәйләр яме белән,
Әйтәлмиләр бары сүзләрен.

Яшел үлән, сутын югалткандай,
Алыштыра җәйге киемен.
Их, күрмәссең инде яланнарда
Яшел таҗлы печән өемен!

Кошлар тынган, сайрау ишетелми,
Балалары канат үстергән.
Ишетелми күл буенда чыр-чу,
Истә генә калган су кергән.

Табигать тә йөзен алыштыра,
Келәм җәя кара җиренә.
Сары сарган, әби-чүәк җиһан
Алтын бишек булып күренә.

Ел фасылы көзгә кереп бара,
Килер өчен кабат әйләнеп.
Кайтсаң иде кабат яшьлегеңә,
Алда килер язга бәйләнеп.

* * *
Дусларыма теләк телим иртә таңнан.
Уйлавымча, йөз җыермас беркем аннан.
Яхшы уйлар уйлап һәркем уяныр да,
Онытмас ул кояш сыман елмаерга.

Кошлар җырлап тирә-юньгә бәхет теләр,
Шатланышып яңа көнгә кызлар көләр.
Җәйге гөлләр күңелләргә ямь иңдерер,
Җем-җем килеп таң чыклары сөендерер.

Өләшик без шатлыкларны дус-туганга,
Рәхмәт әйтик бу дөньяда без булганга.
Изге теләк тели-тели көнгә керик,
Сөйгән ярга, якыннарга бәхет телик.

БӘХЕТ

Бәхет ул гел минем янда,
Елмаеп кына тора.
Бар дөньямны нурлы итә,
Язмышны меңгә бора.

Бәхет ул – син булу янда,
Балалар, оныкларым.
Аларның шатлыклы йөзе,
Тоюы алар барын.

Бәхет ул – күрү язларны,
Көзен – яфрак яңгырын.
Ишетү күгәрченнәрнең 
Иртүк сузган таң җырын.

Бәхет ул – яшәү һәм яшьнәү,
Сөенеп бар булганга.
Елавы да бәхеттер ул
Кайчак күңел тулганда.

Бәхет ул – матурлык күрү,
Яшәештән, дөньядан.
Сокланып калыйк, бер киткәч
Кайтып булмас яңадан.


КЕМ НИ ӨЧЕН ТУА? 

Кем ни өчен туа җиргә?
Һәркемнең үз язмышы.
Кем туып бәхет китерә –
Бар җанга ут салмышы.

Кем өнәми дөреслекне,
Алдашудан тәм таба.
Шулай да кайчак үзенең
Тозагына ул каба.

Кемдер туган сыман бары
Игелекләр эшләргә.
Бар усал эт сыман кайсы,
Ыргып тора тешләргә.

Икейөзлеләр бар җирдә,
Күзләреңә багучы.
Башкалар алдында көлеп,
Дуска яла ягучы.

Йөрәксез туучылар бар,
Җанында кояш сүнгән...
Нурлары бозга әйләнеп,
Башка җанын көйдергән.

Гомер иткәч күрәсең шул,
Сизәсең бит барыбер...
Андыйларны аңлар дуслар
Ялгызлыкта калыр бер.

И ТУГАН ҖИР

Чит җирләрдә йөремәдем,
Күңел никтер тартмады.
Шаккатып мактасалар да-
Аннан нәфсем артмады.

Үз җиремнең матурлыгы 
Гашыйк итте җанымны.
Бүләк сыман каршы алам
Яңа туган таңымны.

Илһам алам табигатьтән,
Сайрар кошлары белән.
Аллы-гөлле чәчәкләре –
Ямь биреп тора гелән.

Ак каеннарны яратам,
Чыршы, төз наратларны.
Күз алдына китерәлмим
Талсыз туган якларны.

Кырларның киңлеген тоям
Йөрәгем түрләрендә.
И туган җир, бишек җырым,
Моң саркый күкрәгемдә.
          
          Удмуртия, Воткинск.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев