Мәдәни җомга

ГАЗИЗ ХАЛКЫМ, ЙӨЗЕҢ НУРЛЫ, ҮЗЕҢ ТУГРЫ, СИҢА БАГЫШЛАНА УЛ-КЫЗЛАРЫҢ ҖЫРЫ...

Чистай үзәк китапханәсе каршында «Энҗеләр» дип исемләнгән әдәби иҗат берләшмәсе эшләп килә. Бирегә төрле һөнәр ияләре йөри. Гәрчә тормышның бер-берсеннән аерылып торган өлкәләрендә хезмәт куйсалар да, аларның һәркайсын бер уртак омтылыш берләштерә: ул - иҗат, тезмә һәм чәчмә жанрларда үзеңне сынап карау, күңелләрдән түгелгән уй-хисләр белән башкаларны да таныштыру. Чистай...

Чистай үзәк китапханәсе каршында «Энҗеләр» дип исемләнгән әдәби иҗат берләшмәсе эшләп килә. Бирегә төрле һөнәр ияләре йөри. Гәрчә тормышның бер-берсеннән аерылып торган өлкәләрендә хезмәт куйсалар да, аларның һәркайсын бер уртак омтылыш берләштерә: ул - иҗат, тезмә һәм чәчмә жанрларда үзеңне сынап карау, күңелләрдән түгелгән уй-хисләр белән башкаларны да таныштыру. Чистай районында яшәп иҗат итүче каләм ияләре иҗатында шундый сыйфат та җете чагылыш таба, аларның әсәрләре эчкерсезлек, самимилек, үз җирен, газиз халкын сөю хисләре белән сугарылган.


Тәбрис ГЫЙМАЛЕТДИНОВ

АТЫМ ҖИККӘН

«Ярдәм өчен минем
Атым җиккән...»
(Резидәм-сылуым сүзе)

Дәверләрдән бәгырьләргә иңгән -
Качып булмастыр ул ашкын хистән.
Упкыннарны очып үтә алган,
Гарасатны җиңгән сөю исән!
Сөю ялкынының тиңе юктыр,
Янартаулар аңа - пыскыр учак.
Кояш булсын синең сөю утың-
Сөелешеп яшәп булыр шул чак.
Булсын-Кояш!
Һич тә ким булмасын.
Зилзиләләр булсын сөю җиле.
Тик бер җирдә пыскып һич тормасын -
Галәмнәргә күчсен сөю иле,
Әгәр инде җаның ургый икән,
Ялкынланып галәмнәрне иңлә.
Тик ялгышып, узып барган чакта
Бәгыремне таптап үтә күрмә...
Яраланган төрле сагышлардан,
Телгәләнеп, тетелеп беткән икән...
Андый җанга кырыс күз ташлама,
Җанда җан бар-
Сөю атым җиккән!
Атым җиккән!
Һәм үтәләм ансат:
Төпсез упкын, чиксез кыяларны...
Шундый хисне, уйлап бакчы әле,
Мәхәббәтсез кеше тояламы?!
Әгәр язмыш, сине миннән алып,
Дөнья «кичүенә» ...сала икән...
Бер мизгел дә читкә тайпылмыйча,
Синең арттан китәм...Атым җиккән!
Атым җиккән!
Ул тыпырдап тора,
Әйтерсең лә минем шашкын йөрәк.
Мәңгелеккә шулай булу өчен
Минем сыман сөя белү кирәк!

Хәйдәр ГАТИН

БЕЗ ТҮЗДЕК

Бөек Җиңүнең 68 еллыгына

Юл капчыгын салып иңнәренә,
Чыгып киткәч абый-әтиләр;
Кайнар күз яшьләрен сөртә-сөртә
Әниләр безгә шулай әйттеләр:

- Алар өчен хәзер сез калдыгыз,
Уеннарны куегыз бер читкә...
Тоткан чакта кулга тезгеннәрне
Еламаска тырыштык ничек тә.

Җилдәй җитез алмачуарларны
Шул көннән соң җиктек арбага.
Олылардай кырысланып калдык
Кояш чыгып баткан арада.

Карамыйча яңгыр, боз яуганга,
Янгын чыккан төсле ашыгып,
Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
Без фронтка икмәк ташыдык.

Озын яллы җитез атларыбыз
Чыдамады авыр юлларга.
Хәлдән таеп, алар ятып калгач,
Үгезләргә күчте ул арба.

Көпчәк күмәр көзге былчыракта
Үгезләр дә арып егылды.
Бодай тулы кәрван ярты юлда
Туктап калыр кебек тоелды...

Таш астыннан чыккан тамчы сыман,
Бу өч елда тәүге мәртәбә
Яшьләр тамды әрнү ачысыннан
Үзебез баскач җигелеп тәртәгә.

Күз алларын сөрем капласа да,
Без йөкләрне илтеп җиткездек.
...Җитез атлар, үгезләр түзәлмәде,
Үсмер малайлар - без түздек!..


Мәүлидә МИФТАХОВА

АК КАНАТЛЫ ХЫЯЛ-ДУЛКЫН

Ничәнче көн Чулман дулый,
Дулкыннарын бәреп ярга;
Дәшә кебек: «Сөйлә, әйдә,
Килгәнсең син серең барга».

Сер-хыялым ачып салам,
Күпме сер тота текә яр.
Әйтә дулкын: «Сиңа, миңа
Кайда соң гамьсез тынгы бар?»

Ак канатлы хыял-дулкын
Тукталырга тын яр көтә.
Тынгысызлык дәрте белән
Гомер тоелмыйча үтә.


Илдус ИСЛАМОВ

ТУГАН ШӘҺӘРЕМ

Чиста кыр, дип ике гасыр элек
Телгә алган халык бу якны.
Булсын, дигән гүя шушы сыйфат
Шәһәремнең гомер юлдашы.

Кыр-болыннар иңләп искән җилләр
Айкый монда шәһәр эчләрен.
Җәйрәп аккан Чулман дулкыннары
Юып тора шәһәр итәген.

Табигате матур шәһәремнең,
Кешеләре гадел, намуслы.
Шушы сүзләремә дәлил итеп
Исемнәрен атый тарихы.

Якты тормыш өчен барган даулар
Бу якларны читләп үтмәгән.
Авыр чорда минем газиз шәһәр
Илем әмерләрен үтәгән.

Чиста, диеп ике гасыр элек
Әйтүләре бигрәк хак булган.
Зәңгәр Чулман буйлап калка Чистай,
Зәңгәр күз өстендә каш сыман.

Шәйхенур ХАФИЗ

ЯКТАШЫБЫЗ ИСХАКЫЙ

Яуширмәдә туып-үскән
Язучы Гаяз ага.
Әсәрләрен укыганда
Күңелгә нурлар сара.

Саф булаттай ихтыярын
Сындырмаган чит илләр.
Рахметовлар токымыннан -
Сокланырлык бар ирләр.

Үз җилкәсендә тормышның
Ут-давылын кичергән;
Туган халкының хисләрен
Китапларга күчергән.

Асыл затлар югалмыйлар,
Золымнарны җиңәләр.
Милләтен күтәрү өчен
Күп газаплар чигәләр.

Җәсәде калса да читтә,
Җаны кайтты иленә.
Музей төзеп, һәйкәл коеп
Куйыйк туган җиренә!

Роза САФИНА

ДӨНЬЯМ НУРЫ

Газиз халкым, йөзең нурлы, үзең тугры,
Кая барсаң, шунда даның зурдыр, сүзең туры.
Туган җирем, урман-күлең, күгең ямьле,
Китсәм синнән ерак, түзә алмам - китмим әле.
Туган өем, әткәм-әнкәм назы җылы,
Рәхмәт хисе белән сезгә күңелләрем тулы.
Туган җирем, газиз халкым, әткәм-әнкәм,
Сез - дөньямның нуры,
Сезгә багышлана йөрәгемнең җыры.


Розалия ШӘЙХЕТДИНОВА

ЯШЬЛЕГЕМДӘ КУНАКТА

Туган якка кайтып аяк бассам,
Һәрбер кырмыскасын иш итәм.
Юл буенда үскән зифа талда
Сандугачлар тавышын ишетәм.
Әнә инеш, анда каз-үрдәкләр
Дөньяларын онытып коеналар.
Төнбоеклар миңа керфек сирпи,
Күбәләкләр уйнап куышалар.
Әле һаман сизәм талгын җилнең
Башларымнан сыйпап узганын.
Күл буенда сердәш камышларның
Серле генә пышылдашканын.
Чишмәләрнең әле челтер-челтер
Җырлаулары һаман исемдә.
Балачагым йөгереп кайтыр сыман -
Ышанамын күргән төшемә.


Хәния ЛАТЫЙПОВА

ҖИР-АНА

Җир җылысы иңнәремә иңә,
Җир җылысы мине җылыта,
Җир җылысы миңа илһам бирә,
Көйсезләнгән чакта юата.

Җир-анабыз безгә рөхсәт бирә
Күкрәгенә басып йөрергә.
Шөкер итеп җиргә, җырлап узам
Дус-ишләрем белән бер көйгә.

Җир-анабыз безгә икмәк бирә,
Кинән, шөкер итеп аша, ди,
Тирә-якка күз сал, үткәннәрдән
Һәрчак гыйбрәт алып яшә, ди.

Рәнҗетмикче, дуслар, Җир-ананы,
Арындырыйк аны чүп-чардан.
Изге уйлар гына уйлап яшик,
Күңелебез булсын ак кардай.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: